Гарифуллина Айгуль Альтафовна
Мәктәпкәчә балаларга экологик тәрбия бирү
Тәрбияче, Казан шәһәре Идел буе районының Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 307 нче балалар бакчасы
Табигать һәм кеше арасындагы мәсәләләр һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булып кала бирә. Кеше - табигатьнең бер өлеше генә. Экологик мәсәләләрнең берсе бугенге көндә кеше тарафыннан табигатьнең пычрануы, төрле завод фабрикалардан чыккан пычракларны булдырмый калуга йогынты ясаучы булып торырга тиеш. Кеше табигатькә карата сакчыл карашта булсын өчен, аны кече яшьтән үк дөрес тәрбия биреп үстерергә кирәк.
Балалар бакчасыннан ук балаларга табигатькә карата уңай тәэсирләр тәрбияләү, культурасын үстерү, беренчел башлангычларын салырга кирәклеген аңлата. Моны булдыру өчен тәрбияче балалар белән даими шөгыльләнеп тору мөһим.
Кешенең табигать карата кешелеклелек сыйфатларының берничә категорияләре бар:
1) Табигатьне саклау мәҗбүри икәнлеген аңлату.
2) Табигый тирәлектәге нормаларга ия булу. Практикада шул нормаларны саклау.
3) Табигый объектларга актив мөнәсәбәт булдыру.
Шулай итеп, кешенең табигатькә карата мөнәсәбәте, аның бәясен аңлап җиткерү, табигатьне саклау. Экологик тәрбия иң беренче әһлак һәм кешелеклелек сыйфатларын булдыру.
Кеше белән табигать арасындагы төрле бәйләнеш аркасында туган экологик проблемалар барлык кешеләрдә, балаларда экологик караш формалаштыру һәм аларнын экологик белемнәрен күтәрү шартларында гына хәл ителергә мөмкин. Экологик проблемаларның кискен торуы педагоглар алдында яшь буынны табигатькәсакчыл, җаваплы карашта, табигать байлыкларын акыл белән файдаланып, аларның яңаруын тәэмин итүчеләр итеп тәрбияләү бурычын куя.
Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – катлаулы һәм дәвамлы процесс. Балаларга экологик тәрбия бирү көндәлек аралашу, саф һавада йөрү вакытында, төрле уеннар, әңгәмәләр, тәрбия һәм белем бирүнең төп формасы булган эшчәнлекләр аша алып барыла. Төркемдә балаларны табигать белән таныштыру, төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен табигать почмаклары булдырылган. Бу почмакларда балалар гөлләр үсешен күзәтә, төпләрен йомшарталар, тузаннарын сөртәләр, кайсы гөлгә күпме яктылык һәм су кирәклегенә төшенәләр. Шушы күзәтүләрдән чыгып, балалар төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр һәм үсемлекләр дөньясы турындагы белемнәрен баеталар. Төрле тәҗрибәләр үткәрүдә дә балаларга бик ошый.
ФГОС буенча мәктәпкәчә балаларга экологик тәрбия бирү- өзлексез рәвештә баланың аң – белем дәрәҗәсен,культурасын үстерү өчен кирәк.
Табигать һәм аның белән бәйләнеш;
Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү;
Тере табигатькә ярдәмчеллек хисләрен тудыру;
Табигатькә карата соклану хисләре тәрбияләү;
Тирә – юньне танып белү ;
Белем бирү өлкәсендә экологик тәрбия бирү бик мөһим булып тора. Балаларның 3-5 яшьләрдә табигатьне тоемлау хисләре салына. Бу иң мөһим фактор.
ФГОС буенча мәктәпкәчә балаларга экологик тәрбия бирү төрле эшчәнлекләр ярдәмендә тормышка ашырыла. Мәсәлән:
Күзәтү;
Тәҗрибә ;
Уен;
Хезмәт;
Матур әдәбият белән танышу;
Иң мөһиме экологик тәрбия бирү ике юнәлештән тора:
1. Белем биру олкәләрендә;
2. Көндәлек тормышта;
Шөгыльдә алган торетик белемнәрне, табигатьтә булган эшчәнлекләр белән ныгытып кую мөһим рольуйный. Тәрәз төпләрендәге гөлләргә сулар сиптерү, төпләрен йомшарттыру кебек эшләр белән ныгыту.
Экологик тәрбия бирүнең формасы
Коллектив эшләр – монда торле ел фасылларына кагылышлы бәйрәмнәр үткәрү. Клумбаларны чистарту, чәчәкләр утырту, уен мәйданчыкларын чистарту ише эшләр керә. Балаларны төрле кул эшләнмәләре ярышларында актив катнашырга өндәү.
Группа белән эшләр - экскурсияләр, торле сюжетлы – рольле уеннар, тугәрәкләр керә.
Индивидуаль эшләр – табигатьтәге үзгәрешләрне кузәтү, рәсемнәр ясау, охшатып предметлар әвәләү, кургәзмәләр ясау.
Экологик тәрбия бирүнең методлары :
Күзәтү - экологик тәрбиянең төп алымы булып күзәтү тора. Күп вакыт балаларга табигатьнең торышы, үсемлекләр тормышын күзәтү максаты куела. Мондый күзәтүләр ел буе, кон саен кузәтелә. Балаларның яшенә карап кузәтү 5 – 10 минутка сузылырга тиеш.
Күзәтү барышында тәрбияче балаларга сораулар ярдәмендә фикерләү сәлатләрен үстерүне, үзлекләреннән күзәтүне дәвам иттерүне үстерү.
Уен – уен барышында балаларда тере табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Табигый материаллардан торле уенчыклар ясау, сюжетлы уеннар уйнау. Ком, су, балчык ярдәмендә төрле сыннар әвәләү.
Балалар бакчасында һәм көндәлек тормышта экологик тәрбиялелек дәрәҗәсен күтәрү бунеча эшләнгән комплекслы чараларның төп максаты киләчәктә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү. Шушы чараларны үтәү дәверендә иң мөһим максатларның берсе: балаларда туган якларына карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләнә. Әгәр дә балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып , һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен уята алсак, балалар зур үскәч, тирә – юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип ышанабыз.
Бөек рус язучысы М.М. Пришвин да “Балыкка – су, кошка – һава, җәнлеккә – урман, дала, таулар. Ә кешегә Ватан кирәк. Табигатьне саклау - ул Ватанны саклау”, - дип язып калдырган.