Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
“Брюшлинская основная общеобразовательная школа”
Менделеевского муниципального района
Республики Татарстан
6 сыйныфта
татар теле дәресе
“Саннарда да хикмәт бар”
(рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен)
Тимошенко Валентина Михайловна,
учитель татарского языка и литературы
1 квалификационной категории
2013 год
Класс: 6.
Тема: Саннарда да хикмәт бар (6 сыйныфта татар теле дәресе)
Максат: Саннарның ясалышы, төрләнеше турында укучыларның белемнәрен ныгыту; аларның фикерләү сәләтен, тапкырлык, җитезлек сыйфатларын, уен формалары аркылы иҗади сәләтен үстерү; керәшен халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре аша балаларда югары әхлак сыйфатлары һәм туган телебезгә ихтирамлылык тәрбияләү.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү.
Эшчәнлек төрләре: төркемдә, индивидуаль, күмәк эшләр.
Предметара бәйләнеш: математика, тарих.
Җиһазлау: ноутбук, интерактив такта, таблица “Сан”.
Дәрес барышы
1. Оештыру.
-Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Йөзегездә елмаю күрәм. Дәресебезне башлыйбыз.
2. Актуальләштерү
-Укучылар, без үткән дәресләрдә нинди тема өйрәндек? (Сан, саннарның ясалышы, гарәп һәм рим цифрлары)
1) Нәрсә ул сан? (предметның исәбен белдерә торган сүз төркеме)
2) Саннар нинди сорауларга җавап бирәләр? (Ничә? Күпме? сорауларына җавап бирә)
3) Нәрсә ул саналмыш? (Санны ачыклап килгән сүз)
4) Ясалышы буенча нинди саннар була? (тамыр, парлы, кушма, иезмә саннар).
- Хәзер белемнәрегезне тест буенча тикшерәбез.
Слайд 2
Тест
1. Санга туры килгән билгеләмәне күрсәт.
1) Предметның билгесен белдерә;
2) Предметның эшен, хәлен күрсәтә;
3) Предметның санын белдерә;
4) Предметны белдерә.
2.Саннар нинди сорауларга җавап бирә?
1) Нинди? Кайсы? Кайдагы?
2) Нишли? Нишләде?
3) Ничә? Ничәнче? Күпме?
3. Ундүрт саны ясалышы буенча нинди?
1) Тамыр;
2) Кушма;
3) Тезмә.
Слайд 3 (Җавапларны тикшерәбез)
3. Дәреснең төп өлеше
-Укучылар, саннар безгә ни өчен кирәк соң? Алардан башка гына яшәп булмыймы? (саннар вакытны белү, предметларның, кекшеләрнең, хайваннарның исәбен алу, һәр әйберне төрле яктан үлчәп карау өчен кирәк).
- Димәк, саннар безнең тормышыбызда бик зур әһәмияткә ия, сөйләмебезне бизи, төгәлләштерә. Моны дәлилләү өчен бүгенге дәресебездә төрле уеннар ярдәмгә килер.
Слайд 4. 1. “Саннарны укы” уены. Һәрбер укучыга карточкалар өләшенә. Анда саннар язылган. Бу саннар интерактив тактада күрсәтелә. Укучылар шул саннарны дөрес укып күрсәтергә тиеш.
1. 25, 62, 262, 1000, 458.
2. 8, 190, 89, 100, 1904.
3. 18, 783, 2015, 134, 23 456.
4. 700, 68,3 089, 16798, 55
2.-Укучылар, өйдә сез санлы әкиятләр эзләп килергә тиеш идегез. Нинди әкиятләр таптыгыз? (“Ике ялкау”, “Унике яшьлек малай”, “Өч кыз”, “Өч күгәрчен”, “Өч килен”, “Утыз ул”, “Өч ул” һ. б.). Укучылар арасында “Кем күбрәк ”ярыш үткәрелә. Сөйләм телләрен үстерү максатыннан 1 санлы әкиятнең эчтәлеген кыскача сөйләп китәләр.
- Димәк, бик күп әкиятләрнең исемендә дә саннар табып була икән.
Слайд 5.
”Эчендә “ сан булган сүзләр. Бирелгән сүзләр эченнән саннар табарга һәм дәфтәргә язып куярга. (Алтын, тун, кунак, йөзек, бертуган, көч , бишек, Җидегән, йөзем, фикер, көчек).
Слайд 6. (Дөрес җаваплар: алты, ун, ун, йөз, бер, өч, биш, җиде, йөз, ике, өч).
Слайд 7. “Саннар артында ни бар?” (карточкаларның бер ягына саннар, икенче ягына бәйрәмнәр язылган).
-Укучылар, карточкаларда саннар язылган. Шул саннарда халкыбызның нинди бәйрәмнәре яшеренгән микән?
19 гыйнвар (Качману - Крещение)
15 апрель (Олы көн - Пасха)
8 март (Халак-ара хатын кызлар бәйрәме)
22 март (Нәүрүз бәйрәме)
7 гыйнвар (Нардуган – Рождество)
-Ә сез халкыбызның кайсы бәйрәмнәре турында сөйли аласыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана. Слайдларда бәйрәмнәргә багышланган рәсемнәр күрсәтелә. Бәйрәмнәр турында укучылар алдан әзерләнергә тиешләр).
Слайд 8.
1 укучы: 19 гыйнвар көнне керәшеннәрнең Качману (Крещение) бәйрәме булды. Без Ак Чишмәгә төштек. Бу көнне чишмәләрдән изге су ага. Ул суны эчсәң, кеше төрле чирләрдән, күңелләр начарлыклардын арына, ди минем әбием.
Слайд 8.
