Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татар мәктәпләрендә 3нче сыйныфта татар теленнән “Алмашлык” темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.
Гарифуллина Рәмзәлия Искәндәр кызы,
беренче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
2013 ел
Максат: хезмәттәшлек технологиясе аша алмашлыкның сүз төркеме икәнен, кайсы сүз төркемен алмаштырып килүен, нинди сорау ларга җавап бирүен, нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыклау; “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль” сүз төркемнәрен танып-белү күнекмәләрен ныгыту; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, 4 конверт, “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль”, “Алмашлык”-сүз төркемнәрен белдергән сүзләр, тест, Шәвәли булып киенгән малай, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.
Дәрес барышы:
1.Психологик уңай халәт тудыру.
Укытучы:
Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көн дә матур үтәр, диләр.
-Дуслар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк!.
Укучылар:
-Яңа көн тынычлык алып килсен!
-Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!
-Яңа көндә яңа “5”ле алыйк!
-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
Укытучы:
-Балалар, хәзер кайсы ай? ( Февраль)
-Ул нинди ай?
-21 февраль нәрсәсе белән истәлекле көн? ( Халыкара туган телләр көне)
Укытучы:
Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел-ана теле дип атыйлар. Безнең туган телебез нинди? ( Татар теле)
-Әйдәгез, балалар, без дә бүген, бәйрәм көнне, татар теле дәресебезне матур итеп үткәрик әле.
2. матур язу күнегүләре.
Тактага “ Туган телем- татар теле.” җөмләсе язылган
- Җөмләне укыгыз. Кайсы тартык аваз еш кабатлана? Баш һәм юл Т т хәрефләрен чиратлаштырып языгыз.
-Мәкальне укыгыз. “Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас”. Аны сез ничек аңлыйсыз? Мәкальне матур итеп язып куябыз.
3. Актуальләштерү.
Укытучы:
-“Грамматик викторина” үткәреп алабыз. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез, тиз генә, озак уйлап тормыйча, бер сүз белән генә җавап бирегез:
-Тел ярдәмендә нәрсә дә булса хәбәр итү, әңгәмә алып бару ничек атала? (Сөйләм)
-Сөйләм нәрсәдән тора? (Җөмләдән)
-Җөмлә нәрсәдән тора? (Сүздән)
-Предметны белдергән сүз нәрсә дип атала? (Исем)
-Предметның эшен белдергән сүз нәрсә дип атала? (Фигыль)
-Предметның билгесен белдергән сүз нәрсә дип атала? (Сыйфат)
-Исем, сыйфат, фигыльне нәрсә дип атыйбыз? (Сүз төркемнәре)
4. Яңа тема өстендә эш.
Аерым карточкалардагы сүзләр тактага беркетелгән: ул, мин, йөзә, матур, китап, сары, сибә, син, Айрат, без, сез, нәни, күгәрчен, җылыта, ярма, алар, сыйлый, салкын.
Укытучы:
-Сүзләрне укыгыз. Бу сүзләрне нишләтеп була? Нинди бирем уйлар идегез?
Укучылар:
-Сүзләрне төркемнәргә аерып була.
Укытучы:
-Бергәләп уен уйнап алыйк әле. Ул уен “Сүзләрне төркемнәргә аер” дип атала.
Менә сезгә 3 конверт: “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль”-сүзләрне аерып салыгыз. ( Мин, без, син, сез, ул, алар сүзләрен бу конвертларга салып булмый)
-Ни өчен? (Исем кебек кем ?соравына җавап бирәләр, ләкин предметны күрсәтә, исемен белдерми)
-Димәк, аерым конвертка салырга кирәк.
-Бу сүзләр төркеменә нинди исем бирербез?
-Әйдәгез, бергәләп исем эзлик.
-(131 биттәге, 233 күнегә аерым битләрдә бирелә) Текстны укыту. Калын хәрефләр белән басылган сүзләр кайсы сүзләрне алмаштырып килгән, шул сүзләр белән парлап языгыз: Без-малайлар, мин-Илгиз, сез-Яхъя, Әгъләм, син- Рәшит, алар-Хәлил, Фаяз.
Нәтиҗә: алар җөмләдә исемнәрне алмаштырып киләләр. Димәк, бу сүз төркемнәрен “алмашлык”дип атарга була.
