Әни кадере
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

К

Әни кадере.

Мин бит,  дуслар, күптәннән

Әниемне яратам.

Дөньяга туган көннән

Гел үземә каратам.

Төннәр буе йокламый

Ул бит мине көйләгән.

Ару-талуга карамый

Кызык әкият сөйләгән.

Мәктәп бусагасын атлап

Минем белән таптаган.

Мисал чишүдән башлап

Бергә кагыйдә ятлаган.

Хәзер инде мин шәхес

Мәктәпкә үзем барам.

Ике көнгә ун дәрес

“Биш”леләр генә алам.

Үскәч, дуслар, бик күңелле

Әни шатлыгын күрү.

Көн саен иртән ягымлы

Яратам сине дию.

Кадер-хөрмәт күрсәтеп

Әниләрне зурлыйк без.

Көн саен сөендереп

Күңелләрен саклыйк  без.

Калимуллина Алина, 6нчы сыйныф

У вас нет прав для создания комментариев.