Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе
6 нчы сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
ТЕМА: Рәвешләрнең төзелеше ягыннан
төрләре һәм дөрес язылышы.
Автор: Каюмова Мадина Мингарифовна
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аннотация
Тема: Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы.
(6 нчы сыйныф, татар теле)
Барлык педагогик технологияләр укытуның эффектлылыгын, белем сыйфатын күтәрү, шуның белән бергә, баланы шәхес буларак формалаштыру, укучыларга дифференциаль якын килеп, укытуны индивидуальләштерү максатыннан кулланыла.
Мин укучылар өчен авыр булган юлны максималь җиңеләйтү, фәннең кызыклы, мавыктыргыч якларын, телебезнең төзеклеген күрсәтү, туган халкыма, аның теленә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне күздә тотам.
Һәр дәрескә кергәндә, мин үз алдыма максат куям: укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен искә алып, белемнәрне үзләштерү процессын кызыклы итеп оештыру.
Мин коры ятлауга каршы. Ятлап өйрәнелгән материал эзсез югала, онытыла. Ә яңа материалны үзләштерүдә укучы үзе катнашса, бу мәгълүмат онытылмый. Шуны истә тотып, мин терәк схемалар төзүдән, блоклардан , тестлардан(шулай ук компьютер тестларыннан ), төрле катлаулылыктагы карточкалардан файдаланып эшлим. Шуның буенча “Татар телен терәк схемалардан, блоклардан файдаланып укыту” темасына авторлык программасы да эшләдем, 6 - 7нче сыйныфларда шул программа нигезендә укытам. ( Бу программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр” (Казан, 2006) дип исемләнгән электрон җыентыкка да кертелгән.)
Белем бирү белән бергә, укучыларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә зур игътибар бирәм. Шул максаттан чыгып, дәресләрдә халык авыз иҗатына, Р. Фәхреддин хезмәтләренә, Г.Тукай һәм башка әдипләребез әсәрләренә таянам.
Эшне төркемнәрдә оештыруны да укучыларда үзара ярдәм итешү өчен уңайлы дип саныйм.
Укучыларыбыз 9 нчы сыйныфта татар теле буенча дәүләт ймгаклау аттестациясе тапшырачаклар. Шуны истә тотып, тестлар үтәүне бик кирәкле эшкә саныйм.
Болай эшләү укучыларның логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерүгә, материалны ныграк үзләштерүгә китерә; ярдәмчеллек, үзара хөрмәт, җаваплылык тәрбияли.
Дәрес проектын да шуларны истә тотып эшләдем.
Тема: Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы.
Максат: Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрләрен дөрес билгеләү
күнекмәләрен булдыру , аларны дөрес язарга өйрәтү,
материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту, укучыларның
бәйләнешле сөйләмен, орфографик грамоталылыкларын
камилләштерү, логик фикерләү сәләтен үстерү; әхлаклылык
сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материал: Г. Тукай китаплары, терәк схемалар,
төрле дәрәҗәдәге карточкалар, компьютер “Дәрескә” дигән стенд.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Уңайлы психологик халәт тудыру.
II. Актуальләштерү.
1 слайд.
Тактада бирелгән җөмләләрне күчереп язу, рәвешләрне күрсәтү, асларына сызылган рәвешләрнең төзелешен һәм дөрес язылышын аңлату, кыен очракларны бергәләп тикшеру.
“Бүген иртәдән үк җәйге аяз күктә кояш балкый, гүзәллеккә күмелгән табигатьне нурга коендыра. Ул инде шактый югары күтәрелергә өлгергән. Көньяктан талгын гына җил исә. Усак яфраклары үзара серләшкәндәй җилфердәшәләр. Кичә генә явып үткән яңгырдан соң һава тагын да сафлана төшкән”. ( Л. Ихсанова )
Дәреснең темасы ачыклана, максаты аңлатыла.
III. Яңа материалны үзләштерү буенча эш. Төркемнәрдә шөгыльләнү.
2 нче слайд.
1. Г. Тукай әсәрләреннән алынган җөмләләрне укырга, рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрен билгеләргә.
1- төркем. 1) Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.
2) И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?!
3) Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
2 – төркем. 1) Күп эшләде иренмичә бара-бара;
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
2) Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык.
Ашап ята бушка гына азык.
3) Яңак, маңгай җыерылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.
Укучылар нәтиҗә ясыйлар, җаваплар тулыландырыла, терәк схема ясала. Дәреслектән файдаланып, схема тутырыла. ( 168 нче бит)
3 нче слайд.
Тамыр рәвешләр: кинәт, әкрен, тиз, элек, һаман, бик...
Ясалма рәвешләр: татарча, минемчә, бушлай, акчалата, аюдай, кышын...
Кушма рәвешләр: бүген, һәрвакыт, берьюлы, яланаяк, бервакыт, яланбаш...
Парлы рәвешләр: көн-төн, ара-тирә, тиз-тиз, җәен-кышын...
