Табигатьне елатмыйкчы, дустым.
Табигатьне елатмыйкчы, дустым.
Хакыбыз юк алай эшләргә.
Миһербансыз, шәфкатьсез дә булмыйк..
Өйрәник без аны сөяргә.
Табигатьне саклагыз, -диеп
Оран яра бөек түрәләр....
Һәрберебез өлеш кертмәсәк без
Булыр микән әйбәт яшәүләр!?
Чисталыкны кем дә ярата шул
Тик ярату гына җитәме?
Кечкенәдән күргән олыларның эшен
Яшьләргә аңлатырга көчегез җитәрме?
Чүп-чарларны ташлыйбызмы соң урынлы?
Әйтегезче, безгә, олылар!
Сулыкларны, чишмәләрне нигә
Чистартмыйбыз абый-апалар.
Урманнарга күз салсагыз әгәр,
Калганмы соң анда матурлык?
Шүрәлеләр качкан булса кирәк
Бу бит инде бик тә, бик хурлык.
Әби-бабай әйткән чишмәләр соң кайда?
Кая киткән икән садугачлы кичләр?
Тургайлы таңнар да тынып калган ..
Бик начар ла икән, дустым, хәлләр.
Кисмәгез урманнарны,- дисәк тә без
Юк шул безгә колак салучы.
Ә буш сүзләр сөйләп кенә
Коткарып ла булмас ,-диючегә
Җиткерәсе килә бу сүзне.
-Әле бит соң түгел, һичкайчан да,
Утыртыйк без бик күп агачлар.
Кошлар, җәнлекләрне саклыйк, дуслар,
Килер шулчак әйбәт заманнар.
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Сәйфетдинова Ләйсәннең иҗади эше