Терәк-хәрәкәт системасы бүлеген гомумиләштерү дәресе
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
ТР Арча районы Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе

“Терәк-хәрәкәт системасы бүлеген”
гомумиләштерүче кабатлау дәресе.

Биологиядән 8 класста ачык дәрес

I - категорияле
биология-география
укытучысы Хадиева Р.Р.

2011-2012 уку елы


Тема: “Терәк-хәрәкәт системасы бүлеген”
гомумиләштерүче кабатлау дәресе.
Биологиядән 8 класста ачык дәрес
Беләге юан—берне егар,
Белеме булган—меңне егар.
Максат:

1. Терәк-хәрәкәт аппараты составы, скелет мускулларының төзелеше, функцияләре, әһәмияте турындагы белемнәрне гомумиләштерү.
2. Терәк аппарат төзелешенең үзенчәлекләрен билгеләүне, мускул активлыгы һәм физик хезмәт, спорт белән шөгыльләнүнең организм үсешенә һәм формалашуына йогынтысы турында белемнәрне ныгыту.
3. Тест эшләре, сүзлек белән эшли белүне, сорауларга фикер туплап җавап бирүне, имезүчеләр классы белән уртаклык һәм аерымлыкны таба белүне, лаборатор эшләргә нәтиҗә ясый белүне үстерү. Сәламәтлек—ул хәрәкәт булуын аңлата.

Җиһазлау:
Видео- 2,5 мин., проекторда дәреснең презентациясе, таблицалар (кеше скелеты, мускуллары), муляж (кеше мускуллары), карточка-тестлар, лаборатор эш өчен җиһазлар, массажист-кунаклар.

Дәреснең барышы:
1. Исәнләшү.
2. Классны барлау.

I. Оештыру өлеше.
II. Актуальләштерү.

1. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.
2. Видео “Анатомия без слов”.
3. Укытучының кереш сүзе

— Безнең тәнебез туганнан алып тирән картлыкка кадәр хәрәкәттә. Ми эшчәнлегенең чиксез күп чагылышлары ахыр чиктә бары бер күренешкә—мускуллар хәрәкәтенә барып тоташа.
- уенчык күргәч баланың көлүе дә,
- имтиханга керер алдыннан калтыраулар да,
- яшь егет-кызларның очрашуга ашыкканда дулкынланулары да (йөрәк сикерү),
- галимнәрнең әһәмиятле законнар иҗат итеп язулары да — барысында да соңгы факт булып мускуллар кыскаруы тора.
Тәннең-гәүдәнең хәрәкәте ул—скелет һәм мускулларның аерылгысыз уртак эш нәтиҗәсе.
Алар тәннең:
- формасын билгели;
- терәк булып тора;
- саклый;
- хәрәкәт функцияләрен тәэмин итә.
Терәк-хәрәкәт системасы - скелет сөякләреннән, мускуллардан, буыннардан тора.

I. Терәк-хәрәкәт системасының функцияләре нидән гыйбарәт?
Укучылардан аңлату сорала, һәр функция әйтелгән саен слайдта схема тутырыла.



II. Рәсемнәр ни сөйли?
Слайдта рәсемнәр чыга, һәр рәсемне теләге буенча бер укучы аңлата.
1- рәсем –сөякнең макроскопик төзелеше
(сөяк өслеге,тыгыз матдә,көпшәк матдә,кызыл җелек, сары җелек өлешләрен күрсәтергә тиеш)
2- рәсем—сөяк типлары (формалары)




Сорау: Скелет нинди өлешләрдән тора әле ул? Алга таба скелетның үзәк һәм
өстәмә өлешен искә төшерербез.


3-рәсем—баш сөяге

Сорау: Баш сөягенең функциясе нинди?
(Баш формасын билгели, баш миен, ишетү, ис сизү, күрү органнарын саклый, мимика мускулларны беркетә.)
Бирем:. Сөякләрне танырга.
Сөякләр

Ми өлеше Бит өлеше
Парсыз-маңгай, баш арты сөякләре Парлы-яңак сөякләре
Парлы баш түбәсе сөякләре өске казналык
Чигә сөякләре аскы казналык
Ми тартмасы нигезе: борын сөякләре
чөйсыман сөяктән,чигә сөягенең челтәрсыман сөякләр
пирамидаль үсентеләреннән тора.

