Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Тема: Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә
8 нче сыйныф өчен
Укытучы: Әхтәмова Г.И.
Тема: Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.
Максат: 1. Катлаулы төзелмәләр белән танышуны дәвам итү, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү.
2. Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләләр турында белемнәрне камилләштерү; үз эшеңә, иптәшләреңнең хезмәтенә бәя биреп, нәтиҗә ясап, фикереңне дәлилли белү күнекмәләре үстерү.
3. Мөстәкыйльлек, төгәллек, игътибарлык кебек сыйфатлар, таган як табигатенә карата сак караш тәрбияләүҖиһазлау: тестлар, перфокарта, ноутбук (слайдлар), проектор,карточкалар, таблица, экран, магнитофон.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, тест сорауларына җавап бирү, парлап эшләү, иҗат итү.
Дәрес төре: Яңа теманы аңлату, үткән дәресләрдә үткән темаларны ныгыту.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Хәерле көн укучылар! (Дежур укучы отчеты.) Бер- беребезгә елмаеп карыйк, бүгенге дәрестә уңышлар теләшик. Укучылар безнең бүгенге максат: күп иярченле кушма җөмләнең тагын бер төре белән танышып үтү. Тема җиңел түгел, сезнең игътибарлы булуыгызны сорыйм. Бу дәрескә мин менә шушындый жетоннар алып килдем. Һәр бишлелек җавап өчен “ Гыйлемле бала” жетоны, 4 легә- “ Тырыш бала” дигәне, 3ле билгесенә “Укы, өйрән” дигән жетон биреләчәк. Ахырдан жетоннарны барларбыз. Төп билгене бергәләп чыгарырбыз.Аңынчы өй эшен тикшереп үтик.
II. Актуальләштерү
Укытучы. 2013 нче ел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Мин сезгә “Табигатьне саклау” темасына кечкенә күләмле иҗади эш язып килергә кушкан идем. Биреме: өйрәнгән кушма җөмләләрне күбрәк кулланырга. Нинди иҗат җимешләре алып килдегез икән, әйдәгез шулар белән уртаклашыйк. Укыйсыз һәм кушма җөмләнең төрен әйтеп узасыз.(Берничә укучының җавабы тыңлана. Жетоннар тапшырыла.) Әйе, укучылар без табигатьне, аның байлыкларын сакларга һәм кайгыртырга тиеш.
Үтелгән темалар искә төшерелә.
- Катлаулы төзелмә дип нәрсә атала?
- Нинди җөмләне күп иярченле кушма җөмлә дип атыйлар?
- Күп иярченле кушма җөмләнең нинди төрләре бар?
- Узган дәрестә без күп иярченле кушма җөмләнең нинди төре белән таныштык?
- Нинди җөмләне тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип атыйлар?
- Тиңдәш иярүле күп иярченле җөмләләргә мисаллар китерегез.
( Укучыларның җаваплары тыңланыла, җаваплар өчен жетоннар бирелә.)
III. Яңа күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы: Ә хәзер игътибарыбызны экранга юнәлтик (слайд).
Анда сезнең өчен җөмләләр бирелгән. Җөмләләрне игътибар белән укып чыгыгыз һәм иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләгез. Бирелгән җөмләләр арасында бер башка төрдәгесе бар. Кем беренче табар? Ул кайсы җөмлә?
1. Ямьле язлар җиткәч,
Бозлар агып киткәч,
Зәңгәр күлдә аккош кагына.
2. Март уртасы булса да, Түбәләрдән тамчылар тамса да, Көннәр һаман җылынмады.
3. Быел кар аз булса да, көннәр салкын булу сәбәпле, койма буендагы көртләр кимергә уйламый да.
4. Әллә сыерчыклар бик моңлы сайраганга, әллә улының бөтен гомере күз алдыннан узганга, ул бүген аеруча дулкынланды.
Җөмләләр нинди темага багышланган? Иярчен җөмләләрнең төрләрен әйтеп китик. (Җавапларны тикшерү. Билгеләр кую. Жетоннар тапшыру.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Өченче җөмләнең иярчен җөмләләре икесе ике төрле. Беренчесе - иярчен кире, икенчесе иярчен сәбәп җөмлә. Ләкин икесе дә бер үк баш җөмләгә карый. Әйдәгез схемасын төзеп карыйк. Кем тактада төзеп карарга тели? (Бер укучы такта алдында башкара.) Иярчен җөмләләре бертөрле булган җөмлә тиңдәш иярүле күп иярченле җөмлә булуын без инде беләбез. Ә без карап үткән җөмлә нинди булыр соң? (Җаваплар тыңлана, жетон тапшырыла.) Дөрес, укучылар, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә була. Кайсыгыз дөрес итеп кагыйдәне әйтеп карый? (Җавап тыңлана, жетон тапшырыла. Укучыларның фикерен йомгаклап, нәтиҗә ясала.)Җавап: Иярчен җөмләләре бер үк баш җөмләгә карап, ләкин төрле вазифа башкаралар икән, бу җөмлә тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип атала (слайд).
