Физика и музыка
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Кеше һәрвакыт тавышлар дөньясында яши. Җан ияләреннән тирә-якның тавыш чыгару үзлеген бары тик ул гына тулысынча аңлый. Кеше тавыш дөньясында сөйләм һәм музыка тудыра. Ул аларны үзенең ярдәмчесе итә. Гасырлар уза, кеше эшли, иҗат итә. Дөньяда тавышның яңадан-яңа чыганаклары, көче барлыкка килә.

Безнең бүгенге кичәнең исеме “Физика һәм музыка”.
Безне чолгап алган тавышлар дөньясы искиткеч күптөрле – кеше һәм музыка тавышы, кошлар сайравы һәм умарта кортлары безелдәве, күк күкрәү һәм урманның җилдә шаулавы, машина, самолет һәм башкалар тавышы.
Тавышлар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Нәрсә ул тавыш? Тавыш нәрсәдән барлыкка килә? Бу сорауларның барысына да физика җавап бирә.
Физиканың тавышны, аның үзлекләрен, тавыш күренешләрен өйрәнә торган бүлеге акустика дип атала.
Бу тавышларның барысы өчен дә уртаклык булып, аларны тудыручы җисемнәрнең, ягъни тавыш чыганакларының тирбәнүе тора.

Рәсемдә тискига беркетелгән сыгылмалы металл линейка сурәтләнгән. Әгәр линейканың билгеле бер озынлыкта калдырылган өске өлешенә тирбәнү хәрәкәте бирелсә, ул тавыш чыгара башлаячак. 1 с та 20 тирбәнештән күбрәк булса гына без аны ишетәбез.

Очлары беркетелгән нәзек кыл тавыш чыгара. Кылның тигезсез сызыклары һәм уртада калынайган кебек тоелуы аның тирбәнүен күрсәтә.

Тавыш безгә ничек килеп җитә соң?Тавыш дулкыннар рәвешендә тарала. Колакка килеп җиткән тавыш дулкыннары бездә ишетү тойгысы тудыра. Колакның аеруча мөһим өлеше- барабан ярысы.. Килгән тавыш дулкыны бу ярының тирбәнүен китереп чыгара. Баш мие шуларны тавыш буларак кабул итә.

Кеше колагы 20 Герцтан алып 20000 Гц ка кадәр ешлыктагы тавышларны ишетә.

Ярканатларның колагы 120 000 Гц ка кадәр ешлыктагы тавышларны ишетә.
Чикерткәләр 100 000 Гц ка кадәр ешлыктагы тавышларны да ишетәләр.
Кайбер бакалар 50 000 Гц ешлыктагы тавышларны аералар.

Тавыш һәм кеше организмы. Табигатьтә табигый тавышлар да булуы билгеле. Алар түбәндәгеләр: диңгез дулкыннары, яңгыр яву тавышы, яфрак кыштырдавы, елга, чишмә агышы. Бу тавышлар кеше организмына уңай тәэсир итә.Ә менә производство һәм транспорт тавышы (әгәр дә алар вибрацияле булса һәм тузан да чыгарса) кешене ардыра, ул кешенең башы, йөрәге авыртуга сәбәпче була, фикер тупларга комачаулый.
Шулай итеп, тавышлар ике төргә бүленә: музыкаль тавышлар һәм шау-шу. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар икән?

Музыкаль тавышларны төрле музыка инструментлары чыгара. Аларда тавыш чыганаклары төрлечә, шуңа карап инструментларны берничә төргә бүлеп йөртәләр.
1. Кыллылар – скрипка, гитара, виолончель,
2. Тынлылар – флейта, быргы, фанфара, кларнет, торбалар, фагот, тромбон, гобой,валторна.
3. Клавишалылар – пианино, рояль, арфа, орган, челеста.
4. Ударниклар – барабан, ксилофон, кыңгырау, литавра

Бу инструментларның тавышы бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Тавышларның төп өч төрле характеристикасы бар:
Тавышның катылыгы. Тавыш көчле һәм акрын була. Тавышның катылыгы тирбәнешләр амплитудасына бәйле: тирбәнеш амплитудасы зуррак булган саен, тавыш катырак була.
Акрын тавыш
Көчле тавыш

Тавышның югарылыгы. Тавыш нечкә һәм калын була. Тавышның югарылыгы тирбәнүләр ешлыгына бәйле, тавыш чыганагының тирбәнешләр ешлыгы зуррак булган саен, ул чыгарган тавыш югарырак була бара.

Калын тавыш Нечкә тавыш

Иң түбән музыкаль тавышны орган чыгара. 1 с ка 16 тирбәнеш ясый, ләкин аны ишетеп булмый.
Рояльнең иң кырый клавишасы 1 с ка 27 тирбәнеш ясый.
XVIII гасырда яшәгән җырчы Каспар Феспер иң түбән бас тавышлы булган. 1 с ка 44 тирбәнеш.
Иң киң таралган тон 1 с ка 440 тирбәнеш. Камертон дип аталган прибор шундый тавыш чыгара.Ул беренче октаваның “ля” нотасы.

Тембр. Бер үк ешлыктагы һәм бер үк катылыктагы тавышлар төрле инструментларда төрлечә яңгырый. Бер үк нотаны төрле җырчы төрлечә башкара. Иң матур яңгырашлы скрипкалар – италия скрипкалары. Бизәлеше белән бәйле булган тавышның сыйфаты тембр дип атала.

Орган – иң күп тембрлы уен коралы. Аның диапазоны оркестрдагы барлык инструментлар диапазоныннан уэып китә. Ригадагы Домский соборындагы орган 127 регистрдан, 4 мануалдан, 6768 быргыдан тора. Иң озын торба 10 м, иң кечкенәсе 13 мм.

Күп кенә инструментларда тарттырып куелган кыллар тавыш чыгара. Төрле кылдан төрле тавыш чыга. Аның кылларын тарттырып, яки бушатып көйлиләр. Кыллар тартылып торса, тавыш нечкә була, киресенчә, бушаганда тавыш та калыная. Кылларны бармак белән яки медиатор ярдәмендә яңгыраталар.

У вас нет прав для создания комментариев.