Казан шәһәре Совет районы
111нче рус-татар урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Нәҗметдинова Камилә Рөстәм кызының үзе язган шигыре
Укытучысы: Мөбарәкшина Гүзәл Гарифҗан кызы.
Онытылмас яралар.
Газиз бабаем , сагындым сине,
Күрәсем килә,ашкына күңелем.
Синең бишмәтең саклана өйдә,
Элеп куелган чормага чөйгә.
Мин шунда менсәм ,тузанын кагам,
“Кайткач киярмен”,- дигәнсең, бабам.
Чабатаң да бит тишелеп беткән,
Авыр тормышның юлларын үткән.
Бабам кайтмадың,калдың сугышта,
Алдан баргансың һәрбер фронтта.
Әбием елаган, бабам кайтмагач,
Киемең җыеп,сандыкка салгач.
Мине кочаклап ,әйтте ул шунда:
“Бабаңның төсе –сакла син балам”.
Мәңге онытмам әбием сүзен ,
Бабам,төсеңне саклармын үзем.
Иртән торам да , рәсемеңә карыйм,
Рәсемеңә карап , охшашлык эзлим.
Бабам, мин синең кечкенә чагың,
Синең кебек үк алдан барамын.
Юк ,син үлмәдең ,каберең тапмадык,
Хәтердә саклап,эзләп карадык.
Безнең күңелдә утыз биш яшьлек,
Батыр ир булып ,калдың мәңгегә.