Тукай авазы.
Нинди генә бөек шагыйрьләр бар,
Берсе шуның, безнең Габдулла.
Һәр шигырен алып укысаң да,
Йөрәк түрләренә ул ята.
Кечкенәдән ятим калган Тукай.
Яклаучысы аның булмаган,
Авыр чакта әти-әни, диеп
Сыенырга кочак тапмаган.
Япь-яшь килеш ятим калса да ул
Сыгылмаган, ләкин, сынмаган,
Горур булып, ачы язмыш салган
Сукмагыннан алга атлаган.
Барысы да укый шигырьләрен:
Олылары, яше, баласы.
Күпме гасыр, еллар үтсәләр дә
Онытылмас Тукай авазы.
Фәния Саматова
апрель-2020
| МБДОУ «Детский сад №60» г. Казани | Саматова
Фания Фандияровна Воспитательпервой квалификационной категории |
Литературное творчество - стих | «Тукай авазы» |