Без – Тукай шәкертләре.
Нигъмәтуллин Рөстәм Рамис улы –
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең 5нче сыйныф укучысы.
Ахметзянова Фәридә Фәйзрахман кызы-
5 нче сыйныф җитәкчесе
Ятим бала булганлыктан,
Кулдан-кулга йөргән ул.
Кайсы ничек тәрбияләгән
Шулай яши биргән ул.
Кыска гына гомерендә
Нәрсә генә күрмәгән.
Үпкәсенә салкын тиеп,
Озак яши алмаган.
Кечкенәдән безнең өчен
Матур шигырьләр язган.
Шүрәлесе, Су анасы белән,
Үлемсез булып калган.
Чиксез соклану уята,
Шагыйрьнең шигырьләре.
Тукай белән горурланабыз
Без – аның шәкертләре.