Кыстыбый
(әкият-поэма)
Илзирә Закирова
Борын- борын заманда
Гәрлинкә урманында
Яшәгән ярлы кеше,
Төшми кулыннан эше.
Гомер буе бу кеше
Бер тынычлык күрмәгән.
Гаиләсен ашатыр өчен
Эшләгән дә эшләгән.
Үз куллары белән ул
Өй дә тогызып куйган.
Алтын куллы булган ир- ат,
Булган ди бик тә уңган.
Өенең чит-читендә
Матур бакча үстергән,
Тамагын туйдыру өчен
Тау башына йөрегән.
Тау башында булган ди
Зур булмаган бер урман.
Утын ясап сата икән
Агачлар алып шуннан.
Юлда кайтканда аны
Кызгана һәрбер агач.
Киеме дә начар була
Акчалары булмагач.
Агач ботаклары сөйрәп
Кайта икән , бичара,
Аяк- куллар канап бетә
Эшләмичә юк чара.
Йөрмәс иде, гаиләсе
Ачлыктан интегә, ди,
Шушы ясаган утынын
Ул базарга илтә, ди.
Җәйге кояш пешерә,
Ул эссегә төшерә.
Тамаклары кибә, ди,
Тәне пешеп бетә, ди.
Тауга менү, төшүләр,
Бертуктаусыз эшләүләр
Аны бик арыта, ди,
Егыла да ята, ди.
Кошлар очып үтәләр,
Алар моны күрәләр,
Булышырга итәләр.
Булмый, очып китәләр.
Шулай көннәр үтә, ди,
Ир- ат һаман эштә, ди,
Урманнан утын ясап
Ул базарга илтә, ди.
Базардагы таныш ис
Аның борынын кытыклый.
Тәмле кыстыбый исе
Тынычлыкта калдырмый.
Кыстыбый пешерүчегә
Утынын сата икән.
Саткан акчасына икмәк,
Сөт алып кайта икән.
Кыстыбый исе һәр көнне
Үзенә тарта икән.
Яхшы утын ялкынында
Кыстыбый пешә икән.
Алыр иде кыстыбыйны
Бик кыйбат, акча җитми.
Ике улы, хатынына
Бер кыстыбый һич җитми.
Кыстыбый тәмле ризык
Эх, бер алып ашыйсы.
Акча булмаса аннан
Кала башны кашыйсы.
Гаиләсен ашатырга
Нәрсә алып кайтыр ул?
Хатынын ике улын
Ничек итеп алдар ул?
Кызыга да йөри ир,
Булмый нәфесне тыеп.
Берзаманны сатучы
Аңа кыстыбый сузып:
- Сез күп еллар буена
Миңа утын ташыйсыз.
Утыныгыз бик яхшы,
Хезмәтегез хөрмәтле,
Алыгыз бер кыстыбый!
-Минем аны алырга
Акчаларым җитми шул.
Гаиләсен туендырырга
Һәрбер көнне тиеш ул.
-Бушлай бирәм, алыгыз,
Авыз итеп карагыз,
Бу сезгә хезмәтегезгә,
Зинһар өчен, алыгыз.
-Гомер буе эшләдем,
Шул утынны ташыдым
Бер кыстыбый авыз итсәм,
Үлсәм дә һич үкенмәм.
Шушы уйлар белән ул
Кыстыбыйны ала да
Тәмле итеп ашап куя
Төпчеккә утыра да.
Теләге дә үтәлде,
Акча да янга калды,
Кирәк- ярагын алып
Ул кайтырга юл алды.
Кайтып килә өенә,
Никтер күңел сөенә.
Кыстыбый ашаганга,
Нәфесе басылганга.
Мөселман гаиләсендә
Шундый тәртип бар икән.
Ата кеше кайтып керсә
Балалар сәламлиләр:
Утырганнары баса
Һәм килеп кочып ала.
Ирне дә балалары
Басып каршы алалар.
Күзләренә карыйлар да
Килеп кочып алалар.
Кече улы нигәдер
Күзләрен читкә бора,
Әтисенә карамый,
Коча да китеп бара.
-Йә, әйт, улым, ни булды?
Гаеплеме мин әллә?
Нишләп йөзеңне бордың
Миннән, кайтып кергәндә?
Малай була имештер
Пәйгамбәр өммәтеннән.
Һәрбер нәрсәне тоя
Үзе дә сизмәсеннән.
-Әтием, син нишләдең?!
Ярамас эш эшләдең!
Кыстыбыйны ашадың,
Безгә дә калдырмадың.
Шушы тәмле кыстыбый
Тиештер һәммәбезгә.
Дүрткә бүлергә иде,
Безгә һәм үзегезгә.
Ир- ат аптырап калды.
Башын тотып таң калды.
Кайдан белгән соң улы?
"Без капчыкта ятмады".
Шуннан бирле бу кеше
Тынычлыгын югалтты,
Үзен- үзе тиргәде,
Үзен- үзе юатты.
Ул дөрес эшләмәде,
Кыстыбыйны бүлмәде.
Менә шулай итеп ул
Бик начар эш эшләде.
Шушы хәлләрдән соң ул
Тынычлык таба алмый.
Сезгә дә киңәшем бар-
Алдашырга ярамый!