Нәсел агачы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Нәсел агачы
чын хикәя

Нәсел-нәсәбегезне белегез,
кардәшләрегезгә барыгыз,
чөнки бергә яшәсәгез дә,
өзелгән туганлыкта якынлык юк,
еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк.
“Мең дә бер хәдис” китабыннан.

Җәйге каникул җиткәнен Нияз түземсезлек белән көтеп алды. Дәү әтисе белән йөргән сукмакларын, инеш-күлләрен, гомумән, авылын бик сагынды. Авылы ике булса да, Үзен Хафизовлар дәвамчысы итеп тойгангамы, әтисе авылын (Апас районы Әҗем авылы) аеруча якын итте.
Көн инде кичкә алышып бара. Дәү әтисе Габбас белән икәүләп, көтү кайтканны каршы алырга чыктылар. Бабасы оныгынының кайтуына бик шат иде. Күзләрен юлга төбәп, уйланып сөйли башлады:
- Балакаем, улым, ешрак кайтып йөр, ата-баба нигезен ташлама. Нәселне белү һәм саклау борынгыдан килгән гадәт. Динебез буенча, һәрбер татар кешесе, җиде буынга кадәр әтисе һәм әнисе ягыннан булган бабаларның исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш...
- Дәү әтием, тагын сөйлә инде, минем борынгы бабаларым кемнәр, нинди кешеләр булган? – дигән соравына каршы бабасы җыерчыклы куллары белән куен кесәсеннән саргаеп беткән бер кәгазь чыгарды һәм сүзен дәвам итеп:
- Улым, мин сиңа Төмән бабаң шәҗәрәсен тапшырам, аны сакла һәм дәвачысы бул, - диде. Бу - бик борынгы шәҗәрә агачы. Ул 1450 елда Төмән исемле көтүчедән башланып китә һәм аның буыннары бүгенге көндә дә синең ата-бабаң авылында яшиләр. Бу шәҗәрәдә урын алган кешеләр арасында күренекле язучылар, галимнәр, табиблар, укытучылар, дин әһелләре (муллалар) һәм фән эшлеклеләре бар - дип, сүзен тәмам итте.
Яше кечкенә булса да, Нияз бу кәгазьнең никадәр кадерле, мөһим нәрсә икәнен аңлады һәм: “Борчылма, бабакаем, сүзеңне тыңлау, саклау - минем бурычым,”- дип нәсел тарихын өйрәнергә кереште.

Нияз Хафизов

Работа ученика 9 класса Хафизова Нияза Анваровича МБОУ “СОШ № 70” Кировского района г. Казани Республики Татарстан
(Руководитель: Хафизова Гулия Саматовна)

У вас нет прав для создания комментариев.