Тормыш китабы.
Тормыш китабын башлыйбыз,
Үрмәләп нидер эзләп.
Тел ачылганда беләбез
Тукай сүзләрен ятлап.
Атлыйбыз да, абынабыз
Өйрәнәбез йөрергә.
Җирнең барлык матурлыгын,
Гүзәллеген күрергә.
Күңел күзе кирәк икән
Матурлыкны күрергә.
Кеше булып үсәр өчен,
Бик күп тирне түгәргә.
Балачак яшьлек арасы
Сизелмәс ара икән.
Яшьлектә кайчак абынсаң,
Ярасы кала икән.
Абынмыйча, сөрлекмичә
Ничек кенә барасы?!
Язмыш дигән камчысы да
Сыный адәм баласын.
Барысы да матур барганда
Я бора сине читкә.
Кайчакларда җиткерә ул
Сабырны соңгы чиккә.
Алайда без бирешмибез
Без өйрәнгән бит яшьтән.
Үрмәләп, атлап киткәндә
Ничә бар башны тишкән.
Шуңа инде бирешмибез
Без чыныккан тумыштан.
Картлык килсә, бер әйтербез
Юк язмыштан, узышмышлар.
Тормыш бит ул,
Зур бер китап.
Кем укыган шул белә.
Укыганнарга ияреп,
Мин дә шул юлдан киләм.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Галиуллина Айсинә Таһир кызы |
8 |
Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре “ 2 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе |
Минегалиева Илгизә Мансур кызы |
Әдәби иҗат- шигырь (Литературное творчество – стих) |