Әтием-горурлыгым!
(Башлангыч сыйныфларда әтиләр белән эшләү тәҗрибәсеннән)
Әтнә муниципаль районы МББУ “Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе”
Галиева Суфия Мансур кызы, югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
2013 ел .
Газета - журналларны күзәткәч, я телевизор карагач бүгенге тормышның бик катлаулы икәненә тагын бер кат ышанасың. Үсмерләр арасында җинаятьчелек котырынып үсә, ата-ана үз вазифасын онытып бара. Ата – улны, ана – кызны белми. Кайбер балалар ата-анадан ваз кичә, ә икенче бер аналар үз балаларын ташлап китә. Яшьләр арасында дорфалык, тупаслык, тәртипсезлекнең чиге юк. Шуларны укыгач, карагач, ярый әле авыл җирендә яшибез, ходаем, андый начарлыклар күрергә язмасын ,дисең.
Үткәнебезгә әйләнеп карасак, татар халкы гомер-гомергә тәртипле, эшчән, әдәпле, ачык йөзле булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, гаилә татулыгы, олыларга хөрмәт чиксез булган. Дингә ышану аркасында әхлак кануннарын бозмаска тырышкан. Чөнки Коръәннең бик күп аятьләрендә ата-анага игелекле булу турында әйтелә. «Ата-анаңа картлык килсә, аларга «Уф!» - дип тә әйтмә, аларга кычкырма, ә күркәм сүзләр белән эндәш, мәрхәмәтлелек күрсәт һәм «Әй, Раббым, мине кечкенәдән тәрбияләп үстергәннәре өчен аларга рәхмәтеңне иңдерсәң, иде!» - дип әйт, диелә. Ата-анага чиксез хөрмәт, олылау күрсәтелә.
Дөрес, алда атап кителгәннәр хәзерге чорда да дәвам итә. Ләкин элекке төсле бердәм, эзлекле түгел. Тәрбия бер гаиләдә бертөрле, икенчесендә икенче төрле бирелә.
Беренче тәрбия, беренче тәэсирләр әти-әни, әби-бабай һәм туганнары йогынтысында туа. Шуңа күрә мәктәптә, класстан тыш эшләрдә бу мөһим мәсьәләгә һәрвакыт игътибар юнәлтергә кирәк. Бала мәктәпкә килгәч аның күңеленә иң изге орлыкларны башлангыч сыйныф укытучысы чәчә. Балачак – ул тормышның иң мөһим чоры. Бүгенге шау-шулы көннәре дә, шул ук вакытта киләчәккә хәзерлек чоры да. Бала вакытын ничек үткәрә, сабый вакытта тормышта кем җитәкләгән, әйләнә - тирәдә аның акылына, йөрәгенә нәрсә кергән – бүгенге баланың кем буласы менә шуларга да бәйле.
Укыткан классларда һәрвакыт малайлар күбрәк була иде. Бер чыгарылышта 11 баланың 10 сы малай, 1 се генә кыз булды. Шуңа үземнең 34 еллык педагогик эш стажымда күбрәк тәрбия чараларын әтиләр белән балалар арасында тыгыз элемтә урнаштыру максатыннан чыгып эшләргә тырыштым. Алар белән эшләүнең төп формасы булып җыелышлар тора. Әти кеше мәктәпкә килеп баласының кемдә укуын, сыйныфташларын күрә, - ягъни мәктәп атмосферасы белән таныша. Яхшы укыган, сыйныф тормышында актив катнашкан, тәртипле баланың әтисе бу җыелышларга бик теләп килә. Аларның да әле кайберләре үз баласын аерып күбрәк мактаганга уңайсызланып та утыра. Ә инде фәннәрне авыр үзләштерүче, онытылучан, таркау балаларның әтиләре бу җыелышлардан читләшәләр. Шуңа күрә очрашуларның башка төрле методларын һәм формаларын табарга тырышам.
Һәр гаиләнең үзенә генә хас юллары,тәрбия алымнары бар,дидек.Шуңа күрә дә ата-аналар белән эшләү индивидуаль якын килүне сорый.Бу эшне гаиләне, аның тормыш –көнкүреш шартларын, традицияләрен өйрәнмичә тормышка ашырып булмый.Шуны истә тотып әти-әниләр белән әңгәмәләр,төрле кичәләр үткәрелә.Һәрдаим анкеталар тутырыла, укучыларның ничек яшәүләре белән танышылып торыла.Һәр очрашуның эзлекле бер планы төзелә. Анда балалар белемен күрсәтү ,бәхәсле сораулар , музыкаль өлеш ,нәтиҗә дә була.Һәр бала да яхшы укый алмый. Ләкин ул нәрсә белән булса да кызыксына. Шуңа күрә һәр баланың билгеле бер юнәлештә сәләтен үстерергә кирәклеген әйтәм.
