Әлмәт шәһәре, муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе
”17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8 нче сыйныф укучысы
Кашипов Нияз Наил улы
Мин төш күрдем...
Йөрим, имеш, данлы Кырлай урманында
Хозурланып җырчы кошлар сайравына.
Авыз итәм баллы җиләк-җимешләрдән,
Куәт алып, киң колачлы имәннәрдән.
Гаскәр кеби үскән чыршы, наратлары,
Тирә-якта калын урман, кап-караңгы.
Төртелдем мин, кинәт кенә, әллә нигә,
Бу әллә ни – охшаган бит Шүрәлегә!
Тик Шүрәле охшамаган үз-үзенә,
Тукайныкы кебек түгел, башка, үзгә.
Күзләре дә очкын чәчеп уйнап тормый,
“Кети-кети уйныйк”- дип тә хәйлә кормый.
Кызганудан Шүрәлене булдым гаҗиз,
Дидем: “Әйтче, ниләр булды, Шүрәле дус?
Нилектән син калдың охшап бер шәүләгә,
Ник әйләндең урмандагы күләгәгә?
Еламсырап сүз башлады Шүрәле дус,
“Әй, адәмчек, сөенерлек сәбәбем юк.
Сез, кешеләр, каеннарны себеркегә бунадыгыз,
Бүреккә дип, җәнлекләрем тунадыгыз.
Җиләккә дип килгән чакта урманыма,
Чүп аттыгыз көмештәй саф суларыма.
Агачларым кан елатып, сындырдыгыз,
Кошкайларның ояларын туздырдыгыз.
Тукай кайтып күрсә, әгәр, бу мәхшәрне,
Халкы өчен үләр иде җаны әрнеп.
Ник кешеллек мәнсезлеккә ирек куя,
Рухи байлыгын югалтып, дөнья куа?
Шул урында өзелде дә китте төшем,
Уянгачтын уйга калдым, янды эчем.
Баксаң, дөрес фикерли бит Шүрәлеләр,
Табигатьнең палачлары без-кешеләр...
Дөнья малы артларыннан чаба-чаба,
Күңелебез торган саен ярлылана.
Киләчәккә күз ташлыйкчы, туганнарым,
Бу гомердән яшь буынга нәрсә кала?
Һай, куркыныч булды әле минем бу төш,
Уйларымнан бер дә чыкмый Шүрәле дус.
Кайтарасы иде үткәндәге урманына,
Ни кызганыч, болар бар да- хыял гына...