Саба районы Шәмәрдән лицее
“Җиде таҗлы серле чәчәк “уены
(юл йөрү кагыйдәләренә багышлана)
7г классы җитәкчесе,
тарих укытучысы
Галиуллина Энҗе Илфатовна
2013 ел
“Җиде таҗлы серле чәчәк “уены (юл йөрү кагыйдәләренә багышлана)
Максат: Укучыларның юл билгеләрен белү һәм тормышта куллануларын
тикшерү, бәяләү;
Юл һәлакәтләрен кисәтү һәм күзаллау, логик фикерләүне үстерү;
Тәрбияле, әдәпле җәяүлеләр тәрбияләү.
Җиһазлау:7таҗлы биремнәр язылган чәчәк, серле тартма, ребуслар,
конвертта юл билгеләре рәсемнәре
Уен барышы
1 алып баручы:Хәерле көн ,юл билгеләрен дөрес үтәүчеләр!
2 алып баручы: Хәерле көн, юл билгеләрен дөрес үтәүне күзәтүчеләр!
1 алып баручы:Дуслар, бүген бу залга
Җыелдык без КВНга.
Белемнәрне күрсәтергә,
Үзебезне сынарга.
2 алып баручы: Ышанабыз сез һәрвакыт
Бик тәртипле җәяүле.
Кагыйдәләрне бозганнар
Бу ярышта юк инде!
1 алып баручы:Бүген “7 таҗлы серле чәчәк “ уенында белемнәрегезне
күрсәтерсез. Уңышлар сезгә!
Жюри сайлау.
2 алып баручы: Уеныбызда 2 команда катнаша. Әйдәгез, танышыйк әле.
(командалар үзләренең исем, девизлары белән таныштыралар)
“Уткүз” командасы. Девиз- Юллар хуҗасы- Уткүз,
Яшел, сары, кызыл төс.
“Шофер” командасы. Девиз- Онытма син, беркайчан, син
Юл йөрү кагыйдәсен.
1алып баручы: Уен тәртибе- командалар чиратлашып чәчәк таҗын өзәләр һәм анда язылган биремнәрне 2 команда да үти.
2 алып баручы: Кузгалдык, хәерле сәгатьтә!
1таҗ “Уйла әле!”
Бүген мәктәпкә килгәндә нинди юл билгеләрен күрдегез? Шул билгеләрне кәгазьгә ясагыз һәм аңлатмаларын языгыз.
2 таҗ “Блиц”
Бирелгән сорауларга кайсы команда белә тиз генә җавап бирергә.
-Җәяү йөрүче кеше- җәяүле
-Светофорның ничә төсе бар?-3
-Машина юлы аша чыгу урыны- зебра
-Җәяүле юлы- тротуар
-Ничә яшьтән велосипедта йөрергә рөхсәт ителә?-14
-Транспортта баручы кеше-пассажир
-Зебра ничә төсле-2
-Светофорда кызыл төс кайда урнашкан?- иң өстә
-Трамвай юлы- рельс
-Юл аркылы чыкканда башта кайсы якка карарга кирәк?- сул якка
-Бензин белән нәрсә туклана?-машина
-Җигүле транспорт- ат
-Юлдагы “дирижер” кем ул?-регулировщик
-Машинаны йөртүче кеше- шофер
-Юллар кисешкән урын- чат
-Юл билгесендәге “ батарея”- шлагбаум
3 таҗ “Җырлыйк әле”
Шофер, транспорт, юл турында чиратлап җырлар җырлау. Кайсы команда туктап кала, шул җиңелә.
4 таҗ “Уйна әле!”
Командалар уртага чыгып тезеләләр. Укылган җөмләне ярый дигән сүз белән бетерсәгез- кул чабып тыпырдыйсыз, ярамый сүзе белән тәмамласагыз, тын торасыз.
-Тротуарның сул ягыннан йөрергә.....(ярамый)
-Светофорда кызыл ут янганда урам аша чыгарга.......(ярамый)
-Өлкәннәргә юл аша чыгарга ярдәм итәргә......(ярый)
-Юлда футбол уйнарга.....(ярамый)
-Зебрада рәсем ясарга...(ярамый)
-Юл аркылы чыкканда башта сулга карарга....(ярый)
-Машина артына ябышып йөрергә......(ярамый)
-Кыш көне машина юлында чаңгы шуарга...(ярамый)
-Юл буенда торган билгеләрне бозарга...(ярамый)
-Машинада балаларга махсус креслога утырып йөрергә ....(ярый)
- Олы юлда йөгереп йөрергә...(ярамый)
-Нәниләргә юл йөрү кагыйдәләрен аңлатырга...(ярый)
-Велосипедны тагып йөрергә....(ярамый)
-14 яшь тулгач велосипедта шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итәргә....(ярый)
-Велосипед рулен тотмый йөрергә....(ярамый)
5 таҗ “Серле тартма”
Сүрәтләү- шигырьләр буенча тартмадагы юл билгеләрен танырга.
