|
Безнең Тукай паркыбыз. Түбән Кама яз җитүгә Яшеллеккә күмелә. Шау чәчәкле паркларың Никтер якын күңелгә. Тукай урамнары буйлап Тагын бер үтсәң иде. Әкиятләр дөньяларын Тагын бер гизсәң иде. Яшел хәтфә паласыңда Ятып ауныйсы килә. Бала белән Күбәләккә Кушлып уйныйсы килә. Кәҗә белән Сарык йөри Култыклашып паркта. Шүрәлене Батыр җиңгән, Бармак кысып ярыкка |
Бала белән Күбәләк тә Сөйләшәләр көн тугач. Нинди серен Фатыймага Сөйли моңсу Сандугач? Су өстендә тар басмада Су анасы утыра. “Урлашырга ярамый”, дип, Киңәшен әйтеп тора. Тукай абый әкиятләрен Без яратып укырбыз. Аның киңәшләрен тотып, Тәрбияле булырбыз. Түбән Камага килсәгез, Паркка сез барыгыз. Шәһәребез горурлыгы - Безнең Тукай паркыбыз. |
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Рахматуллина Эльмира Расимовна |
4А |
МБОУ СОШ №8 |
Хисматуллина Сария Завитовна |
Литературное творчество - стих |