Ашкынам хыялым иленә
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Балтач районы
МГББУ “Балтач гимназиясе”

«Ашкынам хыялым иленә”
(Гимназия укытучылары һәм укучылары өчен үткәрелгән шагыйрә Гөлназ Гарипова белән очрашуның эшкәртмәсе)

Авторы: югары кв.категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделганиева Чулпан Мөдәрисовна

Максат: Шагыйрә Г.Гарипова белән, аның иҗаты белән таныштыру,
шигырь ярату хисе тәрбияләү,сәнгатьле уку, сорауларны
дөрес итеп төзи белү күнекмәләрен үстерү.
Материал һәм җиһазлау: Г.Гарипова китаплары, компьютер,проектор,
экран, алдан төшерелгән интервью
Алдан әзерлек эше: Яңгулга барып әбисеннән, әнисеннән, укытучысыннан интервью алу, шигырьләрен ятлату

Очрашу барышы
Талантларың чиксез, туган җирем,
Чишмәләрең, ахры, серледер.
Шул суларны эчеп үскәнгәме
Халкым шулай моңлы көйледер.

-Хөрмәтле тамашачыларыбыз. Бүгенге кичәбезнең кунагы- районыбызда туып үскән, монда беренче шигырьләрен иҗат иткән, монда тәүге китабын чыгарып,үзен һәм Балтачны республикада таныткан яшь шагыйрә Гөлназ Гарипова. Очрашуыбыз берничә сәхифәдән торыр. Шуларның берсе – “Гаилә”
-Гөлназ, Сезнең өчен нәрсә ул гаилә?
-Үзегезнең гаиләгез турында сөйләсәгез иде.
- Ә хәзер Сезгә бер кечкенә сюрприз. Әбиегезне бик яратасызмы?
Сез аның белән очраша аласыз.(экранда әбисе белән интервью)
Балачактан күңелегезгә уелып калган берәр вакыйга исегезгә төшмиме?
Шигырь «Минем сеңлем”(Раушан)

2. -Икенче сәхифәбез “Кыңгыраулы мәктәп еллары” дип атала.Бу турыда сөйләшә башлаганчы, бераз гына хисләрне яңартып,бер өзек карап китик.
(Укытучысы Энҗе апа белән интервью)
-Гөлназ, мәктәп еллары күңелдә кайсы яклары белән истә калды? Бер шигырегездә мәктәпне “сөенеч йорты” дип атыйсыз.
-Энҗе апа безгә “Гөлназ- мәктәпнең йолдызы” дигән иде. Барысына да ничек өлгерә идегез: яхшы укырга да, шигырь язарга да, кичәләр оештырырга да?..
-Сезнең белән бергә укыган Миләүшә- бүген шулай ук очрашу кунагы. Аңа сүз бирик. (Миләүшә Гыйльфановна)
-Үзегездәге иң уңай һәм тискәре сыйфат дип кайсыларын атый аласыз?
-Кайсы фәннәрне ярата һәм кайсыларын яратмый идегез?
-Сер итеп кенә әйтегез әле, “2”ләр эләктеме?
“Шагыйрьгә” (Фәридә)
3. -3нче сәхифәбезне “10 бәбкә” дип атадык. Ни өченме? Чөнки Гөлназ турында сөйләгәндә, әбисе шигърияткә кереп китүенең бер сәбәбе итеп шул шигырьне атады. Сез килешәсезме, Гөлназ?
-Ничек туа соң ул шигырь дигән тылсым?
-Бөтен кеше дә шигырь яза аламы?
-Сезнең шигырьләр арасында тарихыбызны, милләт язмышын, тел язмышын чагылдыра торган, “татарлык” сеңгәннәре күп. Шундый яшь кешегә бу каян килә?
Шигырьләр тыңлап үтик.
“Туган йортым – Болгарым”
“Татарлыгым сеңгән каныма”
-Табигать турында шигырьләр язарга илһамны кайдан аласыз?

“Гөлләрем”, “Ромашка”, “Чәчәкләр”
-Әйтергә кирәк, Гөлназ үзе дә бик оста бии. Шуңа күрә бию турында язылган шигырьләре дә бар аның.
“Биермен дә...”, “Төш”
-Бөтен кеше көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме җитә. Бу темага язылган шигырьләрне дә тыңлап үтик. Кыш бабайга аларны сез дә сөйләрсез. Кем язды дисәләр, Гөлназ апа диярсез.
“Кар кызы”.
-Гөлназ, яңа шигырьләрең ни турында? Алары белән дә таныштырсаң иде.
-Әсәрләреңә беренче бәяне кем бирә?
-Иҗат әһелләре арасыннан Сезнең өчен абруйлысы кем?
“Ашкынам хыялым иленә”
4нче сәхифәбез “Минем алда – тормыш киңлекләре, хыялыма ачам кочагым!” дип атала.
-Гөлназ, Сез әле яшь. Бөтен юллар ачык, үзегез һәрьяклап талантлы. Ни өчен “Сәләтне” сайладыгыз? Гомумән, нәрсә ул “Сәләт”? Кемнәр өчен ул?
-Сезнең белән “Сәләттә”танышкан укучыларыбыз да бар безнең. Аларга сүз бирик.(Галия)
-“Сәләткә” эләгер өчен нишләргә?
Сораулар бирү, җаваплар. Бүләкләү.

У вас нет прав для создания комментариев.