Ач, шигърият, серләреңне!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Ач, шигърият, серләреңне!

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы “Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе”

Тема. Ач, шигърият, серләреңне!
6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатын өйрәнү дәресенең эшкәртмәсе.

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәлахова Рәмзия Гәптрәеф кызы

2013 нче ел

Максат. 1. Якташ шагыйребез Р.Фәйзуллин иҗаты белән якыннанрак танышу.
2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, бәйләнешле сәйләм үстерү, шигъриятне яратырга өндәү.
3. Үзебез яшәгән якка,туган җир, ата-анага, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Р.Фәйзуллинның I-V томлыклары, “Рәсем ясыйм”,Аҗаган” китаплары, “Тат.әдәбияты тарихы” – VI., “Заман. Иҗат.Шәхес” китабы, “Казан утлары” , “Салават күпере” журналлары. В.Фатыйхов китаплары, аудиоязма, компьютер, проектор, слайдлар.

Дәрес барышы.

Дәреснең эпиграфы.
Шагыйрь булсаң, дөнья өчен
давың, януың кирәк;
Януыңны халыкларның
күмәк тануы кирәк.
Р.Фәйзуллин.
I. Оештыру.
Уңай психологик атмосфера булдыру. (Укучылар бер-берсен сәламлиләр)
II. Актуальләштерү.
Аудиоязмада Р.Фәйзуллинның “Туган ягым” шигыре тыңлана. Укытучы. Укучылар, без сезнең белән якташларыбыз иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Хәзер генә кайсы шагыйрьнең шигырен ишеттек? Ул сезгә танышмы? Сез аның турында нәрсәләр беләсез? (Җаваплар тыңлана, Р.Фәйзуллин портреты экранда күренә.. )
1 нче укучы. Р.Фәйзуллинның тормыш юлына күзәтү ясый. (Слайдлар кулланыла. )
2 нче укучы. Аның иҗаты, китаплары, җыентыклары, “Казан утлары” журналлары күргәзмәсен тәкъдим итә.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы. Дәреснең темасы “Ач, шигърият, серләреңне!” дип атала. Нәрсә соң ул шигърият ? Нәрсә ул шигыръ? (Укучыларның фикерләре тыңлана. Сүзлек эше аңлатыла.)
Шигъриятнең серләрен ачканда телдән журнал нәшер итәчәкбез. 1 нче бите “Гомер юлым...” дип исемләнде. (Слайд. )
1 нче алып баручы. Журналыбызның 2 нче бите “Әй, Туган ил, туган җир!” дип атала. (Слайд.) Шигърият -ул серле дөнья. Ул изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Р.Фәйзуллин шигырьләрендә туган илнең, туган якның бик кадерле булуы әйтелә .Чөнки анда ата-бабаларыбыз яшәгән, көн күргән, йорт корган. Без шунда тәпи басканбыз, кеше булганбыз.
(1 нче төркем укучылары шагыйрьнең “Кайту”, “Илләр, җирләр гизүчегә”,”Әй,Туган җир!”,”Синеке-илнеке” шигырьләрен сөйлиләр. Мультимедиа аша туган як күренешләре күрсәтелә һәм шигырь юллары яктыртыла. )
Укытучы. Шигырьләрне тыңлаганда, сезнең күңелегездә нинди хисләр уянды? Шигырь ләр нинди хис белән сугарылган? (Укучыларның фикере тыңлана.)

2 нче алып баручы. Дөньядагы иң якын, иң изге, иң кадерле кешеләребез турында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шагыйрьнең шушы темага язылган шигырьләрен журналыбызның 3 нче битенә урнаштырабыз. Ул “ Әти- әниләргә мәдхия “дип атала . (Экранда шагыйрьнең әти- әнисенең фоторәсемнәре күрсәтелә. 2 нче төркем укучылары “Минем әти “, “Менә без дә үсеп җиттек , әни “ шигырьләрен укыйлар )
Укытучы. Әйе, дөньяда иң кадерле кешеләребез- әти белән әни. Халкыбыз юкка гына “Ата- ана- алтын канат” димәгән шул. Якташыбызның шигырь остасы булып китүенең нигезендә дә әти -әнисенең дөрес тәрбиясе.

