Рус мәктәбенең 5 сыйныфында укучы татар балаларына әдәбияттан йомгаклау тикшерүе уздыру өчен тест
1. Әкият жанрының иң борыгысы дип
- Тылсымлы әкиятләр
- хайваннар турындагы әкиятләр
- тормыш-көнкүреш әкиятләре
- әдәби әкиятләр санала.
2. “Зирәк карт” әкияте кайсы жанрга карый:
- тылсымлы әкият
- хайваннар турындагы әкият
- тормыш-көнкүреш әкияте
3. «Җил арба» әкияте кайсы жанрга карый:
- тылсымлы әкият
- хайваннар турындагы әкият
- тормыш-көнкүреш әкияте
4. “Бүредән курыксаң, урманга барма” мәкаленең мәгънәсе нәрсә аңлата:
- урманда бүреләр күп
- кешеләр бүрене буйсындырырга тиеш
- тәвәккәл булу, курыкмыйча эш итү турында
- урманга бару
5. Г. Тукайның туган көне кайчан:
- 1996 нчы елның 26 нчы апреле
- 1889 нчы елның 26 нчы апреле
- 1886 нчы елның 26 нчы мае
- 1886 нчы елның26 нчы апреле
6. Г. Тукай “Эшкә өндәү” шигырендә кемнәрне эшкә өнди:
- бөтен кешене
- 3 кешене
- балаларны
- зурларны
7. “Тукай” операсын кем иҗат иткән:
- Сара Садыйкова
- Әнвәр Бакиров
- Рөстәм Яхин
- Заһидулла Яруллин
8. Кечкенә Габдулла Казанда кемнәр гаиләсендә яши:
- Мөхәммәтгариф – Мәмдүдә
- Мөхәммәтвәли – Газизә
- Галимҗан – Газизә
- Шакир – Саҗидә
9. “Син – кеше!” шигыренең авторы:
- Габдулла Тукай
- Нәкый Исәнбәт
- Нәҗип Думави
- Мәҗит Гафури
10. Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә Әхмәдулла нинди бәйрәмгә әзерләнә:
- Сабан туена
- Яңа ел бәрәменә
- Гает бәйрәменә
- Нәүрүз бәйрәменә
11. Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәрендә төп герой нинди җан иясен үлемнән коткара:
- аккошны
- кыр казын
- кыр үрдәген
- кара карганы
12. “Яз башы” әсәрен кем язган:
- Әхмәт Фәйзи
- Нәҗип Думави
- Мәҗит Гафури
- Галимҗан Ибраһимов
13. “Яз башы” әсәрендә балык тотарга барган малайларның кайсысы беренче булып балык эләктерә:
- Апрай
- Ибрай
- Салих
- Гали
14. Дәрҗия Аппакованың “Йолдызкаем” әсәрендәге төп герой –Нәсимә – ни өчен йоклый алмый ята:
- йокысы килми
- китапны укып бетерәсе бар
- үз гаебен песиенә якканга
- песие янына кайтмаганга
15. Дәрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәрендә кайсы чор сурәтләнә:
- Революция чоры
- Революциядән соңгы чор
- Бөек Ватан сугышы чоры
- Бөек Ватан сугышыннан соңгы чор
16. Гөлсем Сөләйманова кем ул?
- театр артисткасы
- биюче
- җырчы
- укытучы
17. Фатих Кәримнең “Үлем уены” әсәре нинди жанрда язылган:
- повесть
- хикәя
- шигырь
- поэма
18. “Үлем уены” әсәренең төп герое кем:
- Әхтәм
- Сөләйман
- Майор
19. “Сертотмас үрдәк” әсәренең авторы кем:
- Муса Җәлил
- Фатих Кәрим
- Абдулла Алиш
- Гаяз Исхакый
20. Фатих Хөснинең “Малай белән солдат” әсәрендә солдат абыйсы Наилгә нинди бүләк калдыра:
- чана
- чаңгы
- китап
- йолдызлы бүрек
21. Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә Биктимернең әнисе Маһруй җиңги нәрсә пешерергә уйлый:
- кыстыбый
- бәлеш
- коймак
- чәкчәк
22. Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы...” әсәрендәге төп герой – Илгиз нигә шатлана:
- Гариф кунакка чакырганга
- Әнисе бәлеш пешергәнгә
- Әтисе китмәгәнгә
- Кар яуганга
23. Бу шигырьләрнең кайсысы Нури Арслановныкы:
- “Казан”
- “Бәхет кайда була?”
- “Туган ил”
- “Сабыйга”
24. Саҗидә Сөләйманова ничәнче елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә:
- 1926 нчы елда
- 1973 нче елда
- 1955 нче елда
- 1980 нче елда
25. Шәүкәт Галиевнең “Магнитофон онытмый” шигырендә Хәнифкә бабасы нәрсә бүләк итә:
- магнитофон
- кассета
- чаңгы
- велосипед
26. Рабит Батулла әдәбиятның кайсы жанрында иҗат итә:
- поэзия
- проза
- төрле
- драма
27. Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрендә малайның әнисе улыннан нәрсә үтенә:
- чишмәдән су алып кайтуын
- кибеттән ипи алып кайтуын
- күршедән тоз алып чыгуын
- бакчада чүп утавын.