Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Катнаш төрдәге “Тургай” Норма балалар бакчасы” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Тема: «Тукай шигырьләре лабораториясе»
(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен шөгыль конспекты)
Тәрбияче: Ногманова Ләйсән Рашитовна
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: сөйләм үсеше, сәнгати–эстетик үсеш, социаль–коммуникатив үсеш, танып белү үсеше, физик үсеш.
Максат: Г.Тукай шигъриятенә эмоциональ–хис мөнәсәбәтен формалаштыру һәм традицион булмаган сенсор–уен алымнары аша балаларның татар сөйләмен үстерү.
Бурычлар:
Белем бирүче:
балаларны Г. Тукайның «Бала белән күбәләк», «Көз», «Туган тел» шигырьләре белән таныштыру;
«күбәләк, кояш, чәчәк, кыр, болын, урман, көз, яфрак, кошлар, кыш, туган тел, әнкәм, әбкәм, шатлык» сүзләрен балаларның сөйләм телендә ныгыту;
Үстерүче:
фонематик ишетүне, ритм тойгысын, интонацион сәнгатьлелекне үстерү;
аваз, төс һәм сүз бәйләнеше аша ассоциатив фикерләүне үстерү;
вак моториканы үстерү.
Тәрбияви:
туган телгә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, эмпатия тәрбияләү.
Материаллар һәм җайланмалар:
–Г. Тукайның портреты;
– «тылсымлы чемодан»;
– каурый, сары яфрак, кыңгырау, тукыма кисәге (йомшак, җылы), кечкенә көзге салынган үтә күренмәле банкалар/контейнерлар (5–6 данә);
– ярмалар, төймәләр, агач таякчыклар салынган тартмалар (һәр төргә 2шәр данә);
– төсле үтә күренмәле пленкалар: сары, кызгылт сары, яшел, зәңгәрсу, куе соры (һәр төсе 3–4 данә);
– катыргыдан ясалган рамкалар – «тәрәзәләр» (балалар саны буенча);
– зур агач контуры ясалган ватман – «лаборатория журналы»;
– клей–карандаш, кисеп ясалган күбәләкләр, яфраклар, кояш, йөрәкләр, китап силуэтлары (балалар саны буенча);
– аудио: салмак татар көе;
– «Галим» дип язылган бейджлар (балалар саны буенча).
Алдан башкарылган эш:
Г. Тукай турында әңгәмә (кыскача: татар шагыйре, балалар өчен шигырьләр язган).
Тукай шигырьләренә иллюстрацияләрне карау.
Сүзлек эш: күбәләк, кояш, чәчәк, көз, яфрак.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш
1. Оештыру моменты
Балалар салмак татар көе астында залга керәләр. Өстәлдә Оештыру моменты «тылсымлы чемодан», әйләнә-тирәсендә банкалар, пленкалар, рамкалар. Балалар ярымтүгәрәк булып утыралар.
Тәрбияче (елмаеп): Хәерле көн, дуслар! Кәефләрегез ничек?
Балалар (бертавыштан): Әйбәт! Яхшы! Шәп!
Тәрбияче: Бүген без бик кызык эш башкарырбыз. Мин сезгә галимнәр булырга тәкъдим итәм! Тәрәзәдән көз карый, яфраклар сары төс алды. Ә без шушы көзге матурлыкка сокланып бүген Тукай абыйның шигырьләрен өйрәнәбез. Әмма аларны тыңлап кына калмабыз – ишетербез, күрербез, сизербез! Моның өчен безгә лаборатория юл тотарга кирәк булачак.
2. Сюрприз өлеше – «Лаборатория паролен эзләү»
Тәрбияче: Лабораториягә керү өчен, һәркем бер сүз әйтергә тиеш. Бу – тылсымлы сүзләр. Әйт, Ясминә!
Ясминә: Кояш!
Тәрбияче (ватманга язып куя): Яхшы! Кояш – безнең лаборатория пароленең беренче сүзе. Кәрим!
Кәрим: Агач!
Тәрбияче: Бик әйбәт! Гөлназ?
Гөлназ: Күбәләк!
Тәрбияче: Искиткеч! Күбәләк – безнең бүгенге иң мөһим сүзебез! Ә хәзер – лабораториягә рәхим итегез!
Тәрбияче «тылсымлы чемодан»ны ача һәм аннан Г.Тукайның портретын ала.
Тәрбияче: Балалар, сез таныдыгызмы портретта сурәтләнгән кешене?
Балалар (бертавыштан): Габдулла Тукай!
Тәрбияче: Дөрес, бу – Габдулла Тукай. Ул – татар халкының бөек шагыйре. Габдулла Тукай балалар өчен бик күп матур шигырьләр язган. Бүген без аның өч шигыре белән танышырбыз. Бу «Бала белән күбәләк», «Көз» һәм «Туган тел» исемле шигырьләр.
