ТР Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее
“Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син!”
темасына мастер- класс
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Галиуллина Энҗе Илфатовна
2013
“Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син!”
темасына мастер- класс
Максат 1. Хәтернең үткәннәрне саклауда төп роль уйнавын ачыклау;
2.Укучыларны БДИга әзерләү максатыннан түбәндәге эш күнекмәләрен үстерү, ныгыту:чыганак- текстны анализлау; нәтиҗә ясау; әңгәмә алып бару;
группада эшләү; иҗади хезмәттәшлек.
3.Үткәннәргә сак караш, хөрмәт тәрбияләү
Үткәрү формасы: группалы эш элементлары белән әңгәмә- дәрес
Методлар:группалы эш, проблемалы сораулар, чыганак белән эш, тест, иллюстратив метод, индукция методы
План
1.”Серле сандык”
2.Син хәтердә, сугыш, хәтердә!
3.Сугыш чоры
4.Иҗат итәбез.
5.БДИ материалларында Бөек Ватан сугышы темасы.
Мастер- класс барышы
1.Классны дәрескә оештыру
- Исәнмесез, хәерле көн. Бүген без мастер- класска җыелдык. Аның матур һәм эчтәлекле үтүе сезнең эш, белемегезгә бәйле. Бүген белгәннәрегезне күрсәтеп, тырышып катнашырсыз дип ышанам.
2. Мастер-класс
А)Актуальләштерү “Серле сандык”
-Укучылар, бу нәрсә? (сандык)
-Ул ни өчен кирәк? ( әйбер сакларга,...)
-Нинди әйберләр, нәрсәләр? ( кием, документ,...)
-Әйе, сандыкта гаилә өчен әһәмиятле истәлекле ядкаръләр саклана.Сандык дигәч кешенең хәтере уяна.Бүген күп кенә өйләрнең түреннән кадерле истәлекләр сакланучы сандыклар чыгарып ташлана, юк ителә. Чөнки үсеп килүче буынга ул әйберләр кызык түгел. Кыз бирнәләре дә хәзер сандыкта түгел, комодларда йөртелә. Сандыкта без күреп була торган истәлекләрне саклыйбыз, ә хәтердә ниләр саклана ала?
-Хәтердә саклау ни өчен кирәк?
-Әйе, хәтердә күп әйберләр саклана. Үзләре үлгәч тә халык күңелендә сакланучы кешеләр, аларның эшләре була. Бүген без шундый истәлекләр аша тарихны торгызырбыз.
Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар.
Б)Группада эш
-Безнең сандыкта ниләр бар икән, ачыйк әле, карыйк әле.( документларны алу, 3 группага бүленү)
1.Сорауларга җавап
-Нинди документ? (фронттан хат, орден кенәгәсе, телеграмма)
-Нинди вакыйгага бәйле? (Бөек Ватан сугышы)
-Кулыгыздагы документ аша ниләр белә аласыз?
-Документның барлыкка килү тарихын уйлап чыгарыгыз.
-Документ сугыш вакыйгаларының кайсы чорын, кем тормышын күрсәтә?
2.Дәвам ит.
-Һәр кеше Бөек Ватан сугышы турында берәр җөмлә әйтеп бара, туктап калган кеше уеннан төшеп кала бара. Иң ахырдан калган күп җөмлә әйтүче укучы белемле исемен ала, җиңүче була.
3.Иҗат итәбез.
-Бөек Ватан сугышы темасына 5 минут вакыт эчендә һәр группа плакат иҗат итә, аны яклый.
4. БДИ материалларында Бөек Ватан сугышы темасы.
Һәр группа үзенә бирелгән БДИ биремнәрен үти.
1.Расположите следующие события в хронологической последовательности.