Мәктәпләрдә чирек саен ата-аналар җыелышлары үткәрү матур традициягә керде.Аларда һәрвакыт төп фәннәрдән дәрес фрагментлары күрсәтелә.Укучылар да бу очрашуны көтеп алалар.Ә ата-анага ул үз баласын тирәнрәк аңларга,белем дәрәҗәсен билгеләргә, фәнгә мөнәсәбәтен белергә ярдәм итә.
Хәзер календарьның һәр бите берәр датага багышланган.Укытучы моны истән чыгармаска тиеш.Өлкәннәр көне, гаилә көне,әтиләр көне, әниләр көне,һ.б. Укучылар үзләре ясаган буләкләре белән өйгә кайткач,гаиләләрдә дә бу көннәр истә кала башлый.Ул көннәр алдыннан күпме әңгәмәләр, экскурсияләр очрашулар үткәрелә! Мәсәлән,мәктәбебезнең уку-тәрбия өлкәсендә зур өлеш керткән, уземдә укып чыккан абыйлы-энеле Вәлиевлар,Галиевлар, Шакировлар белән булган очрашу да балаларда матур тәэсир калдырды.Алар үрнәгендә тәрбиләнү юллары күрсәтелде.Әби-бабайларны чакырып”Сугыш урлаган балачак” кичәсе әле дә хәтердә озак саклана.Аларның 7-8 яшьтә нинди авырлыклар күреп ускәннәрен тыңлагач , балаларның да күзләреннән яшьләр килде.Бу кичәләр өлкәннәрне хөрмәт итәргә,алар алдында үзеңнең кечкенәдән үк бурычлы булуыңны белергә өйрәтә.
Гаилә белән мәктәп дуслыгын ныгыту,һәр балада үз гаиләсе белән горурлану хисләрен уяту максатыннан төрле бәйрәмнәр үткәрелә. Март аенда барлык башлангыч сыйныфлар белән бергә Гаилә бәйрәме үткәрелде.Ел дәвамында күпме хәзерлек эшләре алып барылды!Һәрбер гаилә зур форматта газеталар чыгарды.Балалар якыннары турында иншалар,шигырьләр яздылар,(аларның 5се район газетасында басылып чыкты)күпме җырлар,биюләр өйрәнделәр.Бәйрәмдә төрле уеннар,педагогик ситуацияләр булды, презентацияләр ярдәмендә гаилә фотолары күрсәтелде.Бу очрашулар укытучы-бала-гаиләнең якынаюына,үзара ярдәмләшеп эшләвенә,каршылыкләрның кимүенә ярдәм итә.
Рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан башлангыч сыйныф укучыларын дәресләрдән соң атнага бер тапкыр мәчеткә алып кердем.Балаларның психологиясен истә тотып,аларга диннән курыкмаска ,бары тик хөрмәт белән генә карарга кирәклеген аңлаткан Күңгәр мәчете әһелләре Нурислам абыйга, Рубис абыйга без бик рәхмәтле.Алар балаларны һәрвакыт көтеп алалар,күчтәнәчләре белән сыйлыйлар,бүләкләре белән куандыралар.Казанның”Ак өмет”хәйрия пансионатыннан килеп дин сабаклары биргән Салават хәзрәткә,Вилдан шәкерткә дә зур рәхмәтләребезне әйтәбез.Алар безнең дини һәм рухи белемнәребезне арттырдылар.
Укучыларга ислам дине турында,аның тәрбияви йогынтысы,мәдәни-әхлакый кыйммәтләре турында “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, Р.Фәхретдин һәм К.Насыйри китаплары буенча белемнәр бирелде.Ел ахырында нәтиҗә ясап,ата-аналарны,башка сыйныф җитәкчеләрен чакырып “Дин һәм әхлак нигезләре”дигән темага ачык сыйныф сәгате күрсәтелде.Рубис абый безгә диннең тормыш белән бәйләнешен мисалларда бик матур итеп сөйләде.Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,игелеклелек,ата-аналар хакы турында өйрәтмәләр белән таныштык. Мөхәммәт пәйгамбернең бер хәдисендә “Балаларның җәннәте аналарның аяк астындадыр”,-дип язылган.Димәк,без ата-аналарны зурлыйбыз,аларга ярдәм итәбез икән-бу дөньяда бәхетле,ахирәттә дә җәннәтле булырбыз.Бу күрсәтмәләрне өлкәннәр үрнәгендә бергә эшләсәк иде.
