Әнием.Габдрахманов Айдар
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Габдрахманов

Айдар

Ильясович
1 класс МБОУ «АСОШ №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского МР Шайхетдинова Филария Гависовна Стих к празднику

Әнием.

Әниемнең иркә улы бит мин,

Әбием шулай диеп эндәшә.

Ничек инде иркәләнмисең ди,

Иң әйбәт әни – минем әни лә!

Дөньядагы иң матур әни дә ул.

Иң уңганы, иң булганы да.

Йомшак куллы, җылы сүзле дә ул,

Кирәк чакта кырыс, усал да!

Әниемнең күз карашы җитә,

Шундук хатамны да мин аңлыйм.

Һәм ышандырып әйтә мин алам –

Әнидән башка яши дә алмыйм!

Әниемне мин котлыймын

Сигезенче Март белән.

Бәхет-шатлыклар телимен

Котлы булсын бу бәйрәм!

У вас нет прав для создания комментариев.