4-рәсем – умырткалык
Сорау: Умырткалыкның функциясе нинди?
(Тән озынлыгының- 40% алып тора, тән өлешләрен тоташтыра, арка миен саклый,
баш, кул, гәүдә өчен терәк хезмәтен үти.)
1. Умырткалык умырткалардан төзелгән (33-34 умыртка)
2. Умыртка: төп, җәя, үсенте өлешләреннән тора.
3. Умырткалыкта – 4 бөгелеш: муен, күкрәк, бил, сигезкүз-S сыман бөгелеш, сыгылу,
сиртмә ролен башкара.
4. Умырткалык бүлекләрендә умырткалар саны: муен-7, күкрәк-12, бил-5,
сигезкүз-5 тоташып
койрыкча- 4-5 үскән
5. Умырткара кимерчәк дисклар: хәрәкәтчәнлек, сыгылмалылык, йөгерү, сикерү
вакытында йомшарта.



5-рәсем- күкрәк читлеге, төзелеше
умырткалыкның күкрәк өлеше (12 умыртка)
күкрәк сөяге
кабыргалар (эчке органнарны саклый)
кабырга кимерчәге белән 10 кабырга тоташа

6-рәсем- югарыгы очлыклар скелеты

Югарыгы очлыклар скелеты

Кулбаш поясы сөякләре Югары ирекле очлыклар скелеты
2-калак һәм 2 умрау Кул= кулбаш + беләк (терәк һәм орчык)
Кул—хезмәт органы, төрле эш башкара. + чук сөякләре.
Чук= беләзек + уч сөяге + бармак фалангалары
Кулбаш буыны = кулбаш сөяге + калак сөяге
Орчык сөяге – терсәк сөяге тирәли борыла ала,
кул белән төрле хәрәкәтләр ясарга мөмкин.

7-рәсем- түбәнге очлыклар скелеты

Түбәнге очлыклар скелеты

Оча поясы сөякләре Түбәнге ирекле очлыклар скелеты
2 оча сөяге + сигезкүз

Бот Балтыр Табан
иң зур сөяк юан, нечкә табан алды,табан сөяге,
өлештән тора бармак фалангалары
8-рәсем- сөякләр тоташуы
Сөякләр тоташуы

хәрәкәтсез хәрәкәтчән ярымхәрәкәтчән
җөй барлыкка китереп оча-бот умырткалык умырткалары мисал: баш сөякләрендә буын = тез, терсәк кимерчәк пластинкалар
барлыкка китерә


Буын—төрле хәрәкәткә мөмкинлек бирә. Сөякләр арасында ярык калып тоташу- 2 сөякнең баш-башлары сүрү эчендә буын сумкасында тоташкан урында ясала. Алар шома сыгылмалы кимерчәк белән каплана (сыгылмалылык тәэмин ителә). Буын эчендә буын сыекчасы бар.Ул майлагыч матдә сыйфатында ышкылуны киметә.
Димәк без терәк-хәрәкәт аппаратының пассив өлеше булган скелетны кабатладык.
Терәк-хәрәкәт аппараты

Пассив өлеш Актив өлеш
скелет мускуллар

III. «Сораулар сандыгы»
Бер партада утыручы ике укучы тартмадан сорау язылган карточканы алалар,бергәләп уйлап үз фикерләре белән уртаклашалар.

1. Ни өчен өлкән кешеләрнең сөякләре тиз сынучан була?

(Сөяк скелетында органик матдә (30-35%) кимегән, сыгылмалылыкны ул тәэмин итә, неорганик-минераль матдәләр (65-70%) ныклык, катылык, олы кешедә аның өлеше арта.)