Тезмә рәвешләр: биш былтыр, корт чаккандай, күз ачып йомганчы...
4 нче слайд.
1. Орфографик бишминутлык. Рәвешләрнең дөрес язылышы турында нәтиҗә ясау.
1) Бераз, берникадәр,һәрчак, берьюлы, бертавыштан,һәрчак...(Кушма рәвешләр кушылып язылалар)
2) Аз-маз, сирәк-мирәк, ава-түнә, иртә-кич, күзгә-күз, җәен-кышын...(Парлы рәвешләр сызыкча аша языла)
3) Корт чаккандай, ут капкандай, биш былтыр...( Тезмә рәвешләр составындагы сүзләр аерым язылалар)
4) Өр-яңадан, иң түбән, сирәгрәк...( Чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге рәвешләрнең дөрес язылышы шул дәрәҗәдәге сыйфатларның дөрес язылышына таянып аңлатыла)
5 нче слайд.
IV. Белем-күнекмәләрне камилләштерү өстендә эш.
1. Тестлар үтәү ( 1 нче төркем компьютерларда эшли, ә икенчесе урыннарда башкара. Аннан соң чиратлашалар.)
Компьютер өчен тестлар:
1) Рәвеш нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;
б) эш-хәлнең билгесен;
в) эш-хәл, хәрәкәтне;
г) предметны.
2)Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?
а) ничек? кайда? кайчан? күпме?
б) нинди? кайсы? ничек? кая?
в) күпме? нәрсәне? кая? нишли?
3) Рәвешнең ничә төркемчәсе бар?
а) дүрт;
б) биш;
в) алты;
г) җиде.
4) Рәвешнең үзенә генә хас билгесе.
а) зат-сан белән төрләнә;
б) заман белән төрләнә;
в) килеш белән төрләнә;
г) төрләнми.
5) Рәвеш, күбрәк, җөмләнең кайсы кисәге була?
а) тәмамлык;
б) аергыч;
в) ия;
г) хәл.
6) Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?
а) тамыр, ясалма, парлы;
б) ясалма, парлы, кушма;
в) тамыр, кыскартылма, тезмә, кушма;
г) тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә.
7) Рәвешләрнең ясалышын әйтегез.
Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт.
а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма;
б) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр;
в) кушма,парлы, тезмә, тамыр, ясалма.
8) Хаталы рәтне билгеләргә.
а) гаять, берникадәр, ава-түнә, сирәк-мирәк, йөзгә-йөз;
б) бөтенләй, үрле-кырлы, яңабаштан, көмештәй, каһарманнарча;
в) көнозын, беравыздан, алмаш-тилмәш, һәрвакыттагыча;
г) беркәдәр, үрлекырлы, акчалата, берюлы, бертавыштан, төреләй.
II төркем өчен тестлар ( урыннарда башкарыла. Бер вариантын тәкъдим итәм).
1) Рәвеш нинди сүз төркеме?
а) бәйләгеч;
б) модальлек;
в)мөстәкыйль.
2) Рәвешләрнең ясалышын әйтегез.
Һәрвакыт, җәен, көне-төне, элек, биш былтыр.
а) тамыр, кушма, тезмә, ясалма, парлы;
б) кушма, ясалма, парлы, тамыр, тезмә;
в) тезмә, кушма, тамыр,парлы, ясалма.
3) Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?
а) тамыр, кыскартылма, парлы, тезмә;
б) кушма, парлы, тезмә, тамыр;
3) тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә.
4) Рәвеш күбрәк нинди сүз төркемен ачыклый?
а) исем, сан, сыйфат;
б)сан, алмашлык, сыйфат;
в) фигыль, сыйфат, рәвеш.
В1. Рәвешләрне язып алырга ,ясалышы буенча төрен билгеләргә.
1) Татарстан - бай һәм шактый зур республика. Аның табигате дә төрле.
2) Бик калын урманнар, гаять тигез далалар да бар анда.
3) Урманнарында җәнлекләр дә, кошлар да бик күп.
4) Безнең республиканы элек-электән “Дүрт елга иле” дип йөрткәннәр.
В2. Икенче җөмләдәге гаять һәм өченче җөмләдәге күп рәвешләре нинди җөмлә кисәкләре булып тора?
В3. Икенче җөмләдәге рәвешләр нинди сүз төркемнәрен ачыклыйлар?
В4. Рәвешләрнең дөрес язылышын аңлатырга.
С. Туган ягыгыз табигате турында 50-60 сүздән торган инша языгыз, язмагызда сыйфат һәм рәвешләрдән күбрәк файдаланыгыз. (Бу эш өйгә калдырыла.)
2. Дәреслек буенча эш.
1 нче төркем - №269. Рәвешләр ясап язарга, аларның кайберләре белән 5 җөмлә төзергә.
2 нче төркем – №270. Рәвешләрне узләре бәйләнеп килгән сүзләре белән парлап язып алырга.
3. Карточкалар буенча индивидуаль эш. Төрле дәрәҗәдәге карточкалар тәкъдим ителә. Укучылар үзләре булдыра алганны сайлап алалар.