Тәрбияче балаларга «Галим» дип язылган бейджлар өләшә.
Тәрбияче: Мин сезне минем ярдәмчеләрем – галимнәр булырга чакырам. Бу – сезнең бейджларыгыз. Сез әзерме?
Балалар (бертавыштан): Әйе!
I. Төп өлеш - Өч «эксперимент».
Тәрбияче: Галимнәр булгач, без нинди эшләр башкарырга тиеш соң, кем белә?
Балалар (бертавыштан): Экспериментлар уздырырга!
Тәрбияче: Дөрес, әфарин! 1нче экспериментыбыз «Тавышлы юл» дип атала. Әлеге эксперимент барышында без «Бала белән күбәләк» шигыре белән танышырбыз.
Тәрбияче (чемоданнан каурый ала): Димәк, беренче эксперимент! Бу – күбәләкнең канаты дип күз алдына китерегез. Ул шундый ук йомшак һәм җиңел. Алга таба Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен тикшерербез. Әмма башта мин шигырьне укып күрсәтәм, ә сез – тыңлагыз.
Тәрбияче шигырьне сәнгатьле итеп укый (тулы текст):
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Тәрбияче: Бала һәм Күбәләк – ике дус. Бала күбәләктән сорый, ә күбәләк җавап бирә. Хәзер без аларның тавышларын табырга тиешбез!
Диалог–фикер алышу:
Тәрбияче: Бала нинди тавыш белән сөйли? Кызганамы, кызыксынамы?
Ясминә: Кызыксына! Ул күбәләкнең ничек яшәвен белергә тели!
Тәрбияче: Әйе! Бала – кызыксынган. Ә Күбәләк нинди?
Гөлназ: Күбәләк бик матур, әмма бер көн генә яши. Ул «Тимә син миңа!» – дип әйтә.
Тәрбияче: Бик дөрес! Күбәләк — матур һәм нәфис. Ул кояшны ярата, чәчәкләрне сөя. Хәзер без аңа тавыш бирербез!
Практик эш «Тавышлы юл»:
Тәрбияче өстәлгә өч төрле тавыш чыгаргыч куя: ярмалы, төймәле һәм агач таякчыклар салынган тартмалар, шулай ук кыңгырау һәм каурый.
Тәрбияче: Галимнәр, игътибар! Күбәләк очканда нинди тавыш ишетәбез?
Динияр (ярма, агач таякчыклар яки төймәләр салынган тартманы ала, селкетә): Ш–ш–ш! Бу – күбәләк очкандагы тавыш!
Тәрбияче: Бик әйбәт! Ә кояш нинди?
Гөлназ (кыңгырау ала, чыңлата): Зиң–зиң! Кояш – якты, җылы!
Тәрбияче: Ә чәчәк исе? Ничек сизәбез?
Ясминә (күзләрен йома, тирән сулый): Чәчәк исләре тәмле!
Тәрбияче: Хәзер бергә эшлибез! Мин укыйм, ә сез тавышларны күрсәтегез!
Тәрбияче шигырь юлларын укый һәм сигнал бирә:
«Уйныймын, очамын» – балалар ярмалы тартмаларны селкетәләр (ш–ш–ш).
«Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы» – кыңгырауны чыңлаталар.
«Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе» – күзләрен йомган килеш тирән сулыш алалар, күзләрен ачып каурыйга өрәләр.
«Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!» – тынлык, кулны йөрәк түренә куялар.
Тәрбияче: Ни өчен соң күбәләк: «Тимә син миңа»? – дип әйтә.
Ясминә: Чөнки аның гомере бик кыска. Бер көн генә яши. Аны сакларга кирәк!
Тәрбияче: Бик дөрес! Табигатьне сакларга кирәк. Күбәләкне кулга алмаска, аның канатларын өзмәскә!
«Лаборатория журналына» язу теркәлә:
Тәрбияче ватманнан ясалган агачка Күбәләк силуэтын ябыштыра һәм язу элеп куя: Күбәләкләрне сакла!»
2нче эксперимент: «Кәеф тәрәзәсе» – «Көз» шигыре белән танышу:
Тәрбияче (чемоданнан көзге сары яфрак ала): Алда безне икенче эксперимент көтә! Карагыз, бу – көзге яфрак. Көз килде! Тукай абый «Көз» шигырен язган. Тыңлагыз!
Тәрбияче «Көз» шигыренең беренче юлларын укый:
Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Тәрбияче: Көз – нинди төстә? Сарымы, яшелме, зәңгәрме?
Диалог–фикер алышу:
Кәрим: Көз – сары! Чөнки яфраклар саргая!
Тәрбияче: Әйе! Яфраклар саргайды. Ә кошлар нишли?
Гөлназ: Кошлар очып китәләр! Җылы якларга баралар!