Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең нәтиҗәлелеген
үстерүдә татар мультфильмнарының роле
Кәримова Фирадия Юлдуз кызы
Татар теле hәм әдәбияты укытучысы
Казан шәhәре
2013
Мультфильмнар турында сөйли башласак – балачак, ә балачак турында сөйли башласак, мультфильмнарны телгә алмый мөмкин түгел. Без рус телендәге мультикларны һәм атнага бер тапкыр гына якшәмбе көн күрсәтелә торган Уолт Диснейның классик мультфильмнарын карап үстек. Мультиклар да дефицит замандагы тәмле кәнфит кебек бик сирәк эләкте. Татар телендәге мультфильмнарны карау түгел, ул турыда хыяллана да алмадык.
Балачагында мультфильм карап туймаганнар хәзер, балалары, оныклары белән бергә утырып, бүгенге көндә чамасыз күп булган мультикларны карап рәхәтләнә. Теләсәң, телевизордан көннең-көн буе барганын кара, теләмәсәң, диск сатып ал да үзеңә охшаганын тамаша кыл. Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультикларны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультик геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең дә акрынлап булса да үсүе сөендерә.Татар мультфильмнары татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә бик нык файда итә. Без рус мәктәбендә укытабыз һәм мультфильмнардан бик еш файдаланабыз. Шуңа күрә без татар теле дәресләрендә бу мультфильмнарны ничек кулланып булу мөмкинлеген тикшердек. Темабызны “Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең нәтиҗәлелеген үстерүдә татар мультфильмнарының роле” дип алдык. Бәхеткә каршы соңгы елларда мәктәптә дә интернет ресурслардан файдаланып булу мөмкинлеге чыкты. Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшебездә төрле техник чаралар, күрсәтмә материаллар нык ярдәм итә.
Сабыйлар рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән әкиятләр, мультфильмнарны яратып карый. Төрле милләт халыкларының бию көйләрен яздырган дискларны куллану балалар күңеленә толерантлык орлыкларын сала. Төсле матур рәсемнәр, интерактив такта, ноутбуклар – болар барысы да тел өйрәтүне, үзләштерүне ансатлаштыра.
Күптән түгел генә укытучыларга ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.
“Бала” китапханәсе татар телен читтән торып өйрәнү өчен дә нәтиҗәле чыганак. Китапханәгә илебезнең һәр төбәгеннән генә түгел, хәтта чит илдә торып та кереп була.
“Бала” интерактив китапханәсен ике юнәлештә кулланырга була. Рус мәктәпләрендә балалар рус һәм татар төркемнәренә бүленәләр. Татар төркемендә укучы балалар татарча иркен сөйләшәләр, аңлыйлар, үз фикерләрен җиткерә алалар. Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Кече яшьтәге мәктәп балалары эмоциональ, хәрәкәтчән балалар. Алар тиз арыйлар, бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыяҗына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Хәзерге вакытты “Бала” сайтында барлыгы 25 мультфильм урнашкан. Шуларның 17се Г.Тукай, 2се А.Алиш, 5се татар халык әкиятләре һәм берсе Зәкәрия Әхмәровныкы.Бөтен сыйныфларда да Г.Тукай иҗаты өйрәнгәнлектән бу мультфильмнарны рәхәтләнеп кулланырга була. Шулай ук һәр сыйныфта татар халык авыз иҗатына да сәгатьләр бирелә. Бу сәгатьләрдә дә мультфильмнарны файдаланырга була. Дәрес башында балаларга теге яки бу тема турында мәгълүмат бирелә. Аннан соң әсәр белән таныштырыла, балалар әсәрне башта дәреслектән укыйлар, бу әсәрне ничек күзаллаулары турында сөйлиләр. Шуннан соң мультфильм тәкъдим ителә. Балалар үзләренең фикерләре белән уртаклашалар, сорауларга җавап бирәләр. Шулай ук мультфильмның лексикасына да игътибар итәләр, сәнгатьлелеген ачыклыйлар. Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр. Шуннан соң балаларга бу әсәрне сәхнәләштереп карау мөмкинлеге бирергә була. Бу балаларның сүзлек запасын баетуга, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә, әсәрне истә калдырырга, баланың талантын ачуга һәм дәресне кызыклы үткәрүгә зур ярдәм итә. Татар мультфильмы милләтне коткаручы бер могҗиза буларак тансык. Ул милли рухны балаларга кече яшьтән үк сеңдерә ала. Бигрәк тә ул чын милли рухлы, халыкчан булса, халык иҗатын, туган телне, матур гадәтләребезне балаларга җиткерә алса.