Йомгак ясап шуны әйтәсе килә:гаилә-балага көзге кебек.Ул олыларның һәр адымын,бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен,һәр кылган эшләрен күзәтеп тора,алардан үрнәк ала.Шуңа күрә бергәләп балаларны дөньяны яратырга,үз туганыңның гына түгел,күршең,авылың.районыңның да куаныч-шатлыклары белән мактанып.горурланып яшәргә өйрәтсәк иде.
Балалар төрле булган кебек әтиләр арасында да гаилә һәм балага карата берничә типтагыларны атарга булыр иде:
1. Дус әти. Ул баласы белән эштән кайткач уйный, балыкка бара, телевизор карый.
2. Акча табучы әти. Ул көне-төне эштә. Баласын бөтенләй диярлек күрми. Иртүк китә, кич кайта. Ял көнендә диванга ятып телевизор карый.
3. Гаилә җанлы әти. Балаларына һәр эшне өйдә бүлеп бирә, булышучан. Эштән вакытында кайта, олыларны хөрмәт итүче.
4. Гел яшь булырга теләүче әтиләр дә очрый. Алар бөтен өй, бала мәшәкатен хатынына тапшырган. Аларның бар икәнен дә белми, эштән вакытында кайтмый, уңда-сулда йөри.
Әтиләр белән эшләү дәверендә бездә гаилә җанлы әтиләр күп булды. Мин барлык әтиләргә дә бик зур рәхмәтле. Чөнки һәрберсе һәр очрашуга теләп киләләр иде. Бу үзе укытучыны, баланы хөрмәт итү дигән сүз.
Һәр очрашуның эзлекле бер планын төзергә тырышам. Анда балалар белемен күрсәтү дә, дискуссион сораулар да, музыкаль өлеш тә, нәтиҗә дә була. Очрашуның темасы алдан мәгълүм ителә. Чакыру һәм анкета сораулары өләшенә.
Мәсәлән. Әтиләргә анкета сораулары.
1. Улыгызга ничә яшь? Кайчан туган?
2. Буш вакытта бергәләп нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
3. Балагызда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырышасыз?
4. Бала вакытта яраткан фәнегез?
5. Кеше барында баланы сүгәсезме?
6. Әйткән һәр сүзегезне ул тыңлыймы?
7. Балагызның дуслары кем?
8. Нинди балалар тапшырулары бар?
Балаларга анкета сораулары.
1. Әтиеңә ничә яшь. Кайда, кайчан туган?
2. Ул кайда эшли?
3. Кайда хезмәт иткән?
4. Эштән кайткач әтиең нинди эшләр башкара?
5. Киңәш сорап өйдә кемгә барасың?
6. Әтиең сине нәрсәгә өйрәтте?
7. Әтиең нинди булсын иде?
8.Әтиең нинди тапшырулар карый?
Анкета җаваплары тыңлана.
Баланың шәхес икәнен, аңа игътибарны күбрәк күрсәтү максатыннан плакатка түбәндәге сүзләр языла.
1. Балага һәрвакыт дөресен әйтегез.
2. Аның белән тигез дәрәҗәдә, дустыгыз белән аралашкандай, аралашыгыз.
3. Үрнәк булырга тырышыгыз.
4. Бергәләп газета – журналлар, китап укыгыз.
5. Көннең нәтиҗәсе кирәк булуын өйрәтегез.
6. Дуслары кем – сорап торыгыз.
7. Көндәлек режимны үтәгез.
Бөтен бала да яхшы укып бетерә алмый. Ләкин һәр баланың үзенә күрә бер сәләте, кызыксынуы була.
Очрашуларда һәр баланың кайсы да булса өлкәдә сәләтен күреп, аны үстерергә кирәклеген әйтәм. Мәсәлән, Инсаф – мәсьәләләр чишәргә ярата, аңа логик фикер йөртә торган күнегүле китаплар алырга; ә Айдарга спорт өлкәсендә системалы секцияләргә йөрергә кирәклеге; Рәмзия – булачак журналист, я булмаса укытучы дим, шигырьләр укырга, язарга кушам; Ильяр безнең хайваннар тормышын ярата, аңа шул турыдагы китапларны алырга тәкъдим итәм. Фәннәрне авыр үзләштерүче Илгизәр турында мин – ул атлар ярата, әтисенә аларны карарга булыша, рәсемнәр ясый. Мин аңа китапларны да атлар турында табып бирәм. Ә зур үскәч ул әйбәт ат караучы, Сабантуйда ат ярышларында катнашучы булыр дип, күңелен үстерәм.
