Тукай яши безнең күңелләрдә.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ «Куркачинский детский сад «Черемушка» Высокогорского муниципального района РТ» Мингазова

Роза

Гаптулхаевна
Литературное творчество

Тукай яши безнең күңелләрдә.

Яз көннәре, апрель ае

Ямьле дә, кадерле дә.

Бөек шагыйрь Тукайны ул,

Бүләк иткән бит безгә.

Сабый чагыбыздан бирле

Гомер юлы буйлатып,

Нинди чакларда да безне

Тукай бара озатып.

Әсәрләре кабат-кабат

Кулга алып укыла.

Барысы да шундый якын,

Укыйсы килеп тора.

Әгәр Тукайны белмәсәң,

Дөньяны да белмисең.

Әни дигән сүз кебек үк,

Кадерле аның исем.

Бары егерме җиде яшь,

Бик кыска гына гомер.

Ә хезмәте нинди олы,

Ышанырлык та түгел!

Шулкадәрле акыл аңа,

Килгән дибез кайлардан.

Укыган саен Тукай безгә

Ачыла өр-яңадан.

Әйе, бәхетле ул татар,

Безнең халык Тукайлы.

Бәлки әнә шуңадыр да,

Дәрәҗәбез югары.

Моның өчен чын йөрәктән

Рәхмәт шагыйребезгә,

Мәңге-мәңге сакланыр ул

Халкыбыз күңелендә!

У вас нет прав для создания комментариев.