Башкаручы: МБГББУ Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы Харисов Шамил Марс улы
Җитәкчесе: Сөләйманова Гөлнара Венер кызы
Тукайга охшаган
Күз салырга яратам мин
Кайчакларда көзгегә.
Кечкенә Апушка охшаганмын дип,
Карап торам үземә.
Билгеле: бары тышкы кыяфәтем
Бераз тартым Тукайга.
Кая инде ул миңа
Аның кебек булырга.
Кем белә, бәлки, мин дә
Язар идем “Шүрәле”не, “Су анасы”н.
Юк бит алар җир йөзендә,
Кайдан аларны аласың.
Тукай бик тә белеп язган;
“Җен – фәлән дип сөйләшүләр,
Шагыйрәнә ялган ул”.
Ялган булса да нигәдер
Алар турында язган ул.
Кыяфәтем Тукайга охшагач,
Шигырьяздым мин дә.
Нәрсәдер яздым да бугай,
Бәя бирергә сезгә.