Әтиләр киләсе булгач һәрберебез – укытучы һәм балалар да зур хәзерлек эшләре алып барабыз.
Темага карата кул эшләре, рәсемнәр, сочинениеләр дә языла, концерт номерлары өйрәнелә. Очрашуларда гаилә ныклыгы турында да әйтелә. Чөнки ана кеше әдәплелек, ягымлылык, яхшылык хисләре белән тәрбияләсә, ата кеше батырлыкка, югалып калмаска, көчле булырга өйрәтә. Ата кеше өйдәгеләргә, әйләнә тирәгә нинди мөгаләмәдә булса, бала да шуннан үрнәк ала. Кечкенәдән бергәләп аралашу күп булса, зурайгач та ата-анадан читләшү булмый. Шуңа күрә әтиләргә балалар белән кечкенә чактан уйнарга, мозаикалар төзергә, газета – журналлар укырга, сконвордлар чишәргә, урамда бергәләп эшләргә кирәклеге әйтелә. Баланың әтисенә горурлыгы арта, ышанычы үсә. Аралашмаган гаиләләрдә ата белән бала арасында ераклык башлана, тора бара алар бер-берсен аңлашмыйлар да. Мәктәптә эшләгән, өйрәнгән эшләрне балалар күрсәтергә яраталар. Шуңа күрә өйдә дә бу шөгыльләрен дәвам итсеннәр.
Мәсәлән, 1-2 нче сыйныфта укучылар хезмәт дәресендә «Оригами белән эшләү» темасыннан соң бик күп әйберләр ясарга өйрәнәләр. Кәгазьдән кисеп төрле җәнлекләр, өй җиһазлары, техника төрләре ясыйлар. Ә өйдә инде «бөтен җирне кәгазь белән тутырдың, җый чүпләреңне!» диючеләр күбәя. Балага бу вакытта якын килеп, эшләрен карарга, мактарга кирәк. Һәр эшкә соклана белергә өйрәтергә кирәк, аның күңелен рәнҗетергә ярамый.
Кайвакыт бала тыңламый дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Бәлки, монда башта үзегездә гаеп булмадымы икән? Бәлки ата кеше беренче булып кит әле, башны катырма, ясама, дигәндер. Бәлки ул үз ата-анасына, хатынына кычкыргандыр, бала боларның барысын күреп үсә, үзенә үрнәк итеп ала. Бу урында татар халык мәкальләре искә төшә.
1. Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
2. Ата-анасына игелек күрсәтмәгә, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс һ.б.
Тикмәгә генә, бала – ата-ананың көзгесе, димиләр, бит. Ата-ананың әйткәлүшеләре, эчүчелекне, әдәпсез кылануларны күреп үскән, татулык булмаган гаиләдәге балалар әхлаклы да, тәрбияле дә, сәламәт тә була алмыйлар. Баланы яратырга, аның һәр уңышы өчен мактарга, зурайтып җибәрергә кирәк. Үзен тыңлаганны, аңлаганны күреп бала бөтен хисләре белән уртаклашыр, шуңа шатланыр. Очрашуларда әтиләргә беркайчан да бер бала белән икенче баланы чагыштырырга ярамаганын әйтәм. Бу баланы кимсетә. Кешеләр барында сүгү, оялту, гаепләү – бу тәрбия бирү түгел инде.
Тормышта бәхетсезлекләр дә очрый. Бу наркомания, эчкечелек. Балалар боларга очрамасыннар иде. Бала һәм ата-ана хәсрәтләре күрмичә гаиләләр тыныч, матур яшәсеннәр иде, диясе килә.
Мәктәптә эшләүнең беренче көннәреннән үк үз практикамда иң кулай күргән чараларның берсе – һәр дәрестән фрагментлар күрсәтү. Әтиләр, балаларның белем дәрәҗәләрен, аралашуларын күреп, белеп китәләр. Быел без әтиләргә түбәндәге дәрес фрагментлары күрсәттек.
Тема: мин укырга яратам.