1 нче дәрәҗәдәге карточкалардагы биремнәрнаң кайберләре:
1) Табышмакларның җавапларын язарга. Җәя эчендә рәвешләрнең ясалышы буенча төрен күрсәтергә.
Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә . ( Агач)
2) Күпнокталар урынына тиешле рәвешләрне куярга, дөрес язылышын аңлатырга.
Әбиләр чуагы. Җәй көнедәге кебек, кояш (югарыга) үрли дә үрли. Алтын көлтәләрен көчкә генә күтәреп, (салмак) кына үрли ул.Аның шулай (бик) югары менәсе, нур көлтәләрен беткәнче чәчәсе, аста дымсу төсләр белән балкып торган җирне (аз) гына булса да җылытасы килә бугай. (Л. Зөлкарнәй.)
3) Җөмләләрне күчереп язарга, рәвешләрнең астына сызарга.
4) Дус күп, тугрысы аз. (Мәкаль.) Үзем дә сизми калам, Татарча яза каләм (Ш.Галиев). Югары менгәч, түбән карама.(Әйтем) Юкка гына йорттан кузгалдык. (Һ.Такташ)
2 нче д. карточкалар:
1) Рәвешләрне табарга, ясалышы буенча төрен билгеләргә, дөрес язылышын аңлатырга.
Көзен төнбоекның яфраклары су төбенә төшә, чүлмәккә охшаган яшел җимешләре су өстендә кала. Аннан җимеш тартмалары ачыла, һәм су өстендә орлыклар йөзә башлый. Җил һәм дулкын аларны төрле яклапга очырта. Ә кошлар тагы да ерак тараталар.Һәм җәй башында башка сулыкларда әкияттәгедәй матур ак төнбоек чәчәк ата.
2) Рәвешләрне үзләре бәйләнеп килгән сүзләре белән бергә язып алырга, нинди сүз төркемен ачыклавын күрсәтергә.
Менә бераздан Сабан туе җитте. Мине Сабан туе көнне итүк үк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.
Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген бигрәк тә иртә торганнар. (Г. Тукай)
3) Рәвешләрне табарга, нинди җөмлә кисәге булуларын билгеләргә.
Эшләсәң, вакыт тиз үтә. Чир атта килә, җәяү китә. Күп сүзледән ерак кач.
Аз сөйлә, күп эшлә. (Мәкальләр)
3 нче д. карточкалар ( иҗади характердагы эшләр):
1) Тиешле хәрефләрне куеп, җәяләрне ачып күчереп язарга, рәвешләрнең дөрес язылышын аңлатырга, нинди җөмлә кисәге икәнлеген күрсәтергә.
Бер(көнне) Наил япа(ялгыз) урманга чыгып китте. Басу капкасы янында аз (рак) тукталып торды .(Ф.Х.)
Бу(көн) иртәнге чык б...ртекләре (э, е)нҗедәй ялтырыйлар. Көн сүрелде, безгә дә тәм...м хәл кереп, егетләр берәм(берәм) т...релә башладылар. (Г. И.)
2) Бирелгән рәвешләрдән файдаланып, “Туган авылым табигате” темасына миниатюр сочинение язарга.
Уртача, җәен, кышын, язын, көзен, байтак, элек-электән, һаман, бервакыт, үзара, ерак, энҗе бөртекләредәй, диңгез дулкыннарыдай һ.б.
3) Рәвеш һәм сыйфатларны күбрәк кулланып, “Минем гаиләм” темасына мәкалә язарга.
4) Бирелгән рәвешләрне ясалышы буенча төркемләгез, алардан файдаланып, бәйләнешкә кергән җөмләләр төзегез. һ.б.
V. Рефлексия. Бу дәрестә алган белемнәрне искә төшерү. Рәвешләрнең ясалышлары буенча төрләре, дөрес язылышы турында кабатлап узу.Нәрсә белергә тиеш идек? Ничек белдек?Нинди нәтиҗә ясадык?.
VI. Өй эше бирү. (Өч вариантта, үзләре теләгәнне башкаралар.)
1. №271. Рәвешләргә антонимнар сайларга, җөмләләр төзергә.
2. Матур әдәбият әсәрләреннән рәвешләр кергән җөмләләр күчереп алырга, ясалышы буенча төрен күрсәтергә.
3. Иҗади эш. С вариантын эшләү.
VII. Билгеләр кую. (Билгеләр төркемнәрдәге, компьютер буенча, тестлар үтәүгә , индивидуаль эшкә карап куела.)
Файдаланылган әдәбият
1. .Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар. - К., 2004.
2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. - К., 2002.
3. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Югары уку йортлары
Һәм студентлары өчен. - К., 1999.
4. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. Диктантлар җыентыгы. – К., Мәгариф. 2006
5. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. – К., Мәгариф.2006
6. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле. –К., Татарстан китап нәшрияты.2005
7. Юсупов Р. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. - К., 2003.