Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе
Дәреснең темасы: Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар.
8 нче класс, татар теле дәресе
Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кабирова Г.С.
Тема. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар.
Максат . 1. Укучыларның тезмә кушма җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре буенча белемнәрен системалаштыру.
2. Укучыларга теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар турында төшенчә бирү.
3. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлылыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһазлау. Бәяләү таблицасы, карточкалар, компьютер, “Татар теле” электрон интерактив дәреслек (“Синтаксис һәм пунктуация”бүлеге).
Бәяләү таблицасы
Өй эше Тест Бирем Йомгак билге
Дәрес тибы: Яңа тема аңлату дәресе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, балалар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.
Алдагы дәресләрдә без сезнең белән тезмә кушма җөмләләр һәм теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне карап уздык. Бүген без аларны искә төшереп китәрбез. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар белән танышырбыз.
II. Актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повестеннан тезмә кушма җөмләләр һәм теркәгечле тезмә кушма җөмләләр язып килергә тиеш идегез. (һәр төркемнән укучылар укыйлар, һәр җөмләгә синтаксик анализ ясыйлар).
Үзбәя
2. “Син - миңа, мин - сиңа” уены уйнап алабыз. (Кагыйдәләрне искә төшерү өчен бер – береңә сораулар бирү).
- Нинди җөмлә ул кушма җөмлә? (Берничә гади җөмләдән торган җөмлә)
- Нинди җөмлә ул тезмә кушма җөмлә? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала)
- Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә)
- Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә? (Тезүче теркәгечләр)
- Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди чаралар килә? (Санау һәм каршы кую интонациясе)
3. Тест эшләү. (“Татар теле” электрон интерактив дәреслекнең “Синтаксис һәм пунктуация”бүлеге буенча) 54 нче теманы ачабыз, контроль тестка басабыз.
(Компьютерда тезмә һәм теркәгечле тезмә кушма җөмләләргә карата) (10 сорау) – 5 минут
1. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә компонентлары нинди чаралар аша бәйләнә?
2. Тезмә кушма җөмләне билгеләгез.
3. Тезмә кушма җөмлә компонентларын бәйли торган чараны билгеләгез.
4. Теркәгечле тезмә кушма җөмләне билгеләгез.
5. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Үзбәя
Аскы өлештәге Дәресләргә басып калдырабыз.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
Дәфтәрләргә число, тема язу.
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр турында төшенчә бирү.
(1)Менә озын кара керфекләр калтыранып куйдылар, (2)ярым ай кебек кашлар дулкынланып киттеләр. – гади җөмләләр арасында санау интонациясе, бер үк яки төрле вакытта булган, яки булмаган күренешләр.
Санау интонациясе белән бәйләнүен белү өчен, һәм теркәгечен куеп карарга була.
(1)Идел өстеннән көймәләр берәм-берәм агып беттеләр – (2)без ашыкмадык. - гади җөмләләр арасында каршы кую интонациясе, бер – берсенә каршы куела торган җөмләләр.
Каршы кую мәгънәсен җөмләләр арасына ләкин яисә ә теркәгечен куеп карап белергә мөмкин.
56 нчы теманы ачабыз, теоретик материалга басабыз, укыйбыз, белемне ныгытуга басабыз, укыйбыз.
Компьютерда:
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәләләр.
Санау интонациясе ярдәмендә бер үк яки төрле вакытта булган күренешләр санала: (1)Эшкә дәрт артты кешеләрдә, (2)күңелләр күтәрелде.
Каршы кую интонациясе ярдәмендә бер – берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә: (1)Анда сугылды, монда сугылды – (2)файдасы булмады.
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр белән сез рус телендә дә танышырсыз. Ул безсоюзное сложное предложение дип атала.
Физкультминут
IV. Алган белемнәрне ныгыту.
1. Дәреслек белән эш.
- күнегү 46 (беренче өч җөмләне тактада да, дәфтәрдә дә эшлибез).
2. Компьютердагы биремне башкару. (Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә компонентларының нинди интонация ярдәмендә теркәлүенә карап, җөмләләрне тиешле төс белән билгеләгез) –
3-4 минут
Үзбәя
3. - күнегү 50 (мөстәкыйль эш).
4. Карточкалар белән эш.
Баш кисәкләргә сызарга, җөмлә чикләрен билгеләргә, схемада тутырырга.
Син мине кызган бераз, коткарчы, и адәм генәм;
Мондин ары үзеңә, углыңа, нәселеңгә тимәм.
(Г.Тукай “Шүрәле”)
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй.
(Г.Тукай “Милли моңнар”)
Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым.
(Г.Тукай.)
Галиәсгар байның подвалында яшәгән ятим малай егет булыр, үзе китаплар яза башлар. (Ә.Фәйзи “Тукай”)
Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;
Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.
(Г.Тукай “Чыршы”)
Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
(Г.Тукай “Пар ат”)
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып – кызыл, зур алма бирде Алмагач.
(Г.Тукай “Эш беткәч, уйнарга ярый”)
Г. Тукайның 125 еллыгына үткәрелгән чараларга мәктәбебез укучылары да актив катнаштылар. Республика күләмендә үткәрелгән “Тукай безнең йөрәкләрдә” интернет конкурста катнашып 8 нче сыйныф укучыбыз Кадимова Надия II урын алды. “Сабантуй” газетасына Г.Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап җибәреп, 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә җиңүче булды, “Мәгърифәт” газетасына Г.Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап җибәреп, 3 нче сыйныф укучысы Кадимов Нәзир һәм 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия, 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Диләләр ң актив катнашучылар булдылар. Мәктәбебездә дә Г.Тукайның 125 еллыгына багышлап стена газеталары чыгарылды, кул эшләре эшләнде. Хәзерге вакытта бу эшләребез музейда урын алдылар.
V. Йомгаклау.
1. Дәрескә йомгак ясау.
-Бүгенге дәрес нәрсә белән исегездә калды?
2. Өй эше: 1. Һәр укучыга төрле ситуацияләр язылган карточкалар бирелә, шулар буенча кушма җөмлә уйлап язарга, схемасын төзергә (теркәгечле тезмә кушма җөмлә, теркәгечсез тезмә кушма җөмлә)
- Сез олимпиадада җиңү яуладыгыз...
- Сезгә чит илдә ял итәргә путевка бирделәр...
- Сез самолетка соңга калдыгыз....
һ.б.
2. “Татар халык мәкальләре” китабыннан теркәгечле яки теркәгечсез тезмә кушма җөмләләргә мисаллар табып языгыз.
3. “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага хикәя булырлык итеп 4-5 тезмә кушма җөмлә уйлап килергә.