Апрель килә җиргә.
Апрель килә җиргә, апрель килә,
Күңелләргә шатлык өләшеп.
Апрель килә, дуслар, йөгерек судай,
Йөрәкләргә сафлык өләшеп.
Апрель белән бергә җанга илһам,
Шигырь килә назлы күңелгә.
Апрель белән бергә кошлар кайта
Сагындырып, киткән җиреннән.
Җаннар елга, диңгез дулкыныдай
Шаулап куя, Сине сагынып.
Кайт Син, Тукай, безнең яныбызга,
Китмәсәң дә бездән аерылып.
Шагыйрь абый, сине сагынганда,
Миләшләрем белән сөйләшәм.
Сагышыма төреп тәлгәшләрен,
Дусларыма шигырь өләшәм.
Шигырьләрем миләш тәлгәшләре,
Шигырьләрем күңелем җимеше.
Безнең җырыбызны көйләр өчен,
Кошларымның кайтып килеше.
Язлар безгә бәхет алып килде,
Алып килде бөек Тукайны.
Балкып торган якты йолдыз кебек
Яктыртыр ул барыр юлларны.
“Пар ат”ны дәвам итеп карап...(Тукайга ияреп)
Җиктереп пар ат, Казанга киттем туп-туры карап;
Чаптыра атларны күчер, суккалап да тарткалап.
Шулвакыт безнең каршыга килеп чыкты бер бүре,
Бүре түгел икән бит ул, нәкъ Шүрәленең үзе.
Шүрәледән котылырга теләп җаен эзләдем,
Әллә нишләп баш эшләми, бер җаен да күрмәдем.
Тирә-юньдә беркем дә юк, кирәк хәйлә табарга,
Былтыр тапкан бит хәйләсен, кирәк уйлап карарга.
Таптым бугай, сине, димен, Былтыр көтә урманда,
Кирәк икән бит аңарга, бераз утын турарга.
Бераз булышкач Былтырга, килерсең, дим, бирегә,
Алып барырмын Казанга, ат кәмите күрергә.
Шулай дигәч, Шүрәлебез китте урманга карап,
Ә мин юлны дәвам иттем, башкалабызга таба.
Казан көтә икән мине, килдем кала күрергә,
Ник көтмәсен, мин бит алай начар бала түгел лә.
Әй, Казан, нурлы Казаным, кабул ит син мине дә,
Тирән белем үзләштергәч, кайтырмын мин өемә.
“Пар ат”ны дәвам итеп карап... (Тукайга ияреп)
Җиктереп пар ат, Казанга киттем туп-туры карап;
Чаптыра атларны күчер, суккалап да тарткалап.
Шулвакыт безнең каршыга килеп чыкты бер бүре,
Шул бүрене күрү белән каралды күңелем күге.
Моннан ничек котылырга, ашап куйса нишләрмен,
Ярый әле ялгыз түгел, уй белән бик дус ла мин.
Уйга батып карап торам моның усал күзенә.
Әллә соң, дим, бу усал зат тик күземә күренә.
Юк икән шул, тора икән, инде нишләп карарга,
Ничек кенә котылуның берәр җаен табарга.
Тора бүре каршымда ук, үзе улый, сызгыра,
И башкаем, ниләр күрәм, бүре миңа җыр суза...
...Котылдым бит бүредән мин, ярый әле җыр сузган,
Ярый сәгать алты тулган, торырга вакыт булган.
Ярый әле телефоным “бүре” көен уйнаган,
Уйнаган да, хуҗасын ул, уятырга уйлаган.
Татарстан –татар илем!
Котлы булсын, илем, гомер юлың,
Тагын еллар, әйдә, өстәлсен.
Синең һәрбер яңа туар көнең
Безгә көч-дәрт, бәхет өстәсен.
Мәңге матур тормыш булсын синдә,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Тик уңышлар сиңа юлдаш булсын,
Халкың җәбер-золым күрмәсен.
Бик еракта калды яшь баладай,
Тәүге атлап киткән юлларың.
Онытылган әрем, алабута
Ашап үткән авыр елларың.
Иле өчен үзен аямаган,
Корбан булган газиз улларың.
Сука белән каты җирне ерткан,
Иген иккән эшчән улларың.
Кыенлыклар инде артта калган,
Авыр хәтирәләр онытылган.
Якты өметләрне юлдаш итеп,
Халкың киләчәккә омтылган.
Еллар үтеп, инде көчлеләндең,
Аягыңда син нык торасың.
Беләм, алгарышка исәп итеп,
Киләчәккә план корасың.
Кырга чыксам, алтын иген кырың,
Болыныңда хәтфә үләннәр.
Тугаеңда маллар утлап йөри,
Бар да алар туклар, көрәйгән.
Татар илем, халкың горур синең,
Баш имәслек, тез дә чүкмәслек.
Сабан туйларында көрәшкәндә,
Иптәшенә бил дә бирмәслек.
Казаныма барсам, Кол Шәрифең
Сәлам бирә әллә кайлардан,
Данлы Сөембикә карап тора,
Таңнар калып килер елларга.
Сәүдә үзәкләрең кайнап тора,
Ни теләсәң шуны ал, әйдә.
Кыргыз, кавказ, татар сәүдә итә,
Дуслык хөкем сөрә һәр җирдә.
Үзәк мәйданыңда Тукаебыз
Шигырь укый татар халкына.
Әнә Шаляпин да чыгып баскан,
Җыр сузарга Казан халкына.
Сәйдәш тора белем үзәгенә
Шәкертләр килгәнен күзәтеп,
Еллар авырлыгы чигенде дип,
Шат йөзләрне тора озатып.
Мулланур Вахитов, Муса Җәлил-
Чал тарихның тере шаһиты.
Тарих битләрендә урын алган
Шәһит китткәннәрнең барысы.
Татар илем, синең кара алтын
Бөтен Россиягә җитәрлек.
Нефть саткан табыш акчаң синең,
Бар дөньяны бакча итәрлек.
Республикам, мин гади бер балаң,
Яшим гади авыл өендә.
Яшәү рәхәт, көн дә рәхмәт укыйм,
Белмим кемгә әле үзем дә.
Урамыбыз безнең асфальт юллы,
Суы кергән өйнең эченә.
Газ ягабыз бүген өйләргә без,
Кирәк түгел хәзер миче дә.
Садә илем, менә бүген гүя
Эзләп карыйм сиңа тиңнәрне.
Таба алмыйм синең кебек биек
Үргә менгән башка берәүне.
Республикам, санап бетергесез
Өлге итәр матур үрләрең.
Илләр тыныч булсын, пакь чишмәдәй
Изге булсын әйтер сүзләрең.
Йомгак сүтәм
Йомгак сүтәм,
Гомер йомгагы.
Сүтелә дә сүтелә,
Калып килә чүт кенә.
Сүтелеп бетмә, әле,
Гомерем, бетмә яме.
Тагын бер йомгакны өстәп
Сүтәсе килә әле.
Мамадыш районы
Усали урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмагилова Ә.Р.
|
Ф.И.О. ученика |
Кл. |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Исмагилова Аниса Равиловна |
Учитель татарского языка и литературы |
МБОУ “Усалинская СОШ” Мамадышского района РТ |
Литературное творчество (стих) |