ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «КОЯШКАЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ
«Безнең бәйрәмнәр»
(«Карга боткасы», «Нәүрүз»)
Тәрбияче: Касыймова А.Р
2013 ел
Максатлар: «Карга боткасы», «Нәүрүз» бәйрәмнәре турында сөйләшү; такмаклар, тизәйткечләр, сынамышлар әйтү; балаларда татар халкының милли бәйрәмнәренә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: кошлар рәсемнәре, кыршау.
Кулланылган әдәбият: Гәрәфиева Г.З.Сөмбеләне кем белә? ̸ Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек. – Казан: “Хәтер”, 2003. – 191 б.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче: - Балалар, шөгылебезне башлар алдыннан, әйдәгез бергәләп, фонетик зарядка ясап алыйк.
Фонетик зарядка
1. Карга ничек кычкыра? (Кар-кар-кар)
2. Әтәч ничек кычкыра? (Кик-ри-күк!)
3. Шәмнәрне ничек сүндерәләр? (Өф-өф-өф)
4. Авырткан җиргә ничек өрәләр? (Өф-өф-өф)
5. Эт ничек ырлый? (Р-р-р)
Тәрбияче: - Бүгенге шөгылебез башкаларыннан аерылып тора, чөнки бүген сезгә таныш булган һәм бик кызыклы әйберләр турында сөйләшербез. Балалар, әйтегез әле. Сез бакчадагы нәрсәләрне аеруча да яратасыз?
Балалар: - Бәйрәмнәрне.
Тәрбияче: - Без бүген сезнең белән «Карга боткасы» һәм «Нәүрүз» бәйрәме турында сөйләшербез. Кызыклы уенар уйнарбыз. Сез әзерме?
Балалар: - Әйе.
Тәрбияче: - Алайса киттек. Әйдгез, бер матур музыка тынлар алык әле. Музыка барышында бер-берегезгә карап елмаеп, селкенеп, биеп утырсагыз да була.
Күңелле музыка яңгырый.
Тәрбияче: - Балалар, сезнең “Карга боткасы”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре турында ишеткәнегез бармы? Аны кайчан үткәрәләр?
Балалар: - Әйе, бар. Аларны яз көне үткәрәләр.
Тәрбияче: - Карга әйтә: карр, карр,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны салып бар,
Әпәй, итең тагып бар,
Барр, барр, барр!
- Менә шундый сүзләр әйтеп, урам буйлап йөргәннәр. Егетләр һәр капка төбенә туктап:
Казылык! Ярма! Сөт! Күкәй!
Ит тә бир әле, түтәй! –
дип кычкыра торган булганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, карга булып каркылдып, тавык булып кыткылдап, киенеп-ясанып, иң матур урынга җыелганнар. Әбиләр аш пешергәннәр, шул арада төрле уеннар да уйнаганнар. Ботка пешеп чыккач, башта учка алып, җиргә сипкәннәр.
- Әйдәгез, карга боткасында әйтә торган такмакларның тагын берсен бергәләп әйтеп карыйк әле.
Өйдәме түтәй,
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй,
Май кирәк, ярма кирәк.
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса он чыгар.
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк!
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньяда бик сирәк.
Тәрбияче: - Менә шулай ботканың бер өлешен җиргә түккәч, аның калган өлешен авылга алып кайтып, барлык кешеләрне дә сыйлаганнар. Халыкта “карга боткасы” ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, авырмый дигән ышану яшәгән.
“Почмак алыш” уенын уйнау.
- Әйдәгез, “Почмак алыш” уенын уйнап алабыз.
(Дүрт урынга дүрт кыршау куела. Бию көе уйный, 5 бала чыга. Бию көенә бииләр, бию көе туктагыч, почмак алырга тырышалар. “Ачык авыз” булып калган бала уеннан чыгарыла. Аның урынына икенче бала чыга.)
Тизәйткеч әйтү.
Тәрбияче: - Мин сезгә тизәйткеч әйтәм, сез минем арттан кабатлагыз.
1. Карга, кара, кара, карга!
Каррак, каррак, каркылдама!
2. Тау башында таллыкта
Тукраннар тукылдый.
“Могҗизалар кыры” дигән дидактик уен уйнау. Конверталарда төрле кошлар. “Могҗизар кырының” угы нинди төскә туры килә, шул тәстәге конвертны алып, бала сөйли. Мәсәлән:
- Бу сары төс. Монда песнәк. Песнәк – кышлаучы кош. Ул кечкенә, матур, сары түшле кош.
- Бу – яшел төс. Конверттагы сыерчык – күчмә кош. Ул яз көне безгә җылы яклардан кайта. Без аңа оя ясап куябыз.
Тәрбияче: - Балалар, сыерчык төрле тавышны шул тавышка туры китереп кабатлый ала. Мәсәлән: сыер “му-му” – дип кычкырса, ул да “му-му” – дип кычкыра, эт “һау-һау” дип өрсә, ул да шундый тавыш чыгара. Бала елаган тавыш ишетсә, бала елаган тавыш чыгара. Менә нинди юморист кош ул сыерчык.
“Нәүрүз бәйрәме” турында сөйләшү.
Тәрбияче: - “Нәүрүз” бәйрәме нинди бәйрәм икән соң? Аны яз җиткәч үткәрәләр. Ә яз җиткәнен без кайчан беләбез? Нинди билгеләр аша?
Балалар: - Урамда бик җылы. Зәңгәр күктә кояш елмая. Кар һәм боз эри. Түбәләрдән тамчы тама, гөрләвекләр ага. Кошлар җылы яклардан кайталар.
Тәрбияче: - Әйе, бик дөрес. Нәүрәз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Аның йолалары бик күп. Монда өйдән-өйгә кереп теләк теләп йөргәннәр. Минем арттан “Нәүрүз” такмакларын кабатлагыз.
Торыгыз, тор хуҗалар!
Нәүрүз җитте, беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?
Өйдәме түтәй?
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә, сызланма!
Дуслар, эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын,
Күңелегез хуш булсын,
Нәүрүз мөбарәк бад!
Сынамышлар әйтү.
1) Март берендә аяз –
Аяз булыр бөтен яз.
2) Мартта яуган кар
Бакча җимешенә бик ярар.
3) Апрель артык җылы булып килсә, май салкын җилле булыр.
4) Апрель актыкларына таба яңгырлар күп яуса, иген уңар.
5) Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
6) Кар барында күк кәкрәсә, ашлык булмас.
“Яз” җырын җырлау
Йомгаклау.