МБОУ «Шеморданский лицей» Сабинского муниципального района РТ
“Саклана белсәң генә ут – дус ул,
игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя.”
темасына инша
( янгынга каршы көрәш буенча район конкурсына)
Башкарды: 7г сыйныфы укучысы Зиатдинов
Илназ Илнур улы
402050 Шәмәрдән Совет ур. д. 2а кв. 69
Җитәкче: 7г сыйныфы класс җитәкчесе
Галиуллина Э.И.
2012-13
Саклана белсәң генә ут – дус ул,
игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя.
Ут уйлап табу һәм аның белән идарә итәргә өйрәнү – кешелек үсеше тарихындагы иң бөек ачышларның берсе дип саныйм мин. Шуңа күрә, ир-атлар ауга йөргәндә хатын-кызлар учакны сүндермичә сакларга тиеш булганнар. Бу төтен үзенчәлекле булган, аннан тормыш исе килгән... Шул мич өйне җылытучы да, ризык әзерләү урыны да, яктылык чыганагы да булган. Тора-бара ул нәрсә булса да тудыру, барлыкка китерүгә хезмәт итү белән беррәттән, җимергеч ролен дә үти башлый: янгыннар вакытында зур-зур урманнар, игеннәр, йортлар юкка чыга, терлекләр, хәтта кешеләр үлә.
Өй- йортларга газ, электр кертелгәч, мичләр юкка чыкты. Ләкин бу әле төтен юкка чыкты дигән сүз түгел.Ул киресенчә, арта гына бара. Чөнки газ, электр белән сак эш итмәү күп очракта янгын сәбәбе булып тора. Рус халкы юкка гына “За газом нужен глаз да глаз”диеп , татарлар “Саклана белсәң генә ут – дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя” дип әйтмәгән. Бик игътибарны сорый ул газ, электр куллану. Менә шул сәбәпле, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтенә, моннан 85 ел элек рәсми рәвештә нигез салына да инде.
Тарихка күз салсаң, янгыннан саклану - кисәтү буенча беренче чаралар
XIV гасырда кулланыла башлый - хәрби янгыннардан саклану өчен шәһәрләр янында таштан стеналар төзелә. 1493 елның июлендә булган зур янгыннардан соң Иван III янгыннан саклану буенча беренче норматив документларга кул куя. Анда җәй көне мичләрне якмаска, өйләрдән читтәрәк булган бакчаларда гына ашарга пешерергә, өйдә ут тотмаска, шәһәр эчендә пыяла ясау производствосы белән шөгыльләнмәскә, һ.б. язылган була. Соңрак хәзерге заман кагыйдәләренә берникадәр охшаш булган законнар җыелмасы өстәлә - җәй көне мунчалардан файдалану, учак ягу, һ.б. тыела. Еллар узган саен, зур янгыннардан соң чираттагы указлар, кагыйдәләр, инструкцияләр барлыкка килә. 1740 елда янгын чыгуның төп сәбәпләренең берсе эчүчелек дип бәяләнә һәм аның белән көрәшү өчен спиртлы эчемлекләрне сату вакытына чикләү кертелә. 1892 елда Санкт-Петербургта булган Россия янгын хезмәтчәннәре съездының беренче чакырылышында ирекле янгын сүндерү җәмгыятьләре төзү турында карар кабул ителә. Аннан соң инде янгыннарны сүндерү буенча беренче тәҗрибә станцияләре, янгын техниклары курслары оеша. Дәүләт янгын күзәтчелеге оешмасына нигез салучыларның берсе булып Александр Кривошеев санала. Нәкъ менә ул 1920-1924 елларда Үзәк янгын бүлеге мөдире булып эшләгәндә әлеге структураны төзү мәсьәләсе күтәрелә. Ә 1927 елның 18 июлендә Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм халык комиссарлары Советы тарафыннан "РСФСРда Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турындагы положениегә" кул куела.
