Кара савыты
Өстәл өсте, кәгазь, кара савыты....
Ә эчендә тулы карасы.
Күпме сүзләр калган язылмыйча –
Халкыбызның күңел ярасы.
Савыттагы кара белән Тукай
Алтын сүзләр язган кәгазьгә
Еллар аша һәрберебез өчен
Әйләнгәннәр алар вәгазьгә.
Ул сүзләрне укып өйрәнәбез
Әти-әни, туган телендә.
Мин онытмам Тукай истәлеген –
Ул һәрвакыт булыр телемдә.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Гафурова Рания Ильгизовна |
5 |
МБОО «Лицей №2 г.Буинска РТ» |
Садыкова диляра Анасовна |
стих |