1.Ак өчпочмаклы билге
Җәяүлегә киңәшче.
“Кыю атла юл аркылы
Мин булганда, әйдәле!” (җәяүле сукмагы)
2.Сары түгәрәктә кеше
Әйтә кебек шул хакта:
“Юл юк монда җәяүлегә,
Икенче юлдан атла!” (җәяүлегә юл юк)
3.Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап-ак шакмак. (юл юк)
4.Андый билге булган җирдә
Йөреп була сәпидтә. (велосипед юлы)
5.Юлда бик ачыксагыз,
Сезгә ярдәмгә килер
Кайсы билге, кем әйтер? ( ашханә)
6.Юлда туктап ял итәргә,
Урын кирәк һәркемгә. (ял итү урыны)
7.Бу билгене күрсәләр,
Шоферлар уйланалар.
Димәк, алда мәктәп бар,
Игътибарга алалар. (балалар, мәктәп)
6 таҗ “Башваткычлар”
1. Табышмакларга җавап бирергә.
«Тыр-р» дисәң туктамый,
«На-а» дисәң, атламый
Печән салсаң ашамый.
(трактор)
Кылга асылына,
Тимергә таяна.
Утырып чаба,
Теләсә кая.
(трамвай)
Бу машина еш кына
Кинәт бәйдән ычкына:
Йөрәкләргә шом салып
Елый-елый кычкыра.
(янгын сүндерү машинасы)
Өйләрдән дә биек ул,
Йортлардан да биек ул.
Бер кул белөн авыр йөкне
Күтәреп кенә йөртә,
Көчле алып кебек ул.
(күтәрү краны)
Әкрен генә юл буйлап
Ни йөри, дисәң, эзләп?
Үтеп киткән арада –
Куйган юлны тигезләп.
(шугалак-каток)
Нәрсә соң бу, ни соң бу:
Монда бер хикмәт бардыр?!
Узып бара урамнан
Дүрт тәгәрмәчле яңгыр!...
(су сиптерү машинасы)
Ә бу нинди машина –
Җир казырга ашыга?
Йөрми ул кирәксезгә:
Җир көри кәрәксез дә.
(экскаватор)
Ә монысы нишләп йөри? –
Урамнан карны көри,
Ашыкмый-кабаланмый –
Артыннан кар да калмый…
(кар чистарту машинасы)
Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез. (велосипед)
2.Ребусларны чишәргә.
, , , 4 5 3 , , ,
(тукталыш)
С 1 2 4 5 Ф 5 3 у=ю
,
( светофор) (юл)
3 5
Ү
(җәяүле)
7 таҗ “ Таны әле!”
Һәр өстәлгә дә биремле конвертлар бирелә.Биремнәр:1)конверттагы юл билгеләрен танырга һәм аңлатмаларын язарга.
2) Логик бәйләнешне табып әйтергә
-Милиция, полиция, иминлек.(Милиция, полиция – иминлекне саклаучылар)
- машина, өлкәннәр, каеш (өлкәннәр машинада каеш эләктерергә тиеш)
-машина, махсус утыргыч, бала (машинада балалар махсус утыргычка утырырга тиеш)
-мәктәп, тизлек, машина( мәктәп тирәсендә машиналар тизлеген киметә)
-велосипед, олы юл,14.(велосипед белән олы юлда йөрү 14 яшьтән ярый)
Уенга нәтиҗә ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү.
1а.б. Безнең бөтен теләгебез,
Кечегә һәм олыга.
Игътибарны киметмичә,
Юлда бик сак булырга!
2а.б.Кагыйдәләрне өйрәник,
Дөрес булыйк һәр чатта!
Матур һәм бик бәхетле,
Үтәр гомер шул чакта.
1а.б.Очрамасын сикәлтәләр
Барасы юлыгызда!
2 а.б.Тик яшел ут янып торсын
Һәрвакыт алдыгызда!
Бергә: Юлларыгыз һәрвакыт
Бары хәерле булсын!