Әнием, кадерлем!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Габдрахманов

Айдар

Ильясович
1 класс МБОУ «АСОШ №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского МР Шайхетдинова Филария Гависовна Сочинение к празднику

Әнием, кадерлем!

Әнием – минем иң кадерле кешем. Мин аны бик яратам. Нәрсәдер өчен түгел, ә бары тик булганы өчен яратам. Мин аның белән горурланам, сокланам һәм хөрмәт итәм. Аннан да якынрак, аннан да кадерлерәк кешем юк.

Әниләребез безне һәрчак кайгырта, җан җылысын бирә. Мин әнимемә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен. Үзем дә аңа һәр эштә булышырга тырышам: сумкаларын күтәрешәм, өй җыештырышам, бергәләп ашарга да пешерәбез. Әнием миңа үзенең киңәшләрен бирә, акыллы булырга өнди.

Әнием белән бергә яратып башкара торган тагын бер шөгыль – ул да булса төрле җирләргә йөрү. Сәяхәтләр вакытында ул миңа кызыклы мәгълүматлар бирә, минем күзаллауларымны баета.

Мин әниемнең йөзеннән беркайчан да елмаю китмәсен, ә күзләре кояш кебек һәрчак янып торсын дип теләр идем. Ул бәхетле булганда гына без дә бәхетле!

Үз чиратымда мин әниемнең йөзенә кызыллык китермәскә, һәрвакыт тырышып укырга, чын кеше булып, аны сөендереп кенә торырга тырышачакмын!

У вас нет прав для создания комментариев.