Впишите в ответ буквы, которыми обозначены события, в правильной последовательности
А) битва за Днепр
Б) Курская битва
В) Московская битва
Г) оборона Брестской крепости
Д) оборона Севастополя
1.Вакыйгаларны хронологик тәртиптә урнаштырыгыз.Бирелгән хәрефләрне вакыйгалар тәртибендә язарга.
А.Днепр өчен сугыш
Б.Курск сугышы
В.Мәскәү өчен сугыш
Г.Брест крепосте оборонасы
Д.Севостополь оборонасы
2.Установите соответствие между событиями и датами. К каждой позиции столбца «СОБЫТИЯ» подберите соответствующую позицию столбца «ДАТЫ».
СОБЫТИЯ
А) начало Второй мировой войны
Б) подписание советско-германского договора о дружбе и границе
В) советско-финляндская война
Г) подписание договора о ненападении между Германией и Советским Союзом
Д) Битва под Москвой
ДАТЫ
1) 30 ноября 1939 г. – 12 марта 1940 г.
2) 23 августа 1939 г.
3) 28 сентября 1939 г.
4) 30 сентября 1941 г. – 20 апреля 1942 г.
5) 1 сентября 1939 г.
АБВГД
2.Вакыйга һәм даталарны парлап языгыз. Һәр вакыйгага туры килгән датаны бирелгән хәрефләр астына цифрлар белән языгыз.
Вакыйга
А.Икенче бөтендөнья сугышы башлану
Б.Дуслык һәм чик турында совет- германия килешүенә кул кую
В.совет-фин сугышы
Г.һөҗүм итешмәү турында совет- германия договорына кул кую
Д.Мәскәү янында сугыш
Дата
1) 30 ноябрь 1939ел – 12 март 1940ел
2) 23 август 1939ел
3) 28 сентябрь 1939ел
4) 30 сентябрь 1941ел – 20 апрель 1942ел
5) 1 сентябрь 1939ел
АБВГД
3.Установите соответствие между СОБЫТИЯМИ и ОПЕРАЦИЯМИ. К каждой позиции столбца «СОБЫТИЯ» подберите соответствующую позицию столбца «ОПЕРАЦИЯ».
СОБЫТИЯ
А.Курская битва
Б.План контрнаступления советских войск под Сталинградом
В. наступательная Белорусская операция
Г. Белгородско - Харьковская операция
Д.оборона Москвы
1. «Уран»
2. «Багратион»
3. «Румянцев»
4. «Тайфун»
5. « Цитадель»
АБВГД
3.Вакыйга һәм операцияләрне парлап языгыз. Һәр вакыйгага туры килгән операцияне бирелгән хәрефләр астына цифрлар белән языгыз.
А.Курск сугышы
Б.Сталинград янында контрнаступления планы
В.Белоруссияне азат итү операциясе
Г. Белгород - Харьков операциясе
Д.Мәскәү оборонасы
1. «Уран»
2. «Багратион»
3. «Румянцев»
4. «Тайфун»
5. « Цитадель»
АБВГД
3.Йомгаклау
- Укучылар, без бүген Бөек Ватан сугышы турында белемнәребезне тикшердек.Сез үзегезне белемле батыр эзләнүчән итеп күрсәттегез.БДИда да төпле җаваплар бирерсез дип ышанам.
Сафлар сыек.
Җиңүчеләр китә,
Кими тарих,
Йолдыз югала.
Мәңгелек моң булып
Хәтер кала.
Батырларның даны –
Җыр кала!
Таһир Сабирҗанов.
ТЕЛӘКЛӘРЕМ
Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең
Кадерен белеп яшә юлдашым.
Безнең көннәр алда тагы да ямьле
Тик сугышлар гына булмасын
Тормышыңда барган вак нәрсәләр
Хыялыңны читкә бормасын.
Чынга ашар барлык хыялларың,
Тик сугышлар гына булмасын
Кайчак күгең болыт каплаганда,
Йөрәк дәртең суынып калмасын.
Ни теләсәң барын башкарырсың
Тик сугышлар гына булмасын.