Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Югары Арбаш
гомуми урта белем бирү мәктәбе
Гуманитар цикл укытучыларның Эксперт комиссиясе утырышында
МБ утырышында килешенде: Расланды:
Беркетмә № ”__” ______2013ел Беркетмә № “___”_______2013ел
МБ җитәкчесе________________ Шаймарданова А.М____________
Электив курс
Татар әдәбияты һәм татар сәнгате
(10 нчы сыйныф укучылары өчен профильле укыту курсы,
35сәгать)
I I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гибадуллина Ленара Гильмутдиновна
2013ел
Аңлатма язуы
Халык авыз иҗатының барлык төрләре кешенең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял - омтылышларын чагылдыра. Әйе, кеше дөньяның матурлыгын матур әдәбиятка, җырга гына күчереп калмаган, хис – кичерешен, моңын, кайгы – шатлыгын рәсемгә дә күчергән. Рәссам үзенең рәсемнәрен тылсымлы төсләр ярдәмендә тудырган. Дөньяның матурлыгын, сафлыгын рәсемгә күчергән, җыр аша да матурлыкны тойган.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә халкыбыз мәдәнияте һәм сәнгате белән әдәбият дәресләрендә таныштыру, милли үзаң тәрбияләү әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Үзгәртеп кору чоры мәктәптә әдәбият укытуны да яңа нигезләргә коруны таләп итә. Профильле укытуга әзерлек шартларында бу бигрәк тә зарури.
Сынлы сәнгатьтә һәм матур әдәбиятта халкыбызның дөньяны фәлсәфи-психологик һәм эстетик күзаллавы: дине, тарихы, гореф – гадәтләре, фантазиясе, яраткан төсләре чагыла. Матур әдәбият халыкның гасырлар буена бөртекләп җыела килгән акыл һәм рухи байлыгын тәшкил итә. Яшь буынны тирә - юнебездәге гүзәллекне күрергә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә өйрәтү гаятъ зур һәм кирәкле эш. Шушы эшләрнең барысын да тормышка ашырырга “Татар әдәбияты һәм татар сәнгате” электив курсы ярдәм итә.
Электив курс 35 сәгатькә исәпләнгән. Бу курс унынчы сыйныф укучылары өчен планлаштырылды.
Программаның максаты:
1) татар әдәбиятыннан мәктәп программаларына кертелмәгән сәнгать әһелләре турында тирәнрәк мәгълүмат бирү;
2) эшлекле аралашу барышында, укучыларның кызыксыну даирәсен киңәйтү, фикерләү дәрәҗәсен күтәрү;
3) укучыларның эстетик зәвыгын үстерү, сынлы сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү;
Төп бурычлар:
1) матур әдәбият әсәрләре буенча иҗат ителгән сюжетлы рәсемнәр нигезендә, укучыларның иҗади күзаллауларын үстерү;
2) хезмәт сөючән халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләрен укучыларга җиткерү;
3) матур әдәбият дәресләре аша укучыларда эстетик интеллект тәрбияләү.
Укыту һәм укыту алымнары:
- өйрәнә торган материалга туры китереп, сорау куярга өйрәнү һәм образларга характеристика бирү;
- фикер алышу, дәрес – бәхәс, традицион булмаган дәресләр, уку, әңгәмә, лекция, сочинение һәм башка төр мөстәкыйль иҗади эшләр.
Көтелгән белем нәтиҗәләре:
1) матур әдәбият әсәре тексты белән тыгыз бәйләнештә иҗат иткән рәссамнар турында мәгълүмат алу;
2) сынлы сәнгать әсәрләренең матурлыгын күрү;
3) сынлы сәнгать белән кызыксынучы укучыларны уку йортларына керергә әзерлекне алып бару, рәссам белгечлеге серләренә төшендерү, укучыларда сынлы сәнгатькә мәхәббәт уяту.
Укучылар бу курсларда укыганнан соң, матур әдәбиятны татар сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуы турында тулы мәгълүмат алса, инанса, мин:” Үз максатыма ирештем,”- дияр идем.
