Әнием.
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 04 Март 2019
-
Просмотров: 285
Шакирова Лиана Ильгамовна |
4 класс | МБОУ «Актанышская НОШ-детский сад» | Кашапова Зульфира Фазлетдиновна | Стих к празднику |
Әнием.
Кем безне иртән уятып,
Мәктәпләргә озата.
Тәмле бәлеш пешереп,
Һәркөн саен сыйлата?
Әнием инде, билгеле ,
Ул гына яхшы шундый.
Сабагымны да эшләшә,
Миндә генә ул андый.
Ул бик яхшы тәрбияче,
Уңган хуҗабикә ул.
Әбиемнең чибәр кызы,
Күпләргә шәп үрнәк ул.
Ә миңа ул - яраткан әни,
Изге күңелле кеше.
Үзе тырыш һәрвакытта,
Балкып тора бар эше .
Бик яратам әниемне,
Ул да безне ярата .
Йөрәгемдә җылы хисләр
Якыныма карата.
Мин сине чын күңелемнән
8 март белән котлыймын.
Бәхет - шатлык , озын гомер,
Сәламәтлек телимен.