Туган илем – Татарстан
Горурланып, үсеп торган,
Йөрәгемә тирән кергән
Туган йортым – Татарстан.
Елгалары гөрләп аккан,.
Урманнары шаулап торган,
Байлыклары сөендергән
Гөлле илем – Татарстан.
Игеннәре күкрәп үскән,
Азык белән тәэмин иткән,
Затлы туннар да кидерткән
Гүзәл илем – Татарстан.
Мине дә син кеше иткән,
Һәр яктан да барлы иткән.
Менә шуңа күрәдер дә
Кадерле син – Татарстан!
Йортым, илем – Татарстан!