2. Ни өчен яңа туган балаларның башын арттан тоту кирәк?

(Муен – 7 умырткадан тора. Умыртканың төп, җәя, үсентесе бар. Муеннның 1че умырткасының төп сөяге булмый, ул икенче умыртка белән кушылып үсә һәм чыгынты б.к., башны селкетеп юкны белдергәндә баш белән бергә борыла. Арка миеннән умыртка чыгынтысын сеңер бәйләвеч аерып тора, яңа туган балада ул аеруча йомшак, шуңа зыян килмәсен өчен, башны арттан тотарга кирәк.)

3. Кеше һәм имезүчеләр классы скелетында аермалар нәрсәдә?

1.Кеше вертикаль басып түбәнге очлыкка гына таянып йөри. 1. 4 аякта
2.Умырткалыкта бөгелешләр бар (4). Пружина хезмәтен үти. 2. Бөгелешләр юк.
3.Күкрәк читлеге як-якка киңәя. 3.Күкрәк читлеге кысылган.
4.Кул бармаклары хәрәкәтчән.
5.Баш бармак калганнарына каршы урнашкан, эшкә булыша.
6.Оча поясы-киң, терәк, иң зур нагрузка ала. 4.Оча сөякләре тар, зур йөкләнеш юк.
7.Түбәнге очлыклар сөякләре эре.
8.Билле табан, йөрергә, сикерергә пружина кебек булыша
9.Ми өлеше- зур,чөнки баш мие зур. 5. Бит өлеше зур.

4. Кеше скелеты нинди тукымадан тора?

Кеше скелеты сөяк тукымасыннан – тоташтаргыч тукыманың бер төре. Тыгыз һәм көпшәк матдәдән тора. Күзәнәкләренең үсентеләре бар. Күзәнәкара матдә каты, тыгыз, үзлеге белән ташны хәтерләтә. Вак каналлар белән әйләндереп алынган сөяк күзәнәкләре һәм анда күзәнәкара сыеклык шуның аша туклана һәм сулый. Нервлар,кан тамырлары белән чорналган.

5. Ни өчен өлкәннәрнең буе кечерәя?

Туганда сабыйның буе нормада – 50 см. 10 яшьтә ул -130 см га үсә. Кеше 18-20 яшькә кадәр үсә. 50 яшькә кадәр үзгәрешсез тора. Аннан соң һәр 10 елга 1-2 см га кечерәя бара. Хәрәкәт азаю, терәк-хәрәкәт аппараты - массасы кимү белән аңлатыла. Әгәр дә актив спорт белән шөгыльләнсә бераз кимеми тора. 14-17 яшьтә – иң интенсив үсеш.

6. Сөяк ничек үсә?

Калынлыкка сөяк - сөяк өслеге күзәнәкләре бүленүе исәбенә, ә озынлыкка - сөяк башларын каплаучы кимерчәк исәбенә. Бала вакытта һәм яшь вакытта үсә. Гипофиз гормоны үсешне көйли: аз булса, үсеш акрын 5-6 яшьлек бала кебек - карлик, күп гормон эшләнсә – великан -
2 м дан биек.

IV. «Сүзлек кәрзине»
Укучылар дәфтәрдә сүзлеккә аңлатма язалар.(Дәфтәрдә эш.)
1. Скелет = сөякләр + кимерчәк + сеңерләр (беркетә)
2. Күкрәк читлеге = умыртканың күкрәк бүлеге + кабыргалар + күкрәк сөяге
3. Эпифиз – көпшәсыман сөякләрнең башлары.
4. Мускул – кеше тәненең 30-35% алып тора, 600дән артык мускул бар. Һәрбер мускул аркылы-буй мускулы җепселләренең параллель бәйләмнәреннән тора. Һәр бәйләм тышча белән капланган була. Һәр аерым мускул җепселе тышча белән капланган, эчендә нечкә, кыскаручан үсентеләр - миофибриллалар була.
Миофибриллалар-юан(миозин,акрын кыскара) һәм нечкә(актин,тиз кыскара)
5. Антогонистлар – капма-каршы эшли торган мускуллар.
6 .Синергистлар –бер юнәлештә эшли торган мускуллар.

