Татарстан республикасы Әтнә муниципаль районы
Олы Мәңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Олимпия тарихы ”
(Сәламәтлек театры өчен эшкәртмә)
Катнашалар Олы Мәңгәр урта мәктәбенең II сыйныф укучылары.
Җитәкчесе башлангыч сыйныф укытучысы Хәсбиуллина Ләлә Гарәфетдин кызы
Эшкәртмәне әзерләгәндә файдаланылган әдәбият:
В.И.Лях “Физкультура – минем дустым”
Максат:
1) тән һәм рухи яктан сәламәт булырга өйрәтү;
2) Олимпия уеннары турында, сәламәтлекне ныгыту буенча белемнәрне үстерү;
3) сәламәтлек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Тамашада катнашалар:
Айзат,спорт белән шөгелләнгән малай,
Фәннүр, күрше малае;
Хуҗа, бөек Олимпия шәһәренең хуҗасы;
Беренче кеше һәм башкалар, Олимпия шәһәренең гражданнары;
Спортсменнар, Олимпия-80 уенында катнашучылар.
Җиһаз: олимпия символы, флагы,факелы, Олимпия-80 талисманы, яфраклардан үрелгән тәкыя, туп, телевизор пульты,
I күренеш
Үз бүлмәсендә Айзат гер күтәрә. Фәннүр керә.
Фәннүр : Ташла әле шул тимерләренне. Миңа мультфильм җыентыгы алып кайттылар. Шуны карыйк.
Айзат : Беренчедән - ул тимер түгел, гер дип атала. Икенчедән - минем вакытым юк. Киләчәктә олимпия уеннарында катнашып бөек үрләр яулыйсым килә.
Фәннүр:Туймагансын икән “Медвежонок” белән “Кенгуру”дан.
Айзат: Юк, бу икенче нәрсә. Спорт ярышлары – Олимпия уеннары дип атала. Әйдә, мин сиңа Олимпия уеннары турында диск күрсәтәм. Әйдә утыр, рәхим ит!
Айзат пультка баса. Бөек Олимпия шәһәренең хуҗасы
Һәм гражданнары барлыкка килә.
Беренче кеше: Бөек Олимпия шәһәренең хуҗасы! Ни сәбәпле без монда җыелдык?
Хуҗа : Бик күп еллардан бирле сугыш туктамый, бик күп кан коелды. Мин сезнең батыр булуыгызны бик яхшы беләм, ул батырлыкны кан коймыйча уенда күрсәтеп була.
Баса һәм игълан итә.
-Көчлеләрдән-көчле грек гражданнары, үзегезне төрле уеннарда сынагыз! Тик катнашучылар арасында ялган¬чылар, караклар, алдакчыларга урын юк!
Башкалар:Һәр спорт көрәшендә намуслы булырга һәм тиешле кагыйдәләрне боз¬маска тантаналы ант бирәбез!
Ат чабышы, йөгерү уеннары башлана, Хуҗа җиңучеләргә тәкыя киертә.
Айзат пультка баса һәм сәхнә бушый.
II күренеш
Айзат :Олимпия уеннарының чыгышы турында риваятьләр бик күп, без карап узган күренеш, уенга нигез шулай салынган дигән риваятьләрнең берсе. Ул дүрт елга бер мәртәбә уздырыла тора.
Фәннүр :Әйе, хәтеремә төшә инде. Мин аның символы , девизы, талисманы, флагы бар дип ишеткән идем.
Айзат: Әйе, бар. Мин аларны сиңа күрсәтеп китә алам. Олимпия символы — бергә үрелгән биш боҗрадан гыйбарәт. Алар биш континент¬ның бердәмлеген һәм бөтен дөнья спортчыла¬рының Олимпия уеннарында бергә очрашуын гәүдәләндерә.
Олимпия девизы — «Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!»
Фәннүр :Ә флагы — олимпия боҗралары төшерелгән ак атлас тукыма икән. Талисманы —уеннар узган илдә халык аеруча яраткан хай¬ван сурәтеннән гыйбарәт.
Айзат : олимпия бүләкләре-ул алтын, көмеш, бронза медальләр. Уеннарда җиңеп чыгу спортсменнарга зур дәрәҗә китерә.
Фәннүр:Бу уеннар безнең илдә узганы бар микән?
Айзат : Әйдә, дискны каравыбызны дәвам итик. Мәскәүдә узган олимпия-80 уеннарына сәяхәткә чыгыйк.
III күренеш
Айзат пультка баса һәм сәхнәдә спортсменнар барлыкка килә.
Алар бер-бер артлы факел тотып чабышалар.
Айзат: Олимпия уеннары тантаналы төстә ачканда башкарыла торган төп елаларның берсе-утны Олимпиядән уеннар уза торган урынга дөньяның иң яхшы спортчылары эстафета тәртибендә алып киләләр. Уенның төрләре бик куп булу сәбәпле алар ике атналап дәвам итә алалар.
Төрле ил флаглары тоткан спортсменнар почетный круг ясыйлар.
Ууеннар башлана - бокс, футбол, сикерү һәм башка уеннар.
Җиңгүчеләргә медальләр асалар.
Почетный круг кабатлана.
Фәннүр :Кара, кара, Олимпия тәмамлана бугай.
Айзат:Әйе, башланган кебек ул тантаналы рәвештә тәмамлана. Һәр уен үзенең иң көчле спортчыларын ача.
Сәхнәдә шарларга эленгән аю күренә һәм акрын гына һавага оча.
IV күренеш
Фәннүр:Күр әле, аю!
Айзат: Олимпия-80 талисманы Миша атлы көрән аю баласы бу.
Фәннүр :Хуш, сау бул, Миша, киләсе очрашуларга кадәр!
Айзат:Киләсе очрашулар якынлашып килә. Чөнки киләсе Олимпия Россияда узачак- ул Сочи 2014
Фәннүр:Әллә кая Сочига кадәр барасы юк әле, Казанда да була дип ишеттем.
Айзат:-2013 елда. Универсиада үткәрү өчен Татарстан башкаласы Казан шәһәрен сайладылар. Ул безнең өчен бик зур дәрәҗә.
Фәннүр: Нәрсә диләр әле,” Хәрәкәттә - бәрәкәт”, “Саулык – зур байлык”, “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” диләрме? Сәламәт яшәү рәвеше алып бару –безне физик яктан һәм акыл ягыннан да үстерә.
Тот, дустым, кулыңа туп. “Саф һава – тәнгә дәва”, киттек саф һавага!
Икесе бергә:«Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!»
Малайлар бүлмәдән чыгып китәләр.