Көмеш кыңгырау.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Садретдинов

Рамиль
4 В 11 Сейфулина Н.В. Сочинение о зиме

Садретдинов Рамил,

4нче сыйныф укучысы

Көмеш кыңгырау.

Яңа ел алдыннан, ботактан ботакка сикереп, Тиен көмеш кыңгырау тапкан. Башта үзенә калдырырга булган, ләкин дошманнар тавышка килеп җитәрләр дип, хуҗасын табарга ашыккан.

Менә ул иң биек агачка менгән дә карап торган икән. Куянны күреп алган. Ул эзләрен бутап сикерә иде. Тиен: “Куянкай нәрсәдер эзли, ахрысы!”, - дип уйлаган. Шул ук вакытта куян янына юнәлгән һәм сораган:

- Карале, Куян, бу синең көмеш кыңгыравың түгелме?

- Юк, - дигән Куян.

- Син бит яңа гына нәрсәдер эзли идең!

- Мин көн саен үз эзләремне бутыйм, алга-артка һәм уңга-сулга сикерәм, чөнки минем дошманнарым бик күп. Ярар синең белән күңелле, ләкин кинәт төлке, бүре яки аучы килеп чыкмасын тагын.

- Әйдә мин сиңа көмеш кыңгырау бирәм, ә син миңа бүтән берәр нәрсә бирерсең.

- Мин кыңгырауны үземә таксам, бөтен дошманнар мине ишетеп табарлар. Юк, кирәкми, мин алмыйм.

Шулай итеп Тиен юлын дәвам иткән. Пошины күргәч, аңа эндәшкән:

- Пошикаем, бу синең көмеш кыңгыравың түгелме?

- Юк, Тиенкәем, минеке түгел.

- Әйдә алышынабыз: мин сиңа кыңгырау, ә син мине нарат җиләге белән сыйларсың.

- Әнием кеше әйберсенә тияргә рөхсәт итми. Ә нарат җиләге белән мин сине болай да сыйлыйм.

Тиен Поши малаен мактап, аңа рәхмәтләр укып үз юлын дәвам иткән.

Төлке белән Бүрене күргәч, Төлке ботактан сикерергә ашыкмаган. Аларга ботактан гына мөрәҗәгать иткән:

- Төлкебикә, Бүре абый, сез бу кыңгырауның хуҗасын белмисезме?

- Бу бит минем югалган кыңгыравым, - дигән Төлке.

- Ничек инде, синеке, - дигән Бүре, - ул минеке.

Тиен боларның бәхәсен тыңлап та бетермәгән, икенче агачка сикергән дә, уйлый башлаган: “Бу, мөгаен, аюның кыңгыравы, ләкин ул хәзер йоклый. Ярар, яз җиткәч, аюдан сорыйм.”

Язга чаклы кыңгырауны үз өенә куеп торам дигәндә, Кыш бабай күренде. Ул нәрсәдер эзләгән сыман булган. Тиен аны күргәч сораган:

- Исәнме, Кыш бабай, син менә бу кыңгырауны эзләмисеңме?

Таныш кыңгырау тавышын ишеткәч, Кыш бабай әйткән:

- Менә бит ул минем югалган көмеш кыңгыравым. Рәхмәт сиңа Тиенкәй.

Кыш бабай Тиенгә бер кәрзин чикләвек һәм бер кәрзин гөмбә бүләк иткән. Тиен аңа рәхмәт әйткән. Кыш бабай саубуллашырга ашыккан:

- Мине авылларда һәм шәһәрләрдә көтәләр. Ә көмеш кыңгыравым мине ерактан ук ишетсеннәр өчен кирәк. Балалар кыңгырау тавышын ишетеп, тизрәк бүләккә ашыгалар. Сау бул Тиен.

- Сау бул, Кыш бабай.

Шуның белән безнең әкиятебез тәмам.

У вас нет прав для создания комментариев.