2 укучы: 22 март татар халкының Нәүрүз бәйрәме. Ул яз җитүне аңлата. Бу көнне кырларга бай уңыш, кешеләргә саулык теләп уен-җыр җырлаганнар.
Мәсәлән:
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Котлы булсын яз!
Слайд 9.
1 укучы: 7 гыйнварда Нардуган бәйрәме (Рождество) була. Бу көнне кешеләр өйләргә кереп, бер-берсенә изге теләкләр телиләр.
Нардуган, Нардуган,
Нардуган хуҗалар,
Котлы булсын, котлы булсын,
Тормыш түгәрәк булсын!
Слайд 10
2 укучы: Ә минем яраткан бәйрәмем Олы көн (Пасха). Бу көнне әбием белән иртүк торып йомырка буйыйбыз, күличләр пешерәбез. Аннары бала-чага өйдән-өйгә кереп, матур теләкләр теләп, йомырка җыялар. Көндез бөтенебез бергә җыелып тауга барабыз һәм әбиләребез өйрәткән уеннар уйныйбыз.
Нәтиҗә:
- Укучылар, димәк, безнең керәшен халкының бик матур бәйрәмнәре бар икән. Кайсы гына халыкны алсак та, урысмы ул, татармы, керәшен, удмуртмы, һәр халыкның бик матур бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары бар икән. Ата-бабаларыбыздан калган бу йолаларны без белергә һәм сакларга тиеш, чөнки бу безнең тарихыбыз, үткәнебез һәм киләчәгебез.
Слайд 11
- Балалар, халкыбызның бит бик матур иҗаты да бар бит әле. Ул да булса, табышмаклар. Аларның җавапларын табып, дәфтәргә язабыз. (индивидуаль эш)
Табышмаклар
1. Өй башында ярты ипи (Ай).
2. Бар бер үлән чокырда, аны таный сукыр да (Кычыткан)
3. Берәү сөйли, икәү тыңлый (тел, колак, күз)
4. Дүртәү йөгерә- бер-берсен уза алмый (Тәгәрмәчләр)
5. Бишәү чәчәр, берәү җыяр (кул, бармаклар)
6. Кыш киләсен ул белгән-
Җәен җитмеш тун кигән (суган).
Слайд 12 (Дөрес җаваплар)
- Матурларым, бу табышмакларда нинди хикмәт бар? (Бу табышмакларда саннар бар).
- Әйдәгез әле, шушы табышмаклардан саннарны саналмышлары белән язып алыйк. (Ярты ипи, бер үлән, берәү сөйли, икәү тыңлый, бишәү чәчәр, җитмеш тун.)
Ял минуты
Бергәләшеп без басыйк
Бик зур түгәрәк ясыйк
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
Слайд 13.
-Безнең тормышыбызда ике төрле сан кулланыла: берсе – рим саннары, икенчесе -гарәп. Кайчан рим саннарын кулланабыз соң? ( Без күп очракта гарәп цифрлары белән язабыз, әмма тарих белән бәйле текстларда, әдәби әсәр бүлекләрен белдергәндә рим цифрлары кулланабыз).
-Исендә тот! Рим цифрлары нибары җиде билге белән күрсәтелә:
I, V, X, L, С, D, М.
I -1 X- 10 С- 100 М- 1000
V- 5 L- 50 D-500 (Слайдларда күрсәтелә)
Слайд 14.
-Саннарны рим цифрлары белән языгыз (Эш такта янында башкарыла).
17, 21, 25, 35, 50, 100, 5, 7
Слайд 15.
-Ясалышы буенча сан ничә төрле? Шуларны санап чыгыйк әле.
( Ясалышы буенча саннар 4 төрле: төп, кушма, парлы, тезмә саннар). Монда нинди хикмәт бар соң? (саннарны дөрес язу өчен аларның ясалышын белергә кирәк). Хәзер бирелгән саннарның ясалышын әйтегез.
Унбиш, җиде-сигез, бер мең ике йөз, биш, ун-унбишләп, алтмыш сигез, миллион, унтугыз.
-Афәрин, булдырдыгыз! Без сезнең белән алаг барган саен, саннарның хикмәтле икәненә инанабызмы? Тагын бер хикмәт: саннарның парлары да бар бит әле. Бу синонимнары. Алар кайда очрый микән?
Слайд 16.
Саннарның синонимнарын табарга
Гасыр – ..., Ай – ..., Атна –... , Дистә –..., Тәүлек –..., Пар- ... , Сыңар – ... .
-Әйдәгез әле парларда эшлик. Сез барыгызда кибеткә йөрисез. Кирәкле әйберләр сатып аласыз. Аның өчен нәрсә кирәк? (җаваплар тыңлана). Бик дөрес кибеттә дә саннар кирәк. Берегез сатучы була, яныгызда утыручы иптәшегез – сатып алучы. Сезнең арада нинди диалог булыр? (укучылар телдән диалог төзеп, такта янындә сәхнәләштерәләр).
4.Йомгаклау
-Укучылар, саннарны бик яхшы итеп үзләштергәнсез. Димәк, саннар ни өчен кирәк икән? (Җаваплар тыңланыла).
- Сезгә дәрес ошадымы? (Көтелгән җавап).
5. Үзбәя. (Билге кую)
6. Өй эше
1.Саннар кергән мәкальләр язып килергә.
2. Саннар кергән сынамышлар язып килергә
Кулланылган әдәбият
1. Трофимова С. М. “Татар теле һәм әдәбияты укытучысына”. – Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2005
2. Харисов Ф. Ф., Харисова Ч. М. “Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар”. - Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006
3. Шәмсетдинова Р. Р. “Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар”. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел