Тылсымлы чәчәк (план конспект)
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Зурлар төрккме өчен сөйләм телен үстерү шөгыленнән “Тылсымлы чәчәк” темасына план конспект

Төзеде: 74 нче балалар
бакчасы тәрбиячесе
Романова С.З.

Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәр

Тема: Тылсымлы чәчәк
Максат: баларны язгы табигать, табигать күренешләре белән таныштыру. Аларны күреп, сөйләп бирергә өйрәтү, туган табигатькә сак караш тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү.
Сүзлек өстендә эш: әфсен – төпсен, таҗ тылсымлы.
Материал: яз сурәтләнгән рәсем, ромашка чәчәге, картиналар.
Шөгыль барышы.
Яшәгән ди кара урманда, явыз убырлы карчык. Ул һәрвакыт начарлык кына эшләп йөргән ди. Бу урман аланында серле, тылсымлы ромашка чәчәге үсә икән. Көннәрдән беркөнне явыз убырлы карчыкныҗ бу ромашка чәчәгенә бик нык ачуы килгән. Бу чәчәк кешеләргә шатлык бирүенә аның бик эче пошкан.Бер көнне ул чәчәк яныны килгән дә “Эфсен –төпсен бу чәчәчк шиңеп төшсен, корысын”,-дип чәчәккә начарлык теләгән.Тик бу чәчәк бит “тылсымлы”,”серле” чәчәк булган. Хәзер аңа карата балалар яхшылык эшләсә аның коелган таҗларына хәл кереп, ул яңадан үсеп китә икән ди. Шуңа күрә һәр таҗ яфрагы өчен бер яхшылык эшләргә кирәк. Сез корыган, таҗлары коелган ромашка чәчәгенә булышырга ризамы, балалар?
Әгәр сез булышсагыз чәчәк үз хәленә кайтыр, матурланыр. Менә мин сезгә хәзер биремнәр бирәм, сез дөрес җавап бирергә тырышыгыз. Биремнәрнең барысы да яз темасына , яз фасылына караган.
1 бирем: Табышмаклар.
1. Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны ябып куйдым. (Яз)
2. Лампа түгел – яктырта,
Мич түгел – җылыта. (Кояш)
3. Борынсыз чыпчык боз тишә (Тамчы)
4. Ул булса, көн була;
Ул булмаса төн була (Кояш)
Молодцы, балалар, булдырдыгыз.
2 бирем: Яз турында җыр җырлап күрсәтегез.
Яз җитә
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып- тып-тып итә,
Эре-эре тамчылар (Ф. Кәрим сүзләре)
-Бик яхшы, балалар, бик матур җырладыгыз. 3 биремне тыңлагыз.
3 бирем: Агачлардагы язгы күренешләр.
- Балалар, агачларны искә төшерик. Аларда нинди үзгәрешләр бар?
- Агачлар уяна. Аларда бөреләр күренә.
- Бөреләрдән нәрсә чыга?
- Яфраклар.
- Әйе, тздән агачлар яфрак ярыр.
- Молодцы, бу биремне дә дөрес итеп башкарып чыктык.
4 Бирем: Физкультминутка
Тәрәзә каршына (аяк очларына басып тәрәзәгә карыйлар)
Килгән бер чыпчык(бармак белән төртеп күрсәтәләр)
Миңа кычкыра(һәр бала үзенә төртеп күрсәтә)
Чык әле, чык!(кул изәп чакыра)
Алдый ул беләм гел шулай итә(кул селкеп)
Йөгереп чыксам(йөгерү хәрәкәте ясыйлар)
Оча да китә(куллар белән очу хәрәкәте ясыйлар)
5 бирем: Яз көнендә кошлар ниләр эшлиләр?
- Яз җиткәч безнең кошларыбыз кайдан кайталар?
- Кошлар җылы яктан кайталар.
- Нинди кошлар җылы яктан кайталар?
- Каргалар, сыерчыклар...
- Аларга ниләр эшләргә кирәк?
- Яшәрләренә оя ясарга кирәк.
- Молодцы, балалар, сез булдырдыгыз.
Шигырьләр тыңлау.
6 бирем: “Яз җитте “ дигән темага зур рәсемгә карап кечкенә генә хикәя төзергә.
Менә ямьле яз җитте. Урамда бик җылы.Зәңгәр күктә кояш елмая. Ул үзенең Җылы нурларын сибә. Кар һәм боз эри. Түбәдән тамчы тама, челтер- челтер гөрләвекләр ага. Агачлар уяна, беренче бөреләр күренә.
Молодцы, балалар. Сез барлык сорауларга да бик дөрес җавап бирдегез. Без ромашка чәчәгенең һәр таҗ яфрагына да ярдәм иттек. Шуңа күрә “тылсымлы”чәчәчк яңадан матур булып үсеп китте. Ул сезгә рәхмәт әйтте. Көчсезләргә ярдәм итүегезне, яшеллекне сакларга булышуыгызны сорый.

У вас нет прав для создания комментариев.