Лаеш муниципаль районы Татар Янтыгы төп гомуми белем бирү мәктәбе
Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, традицияләре
Лукина Гөлнур Габдулловна I категорияле укытучы
2011 ел
Эчтәлек
I.Кереш. Патриотик тәрбия, хәзерге заманда актуальлелеге.
II.Төп өлеш. “Патриотик тәрбия бирүдә татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, традицияләре”.
1.Патриот, йола, гореф- гадәт, традиция сүзләренең мәгънәсе.
2.Лаеш районы Татар Янтыгы авылында сакланып калган гаилә-көнкүреш, календарь йолалар, бәйрәмнәр һәм аларның яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте.
III.Йомгаклау
КЕРЕШ
Патриот дигәннән мин туган илне, үз халкыңны яратуны, ватанга мәхәббәтне күз алдына китерәм. Ватан ул минем өчен әти-әни, синең хәлеңне белүче күршеләр, өй каршында үскән алмагач, туган йорт, туган мәктәп... Ничек инде ул туган авылыңның салкын чишмәләрен, яшел болыннарын, калын урманнарын, чут-чут килеп сайраучы сандугачлы талларын яратмаска мөмкин соң? Һәр кеше үз халкы, үз милләте, үз Ватаны белән горурланырга тиеш, дип уйлыйм. Ләкин соңгы вакытларда кешеләр, күбрәк акча артыннан куып, Ватанга мәхәббәттән ераклаштылар . Шуңа күрә мин чыгышымны үз төбәгеңне яратуга багышларга уйладым. Шулай булганда гына, минемчә, зур Ватанны яратырга мөмкин Чыгышымны “Патриотик тәрбия бирүдә татар халкының йолалары , бәйрәмнәре, традицияләре” дип атадым. Максатым: яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, традицияләренең ролен билгеләү, ачыклау. Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны алдым:
• Авылымның тарихын, аның гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, традицияләрен өйрәнү;
• Өйрәнгән гореф – гадәтләрне, йолаларны дәрестән тыш чараларда үткәрү.
ТӨП ӨЛЕШ
Татар халкы борынгы халык. Аның элек –электән килгән йолалары, бәйрәмнәре, традицияләре бар. Алар мәдәниятнең мөһим бер элементы булып исәпләнә һәм этник төстә була, халыкның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләренә бәйләнгәнлеге күзгә ташланып тора. Гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр-халкыбызның рухи хәзинәсе ул. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “ йола теге яки бу халыкның яшәешендә борыннан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр, гореф-гадәт”, ә “традиция тарихи барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф- гадәтләр, әхлак кагыйдәләре, карашлар, зәвыклар” дип бирелә.
Ә менә филология фәннәре кандидаты Флера Баязитова “борынгыдан дәвам итеп бүгенге көннәргәчә килеп җиткән йолаларны фәндә традиц- ион йолалар дип атыйлар” (традиция латин сүзе , тапшыру, сөйләп бирү дигәнне аңлата) ди. Бу очракта Ф. Баязитова традиция һәм йола төшенчәсен бергә бәйли Ул аларны 2 төргә бүлә: гаилә-көнкүреш йолалары һәм календарь йолалар.
Безнең җирлектә бу йолалар сакланып калган, соңгы вакытларда күтәрелеп китеп яшь буынга патриотик, әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйныйлар. Гаилә көнкүреш йолаларына туй, бала туу, балага исем кушу, бәби туе, бәби чәе, мәет күмү йолалары керә.
Туйлар, гадәттә, көзге муллыкта үткәрелә. Һәр яңа төзелүче гаилә элек электән никах укыта. Никах вакытында кыз һәм егет янында берәр шаһит утыра. Алар яшьләргә, никах укыганда эчтән,теләкләр теләп утыралар: озын гомер, тигезлек, саулык, тазалык-муллык, сау-сәламәт бала үстерүләрен теләү һ.б. Янтыкта шулай ук килен-төшерү йоласы да сакланып калган. Киленне пар атларга утыртып, авыл әйләндереп төшерәләр Беренче атларда килен һәм кәләш, соңгы атларда киленнең бирнәләре. Киленне Янтыкта мендәргә бастыралар, авызына бал һәм май каптыралар, кулын онга тыгалар. Бу йола килен татлы телле, уңган булсын дигән теләкне аңлаткан. Ә менә күршедәге Балык Бистәсе районы Ырга авылында киленне тунга бастыралар. Кызның бирнәләре белән өйне дә Татар Янтыгы авылында парлы кеше киендерә. Бу йола, шулай ук, яшьләрне тигезлек белән яшәргә тиеш дигән теләк буларак сакланып калган.
Бәби тугач, бәби өйгә кайтуга, туганнар бәби котлап сый – хөрмәт күтәреп, бүләкләр белән киләләр, яшь бәбине карамыйлар, күз тия диләр. Шулай ук, әни кешене ялыктырмас өчен , теләк телиләр, бүләкләрен бирәләр һәм китәләр.
Татар Янтыгы авылында, күз тимәсен дип, 2-3 көн эчендә бәбигә исем дә куялар. Исем кешегә зур тәэсир итә дип, мулла белән киңәшләшеп, мәгънәсенә игътибар итеп кушалар.
Кырык көн узгач, чөнки кырык көнгә кадәр бәби тапкан хатынга кабер авызы ачык тора диләр, гөрләтеп бәби туйлары уза . Бәбине котлап бүләкләр, бәлешләр күтәреп ( Янтык авылында бәби туена аерым чакырмыйлар, һәр киләсе килгән кеше килә) киләләр. Бәби хөрмәтенә һәм әти-әнисенә, бәбигә гомер, саулык теләп коръән укыталар, соңгы елларда корбан да чала башладылар.