Рус төркемнәрендә эшләүгә килгәндә, бу сайтның китапханә бүлегеннән файдалану отышлырак. Мондагы әсәрләр мультфильм дәрәҗәсенә җиткерелмәгән әле , әмма инде әсәр буенча ясалган иллюстрацияләр, эчтәлекне тулысынча ачып бирә. Мультимедиа ресурсы уку процессын оештыруда индивидуаль якын килү мөмкинлеген исәпкә алып төзелгән. Укучыларга, үзләренең уку мөмкинлекләренә карап, материалга кат-кат әйләнеп кайту, кат-кат кабатлау мөмкинлеге тудырылган. Бу исә, бигрәк тә авыр үзләштерүче балаларга, укудагы уңышсызлыклардан котылырга ярдәм итәчәк. Татар теле өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итү йөзеннән, мультимедиа кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителгән. Бу бүлектә әсәрнең тәрҗемәсен карарга була, текст экранда чыгып бара, сүзлек эше күрсәтелә. Әсәрне өйрәнгәннән соң баланы тестлар, биремнәр ярдәмендә тикшерергә була. Монда барлыгы 22 әсәр бирелгән. Шуларның 8е татар халык әкияте, 2се А.Алиш әсәре. Шулай ук рус һәм филиппин халык әкиятләре бар. Бу бүлектә балалар Дәрдемәнд, К.Насыйри, М.Гафури , Н.Фәттах кебек бөек язучылар белән беррәттән Р.Мингалим, Р.Вәлиева, Р.Вәлиев, Рафис Гыйззәтуллин кебек бүгенге көн балалар язучыларының әсәрләре белән дә таныша алалар.
Әлеге китапханә әсәрләрен тулы дәрес буена һәм дәреснең бер өлеше итеп алырга була. Дәрестә текстның рус һәм татар телендәге вариантын тыңларга, укырга, караоке буенча эшләргә мөмкин. Әсәрне тулысынча өйрәнеп беткәннән соң тикшерү өлешендә биремнәр үтәргә, фикер алышырга ягъни рәсем буенча сорауларга җавап бирергә, ә иң соңыннан тестлар ярдәмендә әсәрне ни дәрәҗәдә аңлауны тикшерергә була. Мультимедиадагы интерактив мөмкинлекләр укучының уку эшчәнлегенең мөстәкыйльлеген тудыруны күздә тота: укучы сөйләм эшчәнлеген үзе модельләштерә, үз хаталарын үзе таба, үзе төзәтә. Мультимедиада һәр әсәр буенча биремнәр бирелде. Аларны укытучы дәрес структурасының үзе кирәк дип тапкан этабында куллана ала.
“ Бала” китапханәсе татар интернеты өчен зур уңыш. Мультфильмнарны туган телеңдә карау барыбер икенче икән шул. Осталык булганда, татар теле китап теле генә түгел, мультик теле дә була ала. Татар теленә камил тәрҗемә, образларның чын һәм кызыклы булуы бу проектны югары дәрәҗәгә күтәрә һәм аның киләчәге барлыгын күрсәтә. Рус балаларына татар телен өйрәтүчеләр өчен бу көн саен,дәрес саен кулланыла торган ярдәмлеккә әйләнәчәк.Искиткеч файдалы,кирәкле эш башкарган “Татармультфильм» Татар балалары татар телендә мультфильм карый алгач, милләтнең әле киләчәге бар диясе килә.
Тел кешеләргә аңлашу –аралашу өчен мөһим. Шуны да онытмыйсы иде: балаларның тел үзләштерүе һәм аны актив куллануы, тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңайлы шарт булып тора. Чөнки ана теле – тою, сизү, йөрәк теле. Ә инде чит тел белү – кешенең зур байлыгы.