V. Физпауза «Мускулларны тану»
Биремне укучылар урыннарыннан торып басып үтиләр.
Дәреслек белән эш: (Колесов Д.В. Биология. Кеше. 8-класс)
1.Башны уңга , сулга борганда күкрәк-умрау-имчәксыман үсенте мускуллары = антогонистлар
буларак боралар,башны игәндә –синергистлар булып кыскаралар.(67 бит. 35 рәсем. 3 бирем)
2.Күкрәкнең зур мускулын табарга,әгәр кулларны терсәктән бөгеп,көч белән күкрәккә
китерсәк,бу парлы мускуллар кыскарып киерелә. (67 бит,36 рәсем 4 бирем)
3.Трапециясыман мускул –калак сөякләрен бергә кушып башны артка ташласак,киерелә.
( 67 бит. 36 рәсем. 7 бирем)
4.Арканың киң мускулына тотынабыз,ул кулбашны төшерүдә,кулны артка җибәрүдә
катнаша (67 бит. 36 рәсем. 8бирем)
5. Дельтасыман мускул кулны горизонталь торышка күтәрә (67 бит. 36 рәсем. 11 бирем)
6.Кулбашның ике башлы мускулын һәм кулбашның өч башлы мускулын
табу,антагонистларма,синергистларма булуын билгеләү. (67 бит. 36 рәсем. 12 бирем)
7.Беләк мускулларының функциясен аңлау өчен , уч төбен өстәлгә куеп,кулны өстәлгә
кысыгыз,йодрыклагыз һәм ачыгыз.Сез беләк мускулларының кыскаруын тоярсыз.
(67 бит. 36рәсем. 13 бирем)
8. Ботның алгы өлешендә дүрт башлы мускулны табыгыз, ул оча-боттан аякны бөгә, тез
буыннан турайта. Футболистларда туп типкәндә утракса мускулы белән антогонистлар
булып эшлиләр. (68 бит. 36 рәсем. 15 бирем)
9.Бармак очына басыгыз, балтыр мускулы киерелүен тоярсыз. . (68 бит. 36 рәсем. 16 бирем)
10. I-вариант – чәйнәү мускулын эшләтә
II-вариант – мимика мускулын эшләтә

VI. Диагнозны дөрес билгелә.

Укытучы слайд буенча түбәндәге авыруларның исемен әйтми генә сөйли.Укучы дәфтәренә
авыруны танып исемен яза.
1. Атеросклероз
- биологик оксидлашу кими;
- күзәнәк структуралары: митохондрия, кыскару җепләре б.к. өчен энергиягә бай матдәләр ясалмый башлый;
- сөяктән Ca тозлары китә, холестерин белән кушылып кан тамырлары стеналарына утыра, кан әйләнешен боза;
- аз хәрәкәт нәтиҗәсендә барлыкка килә. (гиподинамия);
- кеше хәлсезләнә, сүлпәнләнә.
2. Остеохондроз
- йөрү, иелү авыр;
- төннәрен сызлана;
- йоклый алмый.
Нәтиҗә: мускулларны күнектерү, яхшы туклану, актив ял (эш тәрләрен алмаштырып тору), мускулларны эшсез тотмау – атрофияләнүенә юл куймау дигән сүз.
Хәрәкәт – ул тормыш.
Мускул үзеннән-үзе кыскармый. Мускулларны эшкә нерв импульслары куша.
Алар 1 секундка- 20гә якын килә. 1 адым атлаганда – 300 мускул катнаша, аларның эшен күп
импульслар көйли.

