Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе
"Арча районына - 80 яшь".
(10 нчы класс укучылары өчен беренче дәрес)
Класс җитәкчесе: Төһбәтуллина Л.Х.
1нче сентябрь 2010 ел.
Тема: Арча районына - 80 яшь.
Максат: Арча районы тарихы белән, күренекле шахисләре
белән танышу.
Туган якка карата горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау : презентация “Туган як буйлап. Арча төбәгенә сәяхәт”,
фото, Арча символикасы .
Дәрес барышы:
- Хәерле көн, кадерле укучыларым! Сезне яңа уку елы белән котлап китәсем килә! Сезгә барыгызга да нык сәламәтлек, зур унышлар, иҗади үсешләр телисем килә.
Беренче дәресебезнең темасы Арча районының 80 яшьлек юбилеена багышлана. Раонның тарихи елы өчен сиксән ел- аз дәвер түгел.
Арча районы – Татарстандагы иң зур районнарның берсе. Арча районының гомуми мәйданы – 1843 квадрат метр. Ул җөмһүриятебезнең төньяк- көнбатышында урнашкан һәм Мари республикасы, Биектау,Питрәч, Балтач, Саба , Әтнә районнары белән чикләшә.
Районда 51,6 мең кеше яши, шуның 92% - татарлар, 6% - руслар, 2% - башка милләтләр. 127 авыл бар. Район үзәге - Арча шәһәре.
Арча районы – авыл хуҗалыгы районы. Нигезен игенчелек, бәрәңге үстерү, терлек асрау, сөт җитештерү кебек тармаклар тәшкил итә. Ул республиканың ышанычлы үсеш юлында торучы төбәге.
Һәр төбәкнең үзенә генә хас йөзе , тарихи традицияләре бар. Арча районының төп горурлыгы – үзләренең акыл сәләте , хезмәт сөючәнлеге һәм матди байлыклар тудырган кешеләре. Әйе, кешеләре. Чөнки аларның соклангыч эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә искиткеч бай мирас тупланган.
Арча төбәге элек-электән мәдәни үзәкләрнең берсе булган. Ул халкыбызның үткәнен чагылдырган тарихи һәм истәлекле урыннарга бай. Мәсәлән, Арча педагогика көллияте , “Милли аяк киемнәре “ фабрикасы , “ Әлифба”, әдәбият һәм сәнгать , якташ язучыларыбызның музейлары , мәчетләр , мәдрәсәләр ...
- Безнең Арчабыз кайчан оешкан икән?
1930 елның 10 августында Арча районы оештырыла. Арча җирләре 1920-1930 елларда Арча кантоны составында була. Арча кантонына хәзерге Арча, Биектау( ул вакытта Дөбьяз), Питрәч, Әтнә, Балтач ( ул вакыттта Түнтәр) районнары кергән.
Кантон 15 волостьне берләштергән - Арбор, Арча, Әтнә, Балтач, Дөбьяз, Калинин, Кишет, Күлле-Кимә, Мәмсә, Менделинск, Питрәч, Пановка, Тукай, Теләче, Чүриле.
1927 елның 4 февралендә Үзәк Башкарма комитеты карары нигезендә Арча кантоны составынннан үзәге Казан шәһәре булган Воскресенье районы аерылып чыга. Соныңнан ул Казан районы дип атала.Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетының 1927 елның 14 февраль карары белән Татарстанда 8 район төзелә - Әгерҗе, Казан, Лаеш, Норлат, Балык Бистәсе, Свияжск, Тәмте, Ульянкино районнары. Һәм 1930 елның 10 августында Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карар бирә: Татарстан АССРның кантоннар, волость Һәм аерым районнар булган административ бүленешен бетерергә һәм аның түбәндәге 46 районга бүленешен расларга. Шулай итеп Арча районы – үзәге Арча авылы - оештырыла.
- Арчанында үз флагы, гербы, гимны бар.
Герб һәм флагның авторы - Арча педагогия көллияте укытучысы Солтанов Атлас Әбүзәр улы. Гербтагы көмешсыман кырдагы өч манаралы имән крепость - Арчаның тарихи бөеклеге символы. Сигез яфракчыклы ак кашкарый кояшны, озын гомерлекне гәүдәләндерә. Ак төс - сафлык, тынычлык, иминлек төсе. Сары төс - кояш, алтын, өлгереп килуче башак. Яшел төс – яшьлек, җанлылык, тормышчанлык төсе.Ә инде флагка килсәк, ул Арча гербы төшерелгән Татарстан республикасы флагы.
Арча гимны Флёра Гыйзәтуллина сүзләренә Риф Гатауллин көенә язылган.
(бер укучы гимның сузләрен укый).
-Арча төбәгенә сәяхәт ясаганчы, сезнең белән блиц-турнир үткәреп алыйк әле.
1. Арча районыннан чыккан язучылар? ( Г.Каиал, Г.Тукай, Г.Баширов, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Гайсә Гатауллин –Казиле)
2. Арча районыннан чыккан җырчылар? ( Р.Закиров, А.Файзрахманов, Г.Сафиуллина, Ф.Фаттрахманов, Г.Сафин, Л.Хамитова)
3. Арча районыннан чыккан композиторлар?( Роза Мөхетдинова, Салих Хисматуллин)
4. Арча районыннан чыккан беренче татар артисткасы? ( Зөләйха Богданова – Орнашбаш авылы)
5. Арча районында ничә музей бар? Сезнең кайсыларында булганыгыз бар? (8. Г.Тукайның мемориаль комплексы, Күлтәси музее, Г.Ахунов музее, М.Мәхдиев музее, Г.Баширов музее, Әлифба музее, Тукаевлар семьясының музей-усадьбасы, Әдәбият һәм сәнгать музее)
6. Арча районында ничә Советлар Союзы Герое бар? Исемнәрен атагыз.
( Валентин Ежков, Гатаулла Салихов, Леонид Соколов, Нәкыйп Сафин, Гани Сафиуллин)
7. Арчага кайчан Шәһәр статусы бирелә? (2008 ел)
- Ә хәзер сезнең белән безнең мектәбезне 2007-2008 нче уку елында тәмамлаган Сагдиев Айдарның “Арча төбәгенә сәяхәт” дигән презентациясе белән танышып китик.
- Районның бүгенге көне яңа вакыйгалар, даталар һәм эшләр белән тулылана. Тарих дәвам итә һәм районыбызның киләчәктә бик күп данлы юбилейлары булыр дип уйлыйм.Ә бу Арча районында яшәгән Һәр кеше үзенең туган ягы өчен шәхси җаваплылык тойганда гына мөмкин булачак. Киләчәк сезнең кулда.