Тукай – минем яраткан шагыйрем.
Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем безнең күңелләребездә, йөрәкләребездә. Бу исем якты йолдыз булып, балкып, нур чәчеп тора.
Тукай – туган илен, халкын сөюче чын кеше. Ул үз иленең табигате, урман-кырлары, елга-чишмәләре, киң болын-тугайлары, авыл-шәһәрләре турында чын күңелдән җылы хисләр белән күпме әсәрләр язган. Менә шушы шигырьләр, әкиятләр, җырлар безнең күңелләребезгә тирән кереп урнашкан.
Тукай шигырьләрен укып, мин үземдә туган җиремә, туган телемә карата хөрмәт, ярату хисләрен тәрбиялим. Эшкә карата булган яхшы мөнәсәбәтләрем көннән-көн ныгый, зурая гына бара. Чыннан да хезмәт ул – бәхет чишмәсе.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Туган телемнең матурлыгын, аның ничек кадерле булуын мин Тукай шигыре аша аңладым.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Тукай шигырьләренә, әкиятләренә, аның иҗатына мин горурланып карыйм, мәхәббәтем чиксез минем. Ул безнең күңелләрдә мәңге яши.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Ибрагимова. Алина Раушатовна |
2А |
МБОУ «СОШ №1»НМР РТ |
Гаязова Глуза Шариповна |
Литературное творчество - эссе |