Дәреслектә бирелгән җөмләне аңлатып үтү. Схемасын төзеп күрсәтү.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Карточкаларда бирелгән җөмләләрнең схемаларын төзергә.
1) Юллар бик яхшы булса да, каршыга көчле җил бәреп торганлыктан, алар Сабантуйга кайтып җитә алмадылар.
2) Иванов кулга алынгач, көтелмәгән шундый хәл килеп чыкты: шушы төндә хатын дөньядан юк булды.
3) Күңелендә ни үкенечләр булса да, кеше, яше арта барган саен, тыныч тормышка омтылып яши башлый.
(Эшләр тикшерелә, схемалар тактада төзелә, жетоннар тапшырыла.)
Музыка астында физминутка.
2. Экранда җөмләләр күрсәтелә (слайд). Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләрне табарга.
- Яшьләр, кояш баеганчы, яңгыр коя башлаганчы, су коенып, өс- башларын алыштырып калырга ашыктылар.
- Баскычтан Зарима күренүгә, ул, үзе дә сизмәстән, каен ышыгынарак елышты.
- Юллар көтә мине,
Җырлар көтә,
Шуңа китәм.
- Кешелек дөньясы гаять карт булган кебек, борын- борыннан килгән бер хакыйкать бар: кешене бәла- каза упкынына тәҗрибәсезлек төшерә.
(Җавап: 2,4.)
3. Перфокарта белән эш.
Җөмләләрнең төрен билгеләгез. Җөмләләр карточкаларда бирелгән. Перфокарталар таратыла.
Җөмлә төре Җөмлә саны
1 2 3 4 5
Аналитик иярченле кушма җөмлә
Синтетик иярченле кушма җөмлә
Аерымланган кисәкле гади җөмлә
Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә
Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә
Карточка:
1) Эчләре җыелып килсен, сулышлары иркен булсын өчен, аларга ипи белән солы гына ашаталар.(4)
2) Бөтен дөнья миңа каршы булып та, син минем якта булсаң, без җиңәрбез.(5)
3) Күренеп тора: Әминә апа ирен ярты сүздән аңлый белә.(1)
4) Күңеле нидер сизгәндәй, Римма хастаханәгә йөгерде.(2)
5) Айсылу, йомшак тел белән җавап кайтарып, бер – ике сүз белән генә аларның да хәлләрен сораша.(3)
Эшләрне партадашлары белән алышып тикшерәләр. Аннан дөрес җавапны экран буенча тикшерәләр (слайд). ( Эшнең җавабына карап, жетоннар тапшырыла.)
5. Тест сорауларына җавап бирү. Сораулар карточкаларда. Дөрес җавап экранда күрсәтелә (слайд).
1) Җөмләнең схемасын күрсәтегез. (1,2,3)
Беренче кояш нурлары галәмне яктыртканда, Миңсылу көндәлек эшенең яртысын диярлек төгәлләп куйган була: терлекләр каралган, сыерлар савылган, көтү куылган.
2)Җөмләнең төрен билгеләргә.
Арада бик тазалары да очрый: өе дә таштан, каралты- куралары да таштан, түбәләре калай белән ябылган.
а) Иярченле кушма җөмлә;
ә) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;
б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә;
в) гади җөмлә.
3)Катлаулы төзелмәдәге гади җөмләләр санын күрсәтергә.
Иптәшләре исә, күлнең, тирә- якның матурлыгыннан бигрәк, җил булмауга куаныштылар, чөнки, җил- давыл булса, күл дулкынлана да, каптыруның кызыгы калмый, балыклар да юньләп эләкми башлый.
А) өч ә) дүрт б) биш в) алты
4) Җөмләнең төрен билгеләргә.
Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлылар була, мин шулар янында булам: алар белән килешеп була.
а) Иярченле кушма җөмлә;
ә) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;
б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә;
в) гади җөмлә.
5) Кушма җөмләдәге иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләргә.
(1) Әгәр дә инде без, башка өйләргә тукталмыйча, нәкъ менә шушы Мөхәммәди агай өенә тукталганбыз икән, (2) моның сере шунда: (3)монда Мөнирә тора.
А) кире һәм шарт;
ә) урын һәм сәбәп;
б) шарт һәм хәбәр;
в) шарт һәм аныклагыч.
(Җаваплар тикшерелә. Жетоннар тапшырыла.)
V.Дәресне йомгаклау.
Укытучы: Укучылар, дәресне йомгаклап нәтиҗә ясыйк. Без бүгенге дәрестә күп иярченле кушма җөмләнең нинди төрен өйрәндек? Сезгә тема аңлашылдымы? Сез бүгенге дәрестән канәгатьме? Һәрберегез жетоннарыгызны санагыз һәм шуңа карап төп билгене куегыз.
VI. Өйгә эш бирү. (слайдта).
I төркемгә-А.Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәреннән иярченле кушма җөмләләр язып алырга.
II төркемгә- шул ук әсәрдән тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләләр язып алырга
III төркемгә- тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләр язып алырга