Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты
Рейтинг:   / 65
ПлохоОтлично 
Автор: Азнакай шәһәре “5нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе”нең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйззәтуллина Лена Нәфис кызының эше
Сыйныф: 8 класс
Фән: Татар әдәбияты
Дәреснең максаты:
1. Укучыларны Абдулла Алиш тормыш сукмаклары белән таныштыру.
2. Абдулла Алишның әдәби эшчәнлеге белән таныштыру.
3. Укылган хикәягә анализ ясау.
Җиһазлау:
Дәреслек, мультимедиа, проектор.

Дәрес барышы
I. Дәресне оештыру.
1. Исәнләшү.
2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

II. Актуальләштерү.
Узган дәрес материалын искә төшерү.
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән узган дәрестә үзебезнең Азнакай төбәгендә туып үскән язучы – әдип, Татарстанның атказанган эшлеклесе Марсель Баян улы Галиевның “Җиңәсем килде” әсәреннән бер өзек белән танышып үткән идек. (узган дәрестә төзегән план буенча балалар әчтәлеген сөйли). Сорауларга җавап бирү (баларның җаваплары)

III. Яңа материал өстендә эш.
Укытучы: Без бүген сезнең белән дәрестә Абдулла Алишның тормыш юлына һәм иҗатын күзәтербез.
Абдулла Алиш – кем ул? Сез аның нинди әкиятләрен укыганыгыз бар?
Укучылар җаваплары: Язучы, әкиятләр язучы. “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, һ.б. Укытучы сүзе: Әйе, бик дөрес әйтәсез. Балалар язучысы, әкиятләр остасы А.Алиш әкият жанрын үстерүгә зур игътибар бирә. Ул бу хакта болай дип яза: “Чорыбызның үткәне, киләчәге, бөек легенда булып киләчәк буынга барып җитсен!”
Укытучы сүзе:
Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында зыялы нәсел – күп буыннардан килгән дин әһелләре, руханилар нәселендә көтеп алынган малай булы дөньяга килә.
Закирә Алишева А.Алишның бертуган апасы истәлекле көннәрне болай дип искә төшерә: “Бу тату гаиләдә бер-бер артлы балалар туа, ләкин озак яшәми үлә торалар. Бары тик бер кызлары – мин генә чирләми үскәнмен. Ир балалары булмаганга, барысы да кайгырышкан. Бигърәк тә Нурулла бабай борчылган. Бервакыт ул җомга намазына килгән картлар белән дога укып, Алладан сорап алган ир бала 1908 нче елның 15 нче сентябрендә дөньяга килә. Гаиләдә шатлыкның иге-чиге булмый. Малайга Габдуллаҗан дип исем бирәләр...” (Интрактив тактада компьютер аша презентация күрсәтелә). Хәзер без аның тормыш юлы турында истәлекләр карап китәбез. Алдыбызда Алишевлар нәсел шәҗәрәсе. (1слайд)
Башлангыч белемен 6-7 яшендә әтисеннән ала – укырга һәм язарга өйрәнә, Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1917 – 1919 еллар аралыгында күрше Ямбактагы авылы мәдрәсәсендә укый. 1927 елга кадәр Спас педагогия техникумы каршысындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. (2 слайд)
1927 елда Абдулла Алиш Казанга килә, Казан җир төзү техникумында укырга урнаша. Биредә белем алу чорында (1927 – 1930еллар) әдәбият белән кызыксынуы тагын да арта. (3 слайд).
А.Алиш 1933 – 1934 елларда Казандагы үзәк пионерлар клубында, соңрак “Пионер каләме”, “Ялкын” журналы редакциясе каршысындагы оештырылган әдәби тәгәрәк җитәкчесе, “Техника” журналының җаваплы сәркәтибе, 1937 елдан “Пионер каләме” журналы һәм Татарстан радиокомитеты хезмәткәре блып эшли. Шушы ук елдан Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый Бу еллар – язучының иң актив иҗат чоры. “Отряд флагы” (1931) исемле беренче китабннан соң аның бер-бер артлы “Якты күл бу” (1933), “Дулкыннар” (1934), “Ант” (1935) кебек җыентыклары, “Йолдыз”, “Кечкенә тоткын” пьесалары һәм әлбәттә, күп сандагы әкиятләре дөнья күрә. (4, 5 слайд).
Абдулла Алиш гаиләсе (6 слайд)
Бөек Ватан сугышы башлангач, ул да көрәш сафына баса. 1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә, радист һөнәрен үзләштерә. Сугышның дәһшәтле фронтларында йөргән Алиш мәрхәмәтсез язмышка дучар була. Ләкин туган илгә һәм үз халкына карата йөрәгендә ярату хисе саклаган язучы тормышының каты сынаулары каршында бөгелми. Фашистлар аны төрлечә җәзалыйлар. Салкын подвалларга ябалар. Тик, ничек кенә итсәләр дә, язучы-көрәшченең көчле рухын сындыра алмыйлар. Фашистларның ерткычлыгына каршы Алиш корычтай ихтыяр көче белән җавап бирә. Дошманның үз өнендә ул якын дусты – каләмдәше һәм көрәштәше М.Җәлил белән берлектә җаваплы эшләр башкара. 1941 елның октябреннән башлап, берничә ел дәвамында аның язмышы билгесез булып кала. Сугыштан соң гына А.Алишның 1941 елның 12 октябредә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистларга әсир төшүе мәгълүм була. 1941 ел - Литвадагы хәрби әсирләр лагере, 1942 ел – Чехословакиядәге Сандау шәһәре, Польшадагы Седльце шәһәре, Берлин янындагы Вустрау шәһәре – болар язучының тоткын буларак үткән юлы. (7 слайд)
1943 елда яшерен оешма эше ачыла, җәлилчеләр, шул исәптән А.Алиш та, кулга алына һәм үлем җәзасыа хөкем ителә. 1944 елның 25 августында унике татар каһарманы фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.(8 слайд)
Әнисе Газизә дә укымышлы, нечкә һәм шигъри күңелле ханым булып әдәбият тарихына кереп калган. Аның шигьрият белән кызыксынуы, шигырь һәм бәетләр языу да мәгълүм. (9 слайд)
Көек авылында А.Алиш музее (10 слайд)
1996 елда Татарстан язучылар берлеге идарәсе карары белән Абдулла Алиш исемендәге бүләк булдырылды. Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә.

А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясеннән өзек уку (бер укучы сәнгатьле итеп укый).

IV. Белем күнекмәләрне ныгыту.
Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне кабатлап тест сораулар өстендә эш
(Интрактив тактада компьютер аша эшләнә).
V. Дәресне йомгаклау.
1) Нәтиҗә ясау.
2) Билгеләр кую.
VI.Өй эше.
“А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясен укырга һәм сөйләргә өйрәнеп килергә.

Саубуллашу.

У вас нет прав для создания комментариев.