Якупова Динә
Әтнә районы Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең
3нче сыйныф укучысы.
Җитәкче:башлангыч сыйныф укытучысы
Хәсәнова Зәлия Хәмит кызы.
Тукай бабай безнең күңелләрдә!
Тукай бабай безнең күңелләрдә,
Япь-яшь булып һаман яши ул.
Туган җирен,халкын сөеп шулай,
Йолдыз булып күктә балкый ул.
“Шүрәле”сен,”Су анасы”н,
Укыйбыз без кабат-кабат.
“Кисекбаш”ны,”Пар ат”ларны
Син дә укы,син дә ярат!
“Туган тел”не кечкенәдән
Җырлыйбыз без көйгә салып.
Һәрбер кеше туган телен
Сөйсә иде Тукай кебек.
Тукай бабай шигырьләрен
Тыңлап үскән әткәм-әнкәм.
Тукай безнең күңелләрдә,
Һаман да яшь,һаман исән!