Мин мәктәптә тарих укытам, сыйныф җитәкчесе. Сыйныф сәгатендә узган ел (2010-2011 уку елында) мәктәп күләмендә “Уңган кызлар, сылу киленнәр” дигән ачык иртә уздырдым. Мулла балага исем кушу турында сөйләде, исем кушу догасының тәрҗемәсе белән таныштырды, әти – әниләр ничек кияүгә чыгуларын, ни өчен балаларына шундый исем кушуларын, аның мәгънәсен әйттеләр, укучылар шул исемнәр белән аталган җырлар башкардылар. Сыйныф сәгатендә балаларга патриотик тәрбия белән беррәттән эстетик, әхлак тәрбия дә бирелде.
Календарь йолалардан Нардуган, Сомбелә, Нәүрүз бәйрәмнәрен әйтергә мөмкин. Нәүрүз бәйрәме Сабантуй яңа төсмер белән дәвам итә. Өлкәннәр әйтүенчә, Сабантуй “карга боткасы “ белән башланып китә торган булган. Ул йола кар белән, җир кибәр - кипмәс вакытта үткәрелгән. Хәзер “карга боткасы” май аенда үткәрелә. 8-10 яшьлек балалар йорттан –йортка кереп йомырка, ярма, май җыялар. Аннан соң калку урынга чыгып ботка пешерәләр. Бездә Сабантуй элек-электән бер генә урында үткәрелә. Карга боткасы да шулай ук шул урында, ике чишмә арасында уза
Чәчүләр тәмамлангач, Татар Янтыгы авылы Сабантуйга хәзерләнгән: өй тирәләрен чистарткан, авыл буйлап гармун белән йөреп егетләр сөлге җыйган. Безнең якта яшь киленнәр сабантуйга үзләре тукыган сөлге биргәннәр. Хәзер, сөлге тукучы кеше булмаганга, чиккән сөлге бирәләр. Егетләр сөйгән кызларыннан бүләккә чиккән кулъяулык алганнар. Сабантуйга чит авыллардан да килгәннәр. Татарча көрәш, түгәрәк уен, су ташу, багана башына менү, йомырканы кашыкка куеп чабу, ат чабышы... Татар Янтыгы авылында уеннар берьюлы бара, һәркем теләгәнен карый. Әмма атлар чабышын һәркем карый. Беренче килгән атка бүләк булса, авылымда, язылмаган закон буенча, соңыннан килгән атка авылым халкы бүләкләрне үзе бирә. Кемдер яулык, кемдер кулъяулык бәйли, кемдер үтәлми калган нәзерләрем өчен дип, ат хуҗасына бүләк, кемдер атка ризык ашата. Иң кызыгы кич белән дәвам итә. Яшьләр түгәрәк уен уйнаса, өлкәннәр читтән үзләренең яшьлекләрен искә төшереп аларны күзәтә. Төн уртасына таба уен тәмамлана. Егетләр кызларны озата кайта. Һәм ул кичке сабантуе бездә чишмә буе дип атала, 2 атна буе дәвам итә, бер атна алдан, бер атна соң. Чишмә буе Күрше Балык Бистәсе районында, Апаста да юк. Ә менә Әлдермештә булса да өлкәннәр чыкмыйлар. Безнең мәктәпнең татар теле укытучысы Апас кызы, безнең авыл килене Әлфия Хәмис кызы : “Мин килен булып төшкәч, чишмә буена чыгарга хәзерләнәбез. Безнең белән бергә 45 яшьлек кайнанам белән кайнатам да төшәргә хәзерләнәләр. Бу хәл миңа бик гаҗәп тоелды. Хәзер инде мин чишмә буен өлкәннәрдән башка күз алдына да китерә алмыйм”, -ди
Бу уку елында мәктәпкүләм чара буларак, мин Сабантуй күренешеннән өзек күрсәттем. Егетләрнең сәхнәгә җырлап килеп керүен һәм аның яшьләргә ничек тәэсир итүен сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Патриотик тәрбия бирәм дип кенә тәрбияне биреп булмый, ә менә күз белән күргән хәтердә нык уелып кала, яшьләрне тәрбияли дә.
ЙОМГАКЛАУ
Соңгы вакытларда яшьләр йолаларны саклауга, үтәүгә зур игътибар бирәләр Исем кушканда да күбрәк Венера, Флекс, Революция исемнәре түгел, ә Мәдинә, Рәис, Гөлнәзирә кебек исемнәр кушалар. Димәк тәрбия бара. Туйлар вакытында киленне дә сандыклары белән, кыйммәтле машиналары булса да, пар атларда төшерәләр. Әле генә Габдуллина Зөлфия исемле кызыбыз күрше Пәрәү авылына килен булып төште. Яшьләргә тигезлек, бәхет теләп киленнең ата-анасы никах укытты . Татар Янтыгы авылында никахны кыз ягы , ә менә күрше Балык Бистәсе районында егет ягы укыта. Шатландырганы –туйлар аракысыз уза башлады.Бу хәл гадәти күренешкә әйләнеп бара. Авыл гореф гадәтләрне саклый, буыннан буынга тапшыра. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, традицияләре хәзерге вакытта яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйныйлар.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1. Җыентык “Милләт өчен алар көрәштеләр, Дәверләргә ялгап дәверне” , “Школа” Казан, 2009 ел, 177 бит Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
2.”Гомернең өч туе. Татар халкының гаилә йолалары «(Семейные обряды татарского народа). — Казань: Таткнигоиздат, 1992. — 298 с.
3. «Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары»(Праздничные и бытовые обряды татарского народа). — Казань: Таткнигоиздат., 1995. — 157 с.
4.”Татар халкының аңлатмалы сүзлеге”, Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1977 I том ,452бит