Менә шул чордан башлап, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү дәүләт контроленә куела. Янгыннарны кисәтү һәм сүндерү күп вакытта төрле министрлыкларның бердәм эшләвеннән дә тора. Бүгенге көндә безнең куркынычсызлыкны саклаучылар – полиция хезмәткәрләре, газчылар, энергетиклар, элемтәчеләр, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре.
Янгыннар чыкмый тормый, әлбәттә. Күп очракларда кешеләр янгын чыкканда каушап – югалып калалар һәм шуның белән аны сүндерергә яки кешеләрне коткарырга мөмкин булган мөһим вакытны кулдан ычкындыралар. Янгын вакытында дөрес хәрәкәт итмәү зур фаҗигаләргә һәм күп югалтуларга китерә.
Шул вакытта түбәндәге киңәшне үтәргә кирәк: паникага бирелмәскә! Паника – килеп туган хәлдән акыллы чыгу юлын югалту ул.Әгәр дә акыл белән тыныч кына хәрәкәт итсәң, хәвефтән котылу җиңелрәк.
Күп вакыт янгынның сәбәбе булып саксызлык тора. Мәсәлән, укытучым сөйләве буенча , 1960 еллар тирәсендә, Симет авылында халык Сабантуй бәйрәмендә күңел ачканда янгын берничә урамны юк иткән. Чөнки көчле җил чыккан, ут урамнан- урамга , өйдән- өйгә сикергән. Халык бәйрәмнән кайтып, бердәм рәвештә авылны саклауга күтәрелгән. Янгынның сәбәбе- иске мунчага ягу булган.Җәй җитсә, учак ягу аркасында күпме урманнар яна. “Кешеләр, игътибарлы булыйк!” дип чаң сугасым килә минем.
Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Бер генә ялгышлык эшләсәң, шунда ук зур бәхетсезлек, зур каза килеп чыгарга мөмкин. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Халыкта шундый мәкаль бар: "Карак бер генә нәрсәне ала, ут бөтен нәрсәне көлгә әйләндерә". Янгын үз юлындагы бөтен әйберне кара күмер итә. Иң аянычы шул, социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннардан меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында ут чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр дә күп: күрше-күләннәр, балалар, карт-корылар һәм янгын сүндерүчеләр...
Минем киләчәктә янгын сүндерүче буласым килә. Бу һөнәр ияләренә түзем батыр кыю сәламәт һәм акыллы булырга кирәк. Шул ук вакытта үз гомереңне
дә кызганмаска, кешеләргә ярдәм кулын сузарга әзер булырга кирәк. Үземә-үзем сорау бирәм: "Бу һөнәр гаять авыр, аны башкарырга минем көчем һәм сабырлыгым җитәрме?" Бу хезмәтне башкаручыларга ихтыяр көче дә, куәт тә кирәктер бит?! Әйе. Башта мең сорау туа. Билгеле, бу сорауларга җавапны, вакытлар үтеп, тәҗрибә туплап кына табып була. Менә шундый һөнәрләрнең берсе − янгын сүндерүчеләр һөнәре. Янгын сүндерүчеләр өчен көн дә, төн дә, бәйрәм һәм ял да юк. Мин үземне бу һөнәр өчен әзерләүне инде кечкенәдән башладым: спорт белән шөгыльләнәм, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Әтием шофер булып эшләгәч, аннан бу һөнәрнең дә серләренә өйрәнәм.
"Бүгенге көндә батырлык эшләп буламыни?" − ди кайберәүләр. Әлбәттә, була. Менә янгын сүндерүчеләрне генә алыйк. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән "аждаһа" авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый. Янгын сүндерүчеләрнең һөнәрен мин табиблар хезмәте белән янәшә куяр идем.
Изге эш башкарганнары өчен һәрбер кеше аларны ихтирам итә. Үзләренең эшләренә һәрвакыт тугры калучы янгын сүндерүчеләр, рәхмәт сезгә.
.