1 нче алып баручы. Халкыбызның хезмәт яратуы, дуслык-туганлык хисләре белән горурлануаның күп кенә шигырьләрендә чагыла. Тыныч тормыш, көндәлек эштән, төзү, иҗат итүдән тәм табу –җимерүче көч булып килгән сугышка каршы куела. Үзе пешергән күмәчне чип –чиста кәрзингә салып,тар урамнарны киң итеп, ризыгын мактап җырлап килгән кешене күрүдән дә ямьлерәк күренеш бармы соң? Яки иске көймәсе янында басып өметсезлеккә бирелмичә, хыялланып яшәүче балыкчы карт үзенә карата ихтирам хисе уятмыймы? Кайбер шигырьләрендә шагыйрь тормышның, яшәү�
�ең, �
�адерен белергә чакыра. Үткәннәрне онытмаска өнди. Бүгенге көндә тыныч, матур яшәвебез өчен сугыш кырларында кан койган бабаларыбызга бурычлы. Аларны онытырга хакыбыз юк.
(“Хезмәт.Тынычлык.” битендә “Күмәч пешерүчеләр җыры “,”Балыкчы карт”,”Без-балта осталары”, “Онытма син” шигырьләре укыла. Слайдлар. Мультимедиа аша мактаулы хезмәт ияләре, якташ -геройларның фоторәсемнәре күрсәтелә. )
5 нче бит “Табигать кочагында”(Слайд.)
2 нче алып баручы. Р.Фәйзуллинның иҗатында, шигъриятендә табигать авазлары, аның турында борчылу үзәктә. Ул табигатьтәге гүзәллекне, нәфислекне сакларга, якларга чакыра. Табигатьтә бернәрсә дә чиксез түгеллеген искәртә.
(Укучылар башкаруында “Табигать кочагында”, “Кошларга”, “Кар бөртеге” шигырьләре тыңлана.)
1 нче алып баручы. Журналыбызның алдагы бите “И, туган тел!” дип атала.(Слайд). Шагыйрь туган телебез язмышына, аның киләчәгенә битараф түгел. Ул борчыла, ана телен хөрмәт итәргә, онытмаска кирәклеген искәртә.
(Аудиоязмада “Минем телем” шигыре)
2 нче алып баручы. 7 нче бит Р.Фәйзуллин сүзләренә язылган җырларга багышлана. Ул “Җырларымда...” дип исемләнә.(Слайд.) .Аның “Сагыш”, “Тимим күңелемә”, “Аккошлар”, “Менә без дә үсеп җиттек, әни!”, “Иясез шатлык”, “Ашкыну”, “Кичер кайта алмавымны” һ.б. шигырьләренә композиторларыбыз тарафыннан көй язылган.
(Язмада 1 җырын тыңлыйлар, шагыйрьнең фотоальбомыннан истәлекләр экранда күрсәтелә.)
IV. Йомгаклау.
Укытучы сүзе. Чыннан да, Р.Фәйзуллин – безнең горурлыгыбыз. Аның татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше бик зур, әһәмиятле. Аның иҗатын, шигърият серләрен бер дәрестә генә өйрәнеп, анализлап чыгу мөмкин түгел. Алдагы дәресләрдә өйрәнүне дәвам итәрбез.
Шагыйрь үзенең иҗаты белән генә түгел, якташлары янында һәр хәлиткеч чараларның үзәгендә була, туган нигезен онытмый, туганнары белән һәрдаим аралаша. Яшьләрне дә игътибарсыз калдырмый, аларга киңәшләрен, бәясен бирә. Шунысы куанычлы: районыбыз талантларына алмашка яшь каләм ияләре килә. Бүгенге көндә бистәбездә яшәп иҗат итүче В. Фатыйхов, Р.Гарифуллина шундыйлардан. Киләчәктә безнең арабыздан да олы шагыйребезнең дәвамчылары чыгар, дигән өметтә калабыз.
1 укучы. В.Фатыйхов “Шигъриятнең ханы – Балтачлы” (Р.Фәйзуллинга) Мультимедиа аша шагыйрьнең портреты күрсәтелә һәм шигырь юллары яктыртыла
V. Өй эше. Өйгә эш бирелә, билгеләр куела.

У вас нет прав для создания комментариев.