Тукай иҗаты- саекмас чишмә.
Тукай иҗаты-
Саекмас чишмә.
Ялгыш кагылып,
Син аны түкмә.
Аның мирасы-
Кадерле бүләк.
Моңлана укып,
Яралы йөрәк.
Көч ала моңнан
Укыган адәм.
Тормыш фәненнән
Итә ул ярдәм:
Кирәк вакытта-
Сабыр итәргә,
Туган телеңне
Хөрмәт итәргә,
Бала чагыңнан
Эшне сөяргә,-
Син шуны, дустым,
Сакла хәтердә.
Рухландыра ул
Безне уңышка.
Канатлар куя
Саллы очышка.
Рәхмәтлебез сиңа,
Тукай агабыз.
Фатихаң белән
Алга барабыз!
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
МБДОУ «Детский сад №19» |
Мубаракшина Лилия Миннахметовна |
Литературное творчество-стих |