VII. Лабораториядә.

Һәрбер биремне 1 укучы башкара,нәтиҗә ясый.
1. Динамик эш (Бирем:”Минем көндәлек өйдәге эшләрем”
2. Статик эш (72 бит,Колесов Д.В. Биология. Кеше. 8-класс)
3. Гәүдә турылыгы, (Лаборатор эш нәтиҗәсе 75 бит ,Колесов Д.В. Биология. Кеше. 8-класс)
4. Яссытабанлылык (класс белән өйдә эшләнгән лаборатор эшкә нәтиҗә ясала,75 бит,
Колесов Д.В. Биология. Кеше. 8-класс)
Нәтиҗә: һәр мускулның кыскаруы өчен күп күләмдә энергия кирәк. Энергия чыганагы булып органик матдәләрнең таркалуы тора. Мускул күзәнәкләрендә органик матдәләр О2 катнашында СО2 һәм Н2О кадәр таркалалар. Ни сәбәпле статик эштә ару көчлерәк? Ике очрак өчен дә энергия кирәк. Матдә таркала, әмма динамик эштә таркалу продуктлары кан белән организмнан тизрәк чыгарыла, статик эштә озаграк чыгарыла, ару барлыкка килә.

VIII. Хәрәкәттә-бәрәкәт.
Бөек шәхесләр тормышы турында укытучы чыгышы.
Платон, Аристотель, Сократ – хәрәкәтнең организмга уңай йогынтысын билгеләп үтәләр.
Үзләре дә соң картлыкка кадәр гимнастика белән шөгыльләнәләр.
М.В.Ломоносов – халыкның сәламәтлеген саклау кирәклеген аңлата. Аның фикеренчә,
хәрәкәт – дару урынына хезмәт итә. Акыл эшчәнлегеннән соң физик эшчәнлек
кирәклеген ассызыклый.
А.В.Суворов – хәрби гимнастиканы кертә, хәрбиләргә ныгу, чыныгу кирәклеген
күрсәтә. «Потомство мое, - говорил великий полководец, - прошу брать мой пример.»
А.С.Пушкинның да гимнастика белән тирәнтен шөгыльләнүе турында замандашлары еш әйтә.
Л.Н.Толстой велосипедта йөргән, атта йөрергә яраткан, кисү, казу эшләрен, печән чабуны
яратып башкарган.
М.Горький йөзү белән шөгыльләнгән, тимераякта һәм чаңгыда шуган.
И.П.Павлов – С.Петербургта врачлар өчен эшләгән гимнастика түгәрәген җитәкләгән.
Без дә аларга белемдә дә, сәламәтлектә дә тигезләник!

IX. Cын-гәүдә.
Кечкенә,әмма әһәмиятле биремнәр үтәү.
Басып торганда, утырганда һәм йөгергәндә, гәүдәнең табигый торышы ул.
- Модельләр йөрүе (теләк буенча 2кыз,2егет башкара.) – арка төз, баш аз гына арткарак китеп тора, иңбашлар туры, корсак эчкә кергән була. Яхшы фигура матурлык, сәламәтлелек, эшкә сәләтлелек билгесе.
- баш түбәсенә китап куеп йөрергә һәм шулай утырырга.
- дөрес утыру. (38 рәсем, В,класс кабаттан дөрес утыра)
Нәтиҗә: дөрес сын-гәүдә кешегә тумыштан бирелми, яшәү барышында формалаша. Аннан соң җитешсезлекләрне көйләү кыен. «Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул».
Яшь вакытта, кимерчәк- сөяккә әверелеп бетмәгән була.

X. Белгечләр киңәш итә.

1. Физкультура укытучысы фикере.
2. Медицина тикшеренүе нәтиҗәләрендә-безнең проблемалар.
3. «Бездә кунак бар» - массажист белән очрашу, профилактика, массаж күнегүләре.
(Кунак чыгышы.)

XI. Травмотология пункты. Беренче ярдәм.

Карточкаларда тест эшләү.
Уңайсыз хәрәкәтләр, бәрелүләр нәтиҗәсендә – сеңерләр, сөякләр зарарлана, сына һ.б. Һәрвакыт
I-ярдәм күрсәтү зарур.

