Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Катнаш төрдәге Норма балалар бакчасы “Тургай” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе”
Әти-әниләр һәм балалар катнашында уен-викторина «Юлда булсаң - бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!»
Тәрбияче:
Шаймарданова Л.М.
Әти-әниләр һәм балалар катнашында уен-викторина
«Юлда булсаң - бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!»
Максат: Әти-әниләрнең һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү, ныгыту. Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, пазллар җыеп уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген әти-әниләргә аңлату. Әти-әниләр һәм балалар арасында дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар, рәсемнәр карау, гомумиләштерү, башваткычлар чишү,табышмаклар өйрәнү.
Алдан эшләнгән эш: “Әти әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр” темасына информация элү; сөйләшүләр уздыру; “Юл йөрү кагыйдәсе куркынычсызлыгын пропагандалау” темасына гаилә газеталары чыгару конкурсына катнашырга тәкъдим итү; Әти-әниләргә һәм балаларга “Светофор ясарга һәм төсләрен өйрәнергә индивидуаль эшләр тәкъдим итү; юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар җырларының аудиоязмаларын, шигырьләр,табышмаклар туплау; “Юлларда сак булыйк!” темасына слайдлар төзү ; залны темага кагылышлы рәсемнәр, билгеләр белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар әзерләү.
Җиһазлау: Катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар; тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме, слайдлар күрсәтү өчен аппаратура,уеннар өчен әйберләр һ.б.
Бәйге барышы:
Алып баручы.Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез!
Әти-әниләр катнашында
Бәйге була, белегез!
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр һәм кунаклар! Бүген бездә кызыклы, эшлекле төстә очрашу. Без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерербез. Ике командага бүленеп көч сынашып үзебезнең юл йөрү кагыйдәләре хакында белемнәребезне тикшереп үтәрбез. «Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дип аталган очрашуыбызны башлыйбыз. Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!
Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр.
“Светофор” командасына сүз бирелә.
Безнең команда: “Светофор”.
Безнең девиз:
“Юл йөрү кагыйдәсен
Бик тә килсә беләсең.
Аның тәртибе гади:
Кызыл янса тукта , ди.
Сары төстә “Игътибар!”
Яшел янгач китеп бар”.
“Зебра” (Әти-әниләр) командасын тыңлыйк.
Безнең команда “Зебра”.
Безнең девиз:
“Җәяүлеләр сукмагы –
Зебра,- диеп атала.
Машиналарны үткәр дә
Син алга таба атла”.
Ә хәзер биремнәребезне башлаганчы балалар башкаруында матур җыр тыңлап үтик әле.
Җыр “Светофор утлары”
Бер, ике, өч, светофор утлары
Бер яна да сүнә ич светофор.
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Кызыл ут кисәтә, тукта ди.
Юл ябык, син юлга чыкма, ди.
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Сары ут әзер бул дигәндә
Атлап чык юл аша яшелгә.
Берсе кызыл, берсе сары,
Тагын берсе яшел ич
Светофор утлары.
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор.