“Каралды”
Методик берләшмә җитәкчесе:
_________________
Беркетмә № , “___” ________2012 ел
“Килешенде”
“Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”нең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:
_______. “___” ________ 2012 ел
“Раслыйм”
“Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” директоры:
_______ “___” ________ 2012 ел
Педагогик киңәшмә утырышында каралды.
Беркетмә № 1 , 29 нчы август 2012 нче ел.
2012-2013 нче уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 34 сәгать бирелгәнгә, 2 дәрес диктантлар өчен өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында алынды. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 22, бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 8, БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга 4 сәгать планлаштырыла.
Дәреслек: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008.
11 нче сыйныфта татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары
1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.
2. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.
3. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
Төп бурычлар
1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.
Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)
1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.
2. Актив сүзлек запасын даими үстерә белү.
3. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.
4. Татар теленнән алынган теоретик материалны аңлы үзләштерү, тел фәнен яхшы белү.
5. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.
7. Киләчәктә фәннәрне ана телендә өйрәнү мөмкинлеген күзаллау.
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)
1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
2. Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.
3. Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.
4. Топонимнарның, нигездә, төркичә булуын, Идел-Урал арасында татарларның бик борынгыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.
5. Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.
6. Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.
Программаның төп эчтәлеге.
№ Төп темалар Сәгать саны Белем һәм күнекмәләр
1 Телнең иҗтимагый әһәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү: тел — кешеләр арасында аралашу коралы, тел — буыннар арасында аралашу коралы, телнең бик борынгыдан килә торган тарихи ядкяр.
3
Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау — милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
2 Төрки – татар этнонимикасы 5
Төрки, фин-угор, славян телләре турында төшенчә. Бу телләрнең үзара тәэсир итешүләре тарихы
Татар теленең төп диалектлары. Аларның үзенчәлекләре, тамырлары: болгар-татар, мишәр-татар, Себер татары.
Идел татары, Кырым татары, Добруджа татары турында төшенчә. Литва һәм Себер татарының Идел татарына мөнәсәбәте
Татар этнонимикасы: сөн (һөн-гунн), хазар, ас-алан, биар, бигер, суас, бортас, болгар, татар, нугай, керәшен, типтәр, Казан кешесе, лөхор, мишәр, мажгар
Татар топонимикасы. Идел—Урал топонимикасында болгар-татар, фин-угор, славян катламнары
Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту
Татар теле галимнәре турында белешмә Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.
Татар теленең диалект-лары һәм сөйләмнәре ту-рында гомуми төшенчәгә ия булу, үзенчәлекләрен билгели, аларны аера белү
Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.
Болгар-татардагы кабилә исемнәре аркылы халыкның, килеп чыгышын күз алдына китерә алу.
Топонимнарның нигездә төркичә булуын, Идел — Урал арасында татарларның бик борын-гыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.
Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлек-ләрен, сүзлек составы киңәя баруны аңлата алу.
Татар тел галимнәренең эшчәнлеге турында гомуми төшенчәгә ия булу
3 Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту
Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грам¬матик, стилистик, пунктуацион нормалары.
Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация.
Татар әдәби теленең сүз байлыгы, ясалышы һәм язылышы:
тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.
Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйлә¬неш, җөмләдә тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.
Составында аерымлан¬ган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре.
Иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, анали¬тик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш бил¬геләре.
Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле кат¬лаулы кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмлә компонентла¬рын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре 10
Фонетик, орфоэпик, орфографик, грам¬матик, стилистик, пунктуацион нормаларны искә төшерү, гамәли яктан куллана белү
хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация турында искә төшерү, куллану
Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләрне аера белү
Җөмләдә тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чараларны табу; кушымча, теркәгеч, кисәкчә, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне дөрес язу
Бу төр җөмләләрне төзи белү, аларда тыныш билгеләрен дөрес кую
Фонетикага, орфоэпиягә, орфографиягә, грамматикага, стили¬стикага караган анализлар, синтаксик нигездә гомумиләштерелеп, ягъни җөмлә яки текст кысаларында авазларны дөрес әйтеп, сүз һәм җөмләләрне дөрес язып, җөмлә һәм текстны дөрес инто¬нация белән уку һәм алардагы тыныш билгеләренең куелышына аңлатма бирү
4 Тестлар ярдәмендә татар теленнән белем сыйфатын тикшерү 4 Бәяләү критерийлары ярдәмендә үз эшеңә анализ ясый алу
5 Бәйләнешле сөйләм телен үстерү 12
11нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.
• Татар телен өйрәнү дәвамында үзләштерелгән тел күренешләрен текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади, кушма җөмләләр (иярчен җөмләнең аналитик, синтетик төрләре, күп иярченле кушма җөмләләр, катнаш кушма җөмләләр, катлаулы конструкцияләр һ.б..) төзү, аларны сөйләмдә файдалану, дөрес интонация белән уку, синтаксиста өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;
• Сөйләм төрләрен методик таләпләргә туры килерлек итеп гамәли яктан дөрес куллана белү
• Мәктәп курсында өйрәнелгән барлык төр эш кәгазьләрен буларак, дөрес язу.
• Тестлар эшли белү.
11 сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә
тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлеше Китап, өстәмә чыганак белән эш итә белү Фикерләү белән бәйле күнекмәләр Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше
1. 1 Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчәнлеген планлаштыра алу.
2. Аларны башкару чараларын билгеләү һәм анализлау.
3. Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.
4. Предмет буенча оештырылган олимпиадаларда актив катнашу.
1. 1. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү
2. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. Текстан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.
3. Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.
- Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, уку елы башында — 80-125 сүз;
- уку елы ахырында — 85-130 сүз.
4. Тәнкыйтькә караган әдәбият белән эш итә белү. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү. Укылган китапларның каталогын төзи белү.
1. Уку мәсьәләсен куя белү.
2. Танып-белү активлыгын үстерү.
3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.
4. Төшенчә, атама (термин), кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.
6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:
а) сүзтезмәләргә анализ ясау;
ә) җөмлә кисәкләренә анализ ясау;
б) гади җөмләгә синтаксик анализ ясау;
7. Тикшеренү ысуллары:
а) модельләштерү;
1. ә) охшатып эшләү. Тикшеренү ысуллары: модельләштерү; охшатып эшләү.
1 Телдән сөйләм:
• сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;
• план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү.
2. Язма сөйләм:
• цитаталарны күчереп алу, тезис, конспект, бәяләмә, иптәшеңнең җавабына рецензия, язганда тиешле кыскартулардан тиешле файдалана белү;
• сүзлек диктанты — 30-35 сүз;
• контроль диктант — 130-140 сүз;
• катлаулы план буенча изложение язу:
- уку елы башында — 350-400 сүзле текст (язманың күләме — 180-200 сүз);
- уку елы ахырында — 400-450 сүзле текст (язманың күләме — 200-220 сүз);
• фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язуны камилләштерү;
• эш кәгазьләре язу (беркетмә).
Укыту – методик комплекты
Программа. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программма.- Казан, “Мәгариф”, 2010.
Дәреслек. М. З. Зәкиев, Н.В. Максимов.- Татар теле, 10-11 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф,2008
Өстәмәләр.
1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.
2. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005
3. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006
4. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008
5. Эш кәгазьләре үрнәкләре/ З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
6. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”,2007
7. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007
8. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008
Татар теленнән язма эшләрнең чирекләргә бүленеше
Чирек Диктантлар Изложениеләр
1 1
2 1 1
3 1
4 1 1
Татар әдәбиятыннан язма эшләрнең чирекләргә бүленеше
Яртыеллык Сочинениеләр саны
1 2
2 3
ЯКЫНЧА КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
Атнага – 1 сәгать (елына – 34 сәгать).
Шулар арасында:
яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу – 20 сәгать
бәйләнешле сөйләм үстерү – 10 сәгать
БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкару – 4 сәгать
Диктантлар саны – 2(2)
Изложенияләр – 4(4)
№
Дәрес темасы Сәгать саны Дәрес тибы Укучылар эшчәнлеге
яки укыту эшчәнлеге төрләре Контроль төре Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре Өй эше Үткәрү вакыты
План Факт
1 нче яртыеллык
1 §12. Татар теле – тара милләтенең иң кыйммәтле тарихи ядкяре, буыннар арасында аралашу коралы. 1 Яңа материал-ны өйрәтү дәресе Лекция, әңгәмә, конспект төзү (110 нчы күнегү), тикшерү, редакцияләү. 109 нчы күнегүдәге сорауларга җаваплар алу. Моногенизм һәм полигенизм төшенчәләренә аңлатма бирә белү. Тел-ң төрле дәрәҗәдәге туганлыгы турында мәгъ-лы булу. Текст һәм башка мәгъ-ти чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгъ-ны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу. 111 нче күнегү (бирем буенча эшләргә).
2 §13. Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр. 1 Яңа материал-ны өйрәтү дәресе Лекция, әңгәмә. Төрки телләр гаиләсенең аңлатмалы схемасын төзү. 112 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу. Тел-ң ностратик берлеге турында аңлата белү. Төрки телләр гаи-нә кергән тел-не төркемли алу. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгъ-ны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәсенә ия булу. 116 нчы күнегү (бирелгән сораулар нигезендә иҗади сочинение язарга).
3 §14. Телләрнең үзара тәэсире. 1 Яңа материал-ны өйрәтү дәресе Лекция, әңгәмә. Сүзлекләр белән эш. 117 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу. Идел-Кама тел берлегенең барлыкка килүе, алынма сүзләрнең кабул итүче тел закончалыкларына буйсынуы һәм буйсынмавы турында мисаллар белән аңлата белү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу 121 нче күн-ге авыр язылышлы сүзләр белән сүзлек эше. Дәр-ң 337-344 нче битләрендәге мәгъ-лар белән танышырга.
4-5 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение тексты өстендә эш. . 1 Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Изложениене мөстәкыйль язу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Караламага язу.
Б.с. ү. Контроль изложение.“Солтангәрәйнең тырышлыгы”(186-187 нче битләр) 1 Контроль дәрес Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Төрки халыклар турында мәгълүмат тупларга.
6 §15. Төркиләрдә иң борынгы этнонимнар. 1 Яңа материал-ны өйрәтү дәресе Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту Лекция, әңгәмә.
Өлешчә эзләнү методы. Сүзлек диктанты. Этноним, этнонимика, беренчел, икенчел һәм өченчел этнонимнар турында аңлата, мисаллар белән дәлилли белү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу. 1) §15 ны конспектларга;
7 §16. Борынгы төрки этнонимнар теркәлгән регионнар. 1 Яңа материал-ны өйрәтү дәресе Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарга анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту .Лекция, әңгәмә. Карта белән эшләү. 127 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу. Сүзлек диктанты. Төркиләрдәге борынгы этнонимнарның тарихка теркәлеп калган регионнарын белү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу. Биремнәрне сайлап алып эшләргә:
1) 129 яки 130 нчы күнегүләр (бирем буенча);
8 §17. Төрки этнонимнарның Идел-Урал регионында топоним буларак теркәлеп калуы. 1 Яңа материал-ны өйрәтү дәресе Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарга анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту.Лекция, әңгәмә, җирле топонимнар белән бәйле аңлатмалар буенча чыгышлар ясау. 133 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу. Төпонимика дигән фәнни юнәлешнең төрләрен белү. Идел-Урал регионындагы этнонимнарның топоним буларак теркәлеп калган урыннарын картадан күрсәтә белү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу. 135 нче күнегү.
9 §18. Татар этнонимының этимологиясе һәм семантикасы. 1 Яңа материал-ны өйрәтү дәресе Лекция, әңгәмә. Өлешчә эзләнү методы. Карта белән эшләү. 142 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу. Татар теле атамасының күп кенә аерым тел-не атавын аңлау. Тат. этнонимы семантикасын төгәл итеп күз алдына китерү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгъ-ны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу. 144 нче күнегү.
10 Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары. 1 Бел-не гомум-рү һәм система-лаштыру дәресе Терәк схемалар һәм таблицалар буенча укучылар аңлатмасы Төркемнәрдә эш. Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормаларын белү, аларны мисаллар ярдәмендә аңлата алу. Анализ күнекмәләренә ия булу. Тестлар буенча индивидуаль эш
11 Б. с. Ү. дәресе хисабына.
Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен А һәм В өлешләрен язмача башкару. 1 Контроль дәрес Мөстәкыйль эш. Тестлар эшләү. Телне тулы бер система буларак күзаллау. Теоретик белемнәрне гамәли яктан максатчан куллана белү. Тестлар буенча индивидуаль эш
12 Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация. 1 Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү. Кечкенә күләмле диктант. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен белү, тыныш билгеләрен дөрес кую һәм дөрес интонация белән уку күнекмәләренә ия булу. Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).
13 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение тексты өстендә эш. 1 Сөйләм үстерү дәресе Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу Изложениене мөстәкыйль язу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Караламага язып бетерергә.
14 Б. с. ү. Контроль изложение. “Туган нигез”(187-189 нчы битләр) 1 Контроль дәрес Акка күчерү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Татар әдәби теленең сүз байлыгы, сүзләрнең ясалышы һәм язылышын кабатларга.
15 Татар әдәби теленең сүз байлыгы, сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр. 1 Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).
Терәк схемалар һәм таблицалар буенча укучылар аңлатмасы. Төркемнәрдә эш һәм үзбәя. Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.
Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләрнең дөрес язылыш нормаларын белү. Индивидуаль эш
16 1 нче яртыеллыкка йомгаклау контроль диктант “Урман!Урман!”(“Мәгариф” журналы , 2011 сан №11)
1 Контроль дәрес Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.
Диктант язу, грамматик биремнәрне эшләү. Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү. Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.
2 нче яртыеллык
17 Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы. 1 Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе. Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).
Сайланма диктант язу, үзбәя. Кечкенә күләмле диктант. Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар турында мәгълүматлы булу. Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылыш нормаларын камил белү. Әдәби әсәрләрдән мисаллар.
18 Составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре. 1 Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе. Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.
Сайланма диктант язу, үзбәя. Кечкенә күләмле диктант. Җөмләнең аерымланган кисәкләре, аныклагыч, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр, кереш һәм эндәш сүзләр, өстәлмәләр турында мәгълүматлы булу, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү. 273 нче биттәге сораулар һәм биремнәр, 276 нче күнегү
19 Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре. 1 Кабатлау. Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.
Синтаксик анализ. Сайланма диктант, үзбәя. Синтетик иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Тыныш билгеләрен аңлата белү. 293 нче күнегү.
20 Аналитик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре. 1 Кабатлау. Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.
Синтаксик анализ. Сайланма диктант, үзбәя. Аналитик иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Тыныш билгеләрен аңлата белү. 2 вар-301 нче күнегү.
21 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.”Октябрь-ни арба, ни чана”(189-190 нчы битләр) 1 Контроль дәрес. Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү. Эчтәлекне мөстәкыйль язу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Кушма җөмлә синтаксисын кабатларга.
22 Б.С.Ү. Хаталар өстендә эш. Кушма җөмләләрне кабатлау. 1 Ныгыту. Язма эштә җибәрелгән хаталарга анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү). Укучыларның үз хаталарын аңлап төзәтүенә күзәтчелек итү. Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру. Катлаулы кушма җөмләләр турындагы теоретик материалны кабатларга.
23 Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр; 1 Кабатлау дәресе. Аңлатмалы схемалар буенча эш. . Катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Бирелгән мисалларны тикшерергә.
24 Катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. 1 Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе. Синтаксик анализ. Кечкенә күләмле сайланма диктант Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү. Тел галимнәре турында индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә 2.03
25 Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре. 1 Презентация дәресе. Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү. Аудитория алдында чыгыш ясый белү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан файдалану күнекмәләре булу. Тел галимнәре турында инд-ль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә.
26 Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре. 1 Презентация дәресе. Эзләнү эшенә презентация. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү. Аудитория алдында чыгыш ясый белү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан файдалану күнекмәләре булу. КҮМдагы А һәм В өлешләре буенча контроль тестка әзерләнергә.
27 Б. с. Ү. дәресе хисабына.
Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен А һәм В өлешләрен язмача башкару. 1 Контроль дәрес. Мөстәкыйль эшләү. Тестлар эшләү. Телне тулы бер система буларак күзаллау. Теоретик белемнәрне гамәли яктан максатчан куллана белү.
Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү. БРИ эшен бәяләү критерийлары белән танышырга.
28 Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару. 1 Белем һәм күнекмә-ләрне камилләштерү дәресе. БРИ эшен бәяләү критерийларын өйрәнү. Бер иҗади эшне бәяләп карау. Үрнәк текст буенча язма эш. Үз эшеңне бәяләү.
Бәяләнгән эшнең балларын укучылар бәяләгән баллар белән чагыштыру. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү Табигатьнең төрле фасылларын сүрәтләп хикәя язырга.
29 Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С варианты буенча эш. Гаилә , әти-әни темасына хикәя язу. 1 Бәяләнгән эшнең балларын укучылар бәяләгән баллар белән чагыштыру. Язма эшне бергәләп бәяләү. Бәяләнгән эшнең балларын укучылар бәяләгән баллар белән чагыштыру. Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Үзеңнең эшеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Үзең теләгән темага хикәя язарга.
30-31 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.”Көтелмәгән очрашу” (191-192 нче битләр) 2 Контроль дәрес Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү. Изложениене мөстәкыйль язу. Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Контроль диктантка әзерлек
32 Контроль диктант.
“Кортларда ак сакаллы бабайлар акылы”(217 нче бит) 1 Контроль дәрес. Диктант язу, грамматик биремнәрне мөстәкыйль эшләү. Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Имтиханга әзерлек.
33-34 Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару. 2 Контроль дәрес. Иҗади эшләү. Үрнәк текст буенча язма эш. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Имтиханга әзерлек.
Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге
1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
2. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.
3. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.
4. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
5. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.
6. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002
7. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.
8. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
9. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.
10. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.