XII. Белсәң файдалы һәм кызык.
Н.И.Сонинның Биология. Кеше.8 класс дәреслегеннән кайбер өстәмә мәгълүматлар.

1. Тән пропорциясе.
Борынгы Греция сынлы сәнгате, Яңарыш чоры рәсемнәре кемне генә сокландырмый икән! Әлеге әсәрләрдә безне буй-сын матурлыгы җәлеп итә. Борынгы Греция скульпторлары үлчәү берәмлеге итеп, уч төбеннән файдаланырга тәкъдим итә.
2 уч төбе киңлеге = бит озынлыгы
3 уч төбе киңлеге = табан озынлыгы
4 уч төбе киңлеге = җилкәдән терсәккә кадәр булган ара
3 баш озынлыгы = гәүдә озынлыгы
3 кул чугы озынлыгы = кул озынлыгына
3 табан озынлыгы = аяк озынлыгына
кул колачы = гәүдә озынлыгына ( Яңарыш чорының бөек рәссамы – Леонардо да Винчи бу турыда яхшы белгән)
2. Бит пропорциясе.
Кешенең йөзе.
Дөньяда яшәүче миллиардлаган кеше арасыннан йөз сызыклары белән бер-берсен кабатлаган 2 адәм баласын очрату кыен. Аларның һәрберсен табигать «индивидуаль проект» буенча үзе тудыра. Ул һәрберебезнең «визит карточкабыз».
Венера Милоская, Апполон Бельведерский – йөзләрендә дә симметриясезлек булган – гүзәллекләре белән гомуми танылганнар.

XIII. Йомгаклау.
1. Тактадагы мәгънәле сүзләргә игътибар ит.
Беләге юан - берне егар, белеме булган – меңне егар.
Гимнастика – гәүдәнең һәм аның аерым өлешләренең мускуллары ныклыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән хәрәкәтләр системасы.
Гиподинамия – хәрәкәтнең җитешмәве.
Мускулларның атрофияләнүе – озак эшсезлектән мускуллар көчсезләнә, тереклек сәләте кими, массасы азая.
Бодибилдинг – мускулларны төрле күнектерүләр аша үстерүгә нигезләнгән спорт төре.
«Кеше йөзенең күркәмлеге, аның очкынланып балкып торган индивидуальлеге, эчке күңел хасиятенең бизәкләре һәрбер заманда, барча халыкларны иҗатка рухландырып, илһамландырып торучы чыганак ул!» - П.К.Анохин.
2. Тулы тормыш өчен төп шарт – яхшы физик форма, сәламәт тән. Сезнең моңа мөмкинлекләрегез бар. Шуны аңлап, дөрес, сәламәт яшәүгә омтылуыгызны дәвам итегез.
3. Билгеләр кую.
4. Үзеңне гәүдә пропорцияләре буенча сына.
5. Укучыга киңәшләр.

Кулланылган әдәбият:
1. Д.В.Колесов, Р.Д.Маш, И.Н.Беляев “Биология. Кеше” 8 класс, Казан Мәгариф нәшрияты, Москва Дрофа, 2009
2. Н.И.Сонин, М.Р.Сапин “Биология.Кеше” 8 класс, Казан Мәгариф нәшрияты
3. Н.И.Сонин, М.Р.Сапин Биология. Поурочные планы по учебнику “Человек”, 2007
4. Д.В.Колесов, Р.Д.Маш, И.Н.Беляев Биология Человек 8 класс Рабочая тетрадь к учебнику
М.: Дрофа, 2010.
5. Акимов С.И. и др. Биология в таблицах, схемах, рисунках. Учебно-образовательная серия. - М: Лист-Нью, 2010
6. Лернер Г.И. Общая биология (10-11 классы): Подготовка к ЕГЭ. Контрольные и самостоятельные работы/ Г.И.Лернер. – М.: Эксмо, 2007
7. А.Ю.Ионцева, А.В.Торгалов “Биология в схемах и таблицах”, Москва, 2011

У вас нет прав для создания комментариев.