Электив курс буенча белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:
Укучы үзләштерергә тиеш:
• -Татар әдәбиятыннан мәктәп программаларына кертелмәгән сәнгать әһелләре турында тирәнрәк мәгълүмат алырга;
• Матур әдәбият әсәрләре буенча иҗат ителгән сюжетлы рәсемнәр нигезендә, укучылар иҗади күзаллый белергә;
• Өйрәнә торган материалга туры китереп, сорау куярга өйрәнү һәм образларга характеристика бирергә.
.
Укучы белергә тиеш:
• Матур әдәбият әсәре тексты белән тыгыз бәйләнештә иҗат иткән рәссамнар турында ;
• Сынлы сәнгать әсәрләренең матурлыгын күрә;
• Курс ахырына укучылар программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр.
Курсның эчтәлеге
I Кереш дәрес (1сәг)
II Татар әдәбияты һәм сәнгате (1сәг)
III Картиналар янында кунакта (3сәг)
• Картиналар янында кунакта
• Сөембикә образы сынлы сәнгатьтә
• Мәхәббәт. Талант. Осталык..
IV Яшь рәссамнар белән танышу (5сәг)
• Хыял һәм чынбарлык. Яшь рәссамнар
• Танылган каләм һәм пумала остасы Рушан Шәмсетдинов
• Җанга газиз сурәтләр.
• Язучыларның портретын ясаучы рәссамнар.
• “Чыңгызхан” татар әдәбиятында һәм бүгенге чор сәнгатендә.
.
V Бакый Урманче иҗаты (3сәг)
• Бакый Урманче – мәңгелек.
• Урманче – рәссам.
• Урманче – сынчы.
VI И.Шишкин иҗаты (2сәг)
• Урманнар патшасы кем ул?
• И.Шишкин иҗатында - урман.
VII Картиналарда шагыйрь язмышы(2сәг)
• Шагыйрь белән очрашу.
• Рәссам Виктор Аршиновның “Моабит дәфтәре” ( Муса Җәлил) җыентыгы буенча график сериясе
VIII Шәмаил (2сәг)
• Миллилек хисе.
• Шәмаил.
IX Китап тышлыгыны бизәлеше (5сәг)
• Буяулары кояшлы көн кебек.
• Китап тышлыкының бизәлеше.
• Әдәбиятта портрет бирелеше.
• Тау күрке – таш, баш күрке – чәч.
• “Күңелдә рәссам утыргач,
• Бизәми түзеп булмый” Практик эш.
X Туган тел айлыкларына газета чыгару (2сәг)
• “Туган тел” айлыкларына газета чыгару.
• “Тукай” айлыкларына газета чыгару.
XI Сынлы сәнгать белән бәйле уку йортлары белән танышу (3сәг)
• Сынлы – сәнгать белән бәйле уку йортлары.
• Милли музейга сәяхәт.
XII Әзер текстка рәсем эскизын ясау (2сәг)
• Реклама.
.
• Әзер текстка рәсем эскизын ясау.
XIII Инша “Халкыбызның күнел бизәкләре(2сәг)
• Инша “Халкыбызның күнел бизәкләре”
XIV Рәссам харис якупов иҗаты(2сәг)
• Татарстан Рәссамнарының берлеге
• Рәссам Харис Якупов
•
XV Йомгаклау(1сәг)
• Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасы
Тематик планлаштыру
№ п/п Тема Сәг. күләме Эш төре
1. Кереш дәрес. 1 Лекция
2 Татар әдәбияты һәм татар сәнгате. 1
3 Картиналар янында кунакта. 1 Әңгәмә. Лекция.
4 Сөембикә образы сынлы сәнгатьтә. 1 Укучыларның эзләнүе.
5 Мәхәббәт. Талант. Осталык.. 1 Чыганаклар (“Алтын Урда. Хан ауда.”“Идел Болгарстаны” картинасы ) белән эшләү.
6 Танылган каләм һәм пумала остасы Рушан Шәмсетдинов 1
7 Җанга газиз сурәтләр. 1 Реферат тыңлау.
8 Язучыларның портретын ясаучы рәссамнар. 1
9 “Чыңгызхан” татар әдәбиятында һәм бүгенге чор сәнгатендә. 1 Укытучы сүзе. Мөстәкыйль эш
( төрле чыганаклар белән эш).
10 Хыял һәм чынбарлык. Яшь рәссамнар. 1 Реферат тыңлау.
11 Бакый Урманче – мәңгелек.
1 Әңгәмә.
Лекция
12 Урманче – рәссам.
1
13 Урманче – сынчы. 1
14 Урманнар патшасы кем ул? 1 Әңгәмә.
Лекция
15 И.Шишкин иҗатында - урман. 1
16
17 Шагыйрь белән очрашу.
Рәссам Виктор Аршиновның “Моабит дәфтәре” ( Муса Җәлил) җыентыгы буенча график сериясе 1
1 Укытучы сүзе. Мөстәкыйль эш .
(Ринат Харисның “Төн баручы”,Наил Латфуллинның “Кәбир” картинасы белән эш).
18 Миллилек хисе. 1
19 Шәмаил. 1 Практик эш. Шәмаилләр язу.
20 Буяулары кояшлы көн кебек. 1
21 Китап тышлыкының бизәлеше. 1 Практик эш. Китапчык бизәү.
22 Әдәбиятта портрет бирелеше.
1 Укытучы сүзе.
23 Тау күрке – таш, баш күрке – чәч.
1 Мөстәкыйль эш
24 “Күңелдә рәссам утыргач,
Бизәми түзеп булмый” Практик эш. 1
Эшлекле уен (группаларда эш).
25 “Туган тел” айлыкларына газета чыгару. 1 газета чыгару.
26 “Тукай” айлыкларына газета чыгару. 1 газета чыгару.
27 Сынлы – сәнгать белән бәйле уку йортлары. 1 Укытучы сүзе. Мөстәкыйль эш ( төрле чыганаклар белән эш).
28 Милли музейга сәяхәт. 1 Сәяхәт.
29 Реклама.
. 1 Фикер алышу.
30 Әзер текстка рәсем эскизын ясау. 1 Төркемнәрдә эш: текстка
31 Татарстан Рәссамнарының берлеге 1 рәсем эскизлары ясау.
32-33 Инша “Халкыбызның күнел бизәкләре” 2 Инша язу
34 Рәссам Харис Якупов 1 Лекция
35 Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасы 1
Лекция
Укытучы өчен әдәбият
1. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.
2. Казан утлары” журналлары.(1999. №1-12.)
3. “Мәйдан” журналлары. (2003. №1-12.)
4. Мәгариф” журналлары
5..”Сөембикә” журналлары. №9; 2003. №11; 2006. №11, 12; 2007. №2, 9; 2008. №3, 4, 5, 11; 2009. №9.)
6.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5 -11 нче сыйныфлар) –Казан: “Мәгариф”,2010ел
7. Туберовская О. Картиналар янында кунакта. -Казан: тат. кит. нәшр.1967.
Укучылар өчен әдәбият
1.Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.
2.Казан утлары” журналлары.(1999. №1-6.)
3.Мәйдан” журналлары. (2003. №1-6.)
4.”Сөембикә” журналлары (1996 . №8, 1997. №8,11; 1999. №7; 2000. №10; 2001. №6;
5.“Ялкын” журналлары (2005 . №1-6;)
Контроль материаллар
1. Тестлар (кушымта №1)
2. Рефератлар яклау (кушымта №2)
3. Иншалар язу(кушымта №3)
Кушымта №2
Реферат язу өчен темалар:
• Танылган каләм һәм пумала остасы Рушан Шәмсетдинов.
• Хыял һәм чынбарлык (яшь рәссамнар турында)
• Урманнар патшасы кем ул?
• “Чынгызхан “татар әдәбиятында һәм бүгенге чор сәнгатендә
• Бакый Урманче-мәңгелек
Кушымта №3
Инша язу өчен темалар:
• “Халкыбызның күнел бизәкләре”
• “Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасы”
• “И.Шишкин иҗатында - урман.”
• “Картиналар янында кунакта.”