Максат: уку елы дәвамында алган белемнәрне күрсәтү;
Җыелыш барышы:
1. Математика дәресе. «Йолдыз» уены.
Укытучы: Бүген без әтиләрне чакырдык. Аларга матур бүләкләр дә бирәсебез килә. Сез инде шырпы тартмаларыннан машина да ясап бирдегез, кулъяулыклар да чиктегез. Ә менә «күктән йолдызлар» алып бирәсегез киләме? ( )
Килә билгеле, әти кеше – иң кадерле кеше бит ул. Әйдәгез, алып карыйк. Ләкин серле йолдызлар артында мисаллар язылган, аларны чишкән бала гына йолдызны бирә ала (рәсемдә зәңгәр фонда ай һәм алына торган йолдызлар куела).
Тәнәфес. Кыңгырау шалтырый. «Солдат булдым» җыры башкарыла.
2. Уку дәресе. «Погоннар тагам» уены.
Дәреслек буенча укыла торган әсәрләрдән өзекләр «погон» артына языла.
Погон йолдызы дәрәҗәләренә карап биремнәр катлаулана. Генерал погонына мәсәлән, солдат, әти, туган ил сүзләрен кертеп шигырь язарга.
Тәнәфес. Күмәк татар биюе.
3. Әйләнә-тирә белән таныштыру дәресе.
Гаилә,туган ил яки транспорт турындагы кроссвордны әти белән чишәргә. (һәр балага бирелә)
Тәнәфес. Ш. Галиевның «Әти эштән кайткач» шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.
Һәр дәрес 8-10 минут дәвам итә. Әгәр башлангыч сыйныфларда физкультурадан, җырдан, чит телләрдән башка укытучылар укытса, аларны да дәрес фрагментлары күрсәтергә чакырырга мөмкин.
Дөрес, бу очрашулар зур хәзерлек сорыйлар. Шуңа күрә әтиләр белән аралашуның һәр класста кыскача тәрбия чараларының эчтәлеген бирәм.
I класс
1. Гаилә хәле белән танышу.
2. «Беренче тапкыр мәктәпкә» бәйрәм кичәсе.
3. Анкета сорауларына җавап.
4. Ата - аналар комитеты сайлау.
5. Әтиләр эше -экскурсия
6. «Йолдыз сәгате» уены.
7. Әтиләр турында җырлар өйрәнү.
8.Әтиләр эшләгән җирләргә экскурсияләр.
9. “Әти,әни,мин-спорт гаиләсе”-КВН
II класс
1. «Ачык ишекләр» көне.
2. Р. Фәхретдиннең «Тәрбияле ата» хезмәте белән таныштыру.
3. Кем китап күп укый? – кичәсе.
4. Әтием һөнәре – сочинение язу.
5. «Могҗизалар кыры»
6. Аралаша беләсеңме - әңгәмә.
7. Гаилә альбомы – күргәзмә.
8. «Күңелле стартлар»
9.”Әтием һөнәре”очрашу.
10.”Компьютер.Аның балага тәэсире” эшлекле очрашу.
11.”Әтиемә хат” презентация
III класс
1. Анкета сораулары (катлаулана).
2. Спорт сөюче гаилә - ярыш.
3. Каюм Насыйри хезмәтләре белән таныштыру.
4. Сугыш урлаган балачак - әтиләр, бабайлар очрашуы.
5. Әтиләр турында җырлар өйрәнү.
6. Бергәләп эшлибез- сочинение.Презентация.
7. Әти эзеннән- эшлекле уен-очрашу.
8. Әтиләр эшләгән җирләргә экскурсияләр.
9.”Балаң ничәдә йоклый?”Телевизор,аның балага тәэсире.Тәрбия сәгате.
IV класс
1. Гаилә бәйрәмнәре – сочинение.
2. Шәҗәрә төзү.
3. «Солдат әтием»- сочинение.
4. «Буш вакытта әти белән бергәләп» - анкета сораулары.
5. Әти, әни, мин – укый торган гаилә - ярыш.
6. «Кирәкми безгә сугыш!» - кичә.
7.Начар гадәтләрне булдырмыйк. Презентация.
8.“Укучыларның иҗади сәләтләрен кечкенәдән үк ачыйк”.Эшлекле уен.
9.Гаиләләр белән табигатькә чыгу
10.”Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе”
Әдәбият.
1.С.Казыйханов . Әхлак дәресләре.
2. Р. Фәхретдин”Балаларга үгет-нәсихәть”.