| Муллахметов Богдан Дмитриевич | 6 кл | МБОУ «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» | Шарипова Гулия Магсумовна | Литературное творчество - стих |
Муллахметов Богдан Дмитрий улы,
Әгерҗе районы Л. Айтуганов
исемендәге Девятерня төп
гомумбелем бирү мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы
Туган ягым кышы
Туган авылымда минем
Ап-ак карлы салкын кыш.
Бик озак зарыгып беттек,
Сагынып көттек сине, кыш.
Кар явуга чаңгыларны
Киеп чыктым урамга.
Рәхәтләнеп очам гына
Миңа тими буран да!
Тауда балалар гөрләшә,
Чана, чаңгы шуалар.
Коштай очып төшкән чакта
Барысы да куана.
Китмә әле, ак тунлы кыш,
Син булганда – бик рәхәт.
Салкын карлы кышы өчен
Туган ягыма - рәхмәт!
Әнием – бәхетем
Һәр кеше дә үз әнисен
Ярата, өзелеп сөя.
“Әни кеше берәү генә,
Шуңа кадерле,” – дия.
Әниемне хөрмәт итәм,
Аңа һәрчак булышам.
Сәламәт һәм бик бәхетле
Яшәсен дип тырышам.
Әниләрне кадерлик без,
Әниләр – безгә терәк.
Җирдә бәхет булсын өчен,
Әниле булу кирәк.