(Укучылар конвертка “Алмашлык” дип исемен язып куялар)
-Димәк, без бүген дәрестә тагын бер яңа сүз төркеме белән танышырбыз. Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Алмашлык)
Укучылар:
Алмашлык.
-(Дәреснең темасы һәм планы ачыла)
Алмашлык.
План.
1. Нәрсә ул алмашлык?
2.Алмашлык кайсы сүз төркемен алмаштыра?
3. Нинди сорауларга җавап бирә?
4 Җөмләнең кайсы кисәге булып килә?
5. Йомгаклау.
Укытучы:
-1 һәм 2нче сорауга җавап бирдек инде: нәрсә-ул алмашлык? Алмашлык кайсы сүз төркемен алмаштыра?
-132 биттәге кагыйдәне укып китик, дөрес фикер йөрттек микән? Тикшереп карыйк. (кагыйдәне укыйлар)
-Ни өчен зат алмашлыклары микән? Зат сүзе нәрсәне аңлата икән?
Сүзлек өстендә эш:“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”- 344 бит- зат сүзенең аңлатмасын укыйлар.
-(4 кл. тат. теле – 21 бит, 31 күнегү, рәсем буенча зат алмашлыкларының кулланышын аңлату.
-Шәвәли керә - “Мин” шигырен сөйли.
Укытучы:
- Шәвәлине тыйнак малай дип әйтеп буламы? “Мин” алмашлыгының нинди тискәре мәгънәсе бар?
-
Физкультминут.
-Кайсы алмашлыклар кешенеләрне белдергәндә генә кулланыла? Ә кайсы алмашлыклар кешеләргә дә, башка предметларгада кулланыла?
Парлап эшләү. (Һәр парга текст бирелә, тексттан алмашлыкларны эзләп табалар). Сорау куеп карыйлар.
1нче пар: Җәй җитте, уңышлар яшәрде. Болытлар аларга су сипте.
2нче пар: Мин өченче сыйныфта укыйм. Абый миннән олырак. Ул алтынчы сыйныфта укый. Ә синең абыең җиденчедә укый.
3нче пар: Илшат, Илнур һәм Фәрхәт балыкка киттеләр. Алар яр буенда балык каптырып озак утырдылар.
4нче пар: Сабантуй-зур бәйрәм. Аңа алдан әзерләнәләр. Мәйдан уртасында көрәш була. Аны кечкенә малайлар башлый. Без сабантуйны көтеп алабыз.
Нәтиҗә: Мин – без, син – сез кешеләрне белдергәндә генә. Ул – алар кешеләргә дә, башка предметларга карата да кулланыла.
-Нинди сораулар куеп була?
-Үзе алмаштырып килгән исемгә куелган сорау алмашлыкка да куела.
-134 бит, 236 күнегү. (мөст. эш) Тикшерелә. Кайсы алмашлыкны куярга икәнен нинди сүзләргә карап белдегез?
-1 нче җөмләне тикшереп китик.
-Алмашлык җөмләнең кайсы кисәге булып килергә мөмкин? (ия)
-Рөстәм миңа булышты. (иярчен кисәк)
Нәтиҗә : алмашлык җөмләдә ия һәм иярчен кисәк булып килергә мөмкин.
5. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-Барлык сорауларга да җавап биреп бетердек. Бүген дәрестә алмашлык турында сез нәрсә белдегез?
Тест эшләп алыйк.
1. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А) предметны белдерә.
Б) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә.
В) исемне алмаштырып килә.
2. Алмашлык нинди сорауларга җавап бирә?
А) Кем? Нәрсә?
Б) Нинди? Кайсы?
В) Нишли? Нишләде?
3. Дөрес җөмләне сайлап ал.
А) Алмашлык-сүзнең өлеше.
Б) Алмашлык-җөмлә кисәге.
В) Алмашлык-сүз төркеме.
4. Алмашлык җөмләнең кайсы кисәге булып килә?
А) Ия.
Б) Хәбәр.
В) Иярчен кисәк.
5. Кайсы рәттә алмашлыклар язылган?
А) Өстәл, кеше, Алсу.
Б) Өрә, бии, казый, җырлый.
В) Миңа, сине, ул, безгә.
6.Йомгаклау.
Балалар, сез бүген яхшы җавап бирдегез, дәрестә күп эшләдегез.Билгеләр куела. Мин бик шат, рәхмәт сезгә.