Йолдызлар кабынганда
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Мөслим районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Йолдызлар кабынганда...”
(мәктәптә чыгарылыш кичәсе)

Сыйныф җитәкчесе: Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Алып баручы: Хәерле кич, кадерле кунаклар!Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!Без бүген балаларыбызның зур тормышка аяк басулары белән котларга дип җыелдык.Хәерле кич! Бүген бездә бәйрәм:ун ел буена шушы мәктәптә туплаган белемнәр һәм укытучыларга хөрмәт бәйрәме,киләчәктә тормыш үрләрен яуларлык итеп балалар тәрбияләгән әти-әниләр бәйрәме! Хәзер тантананың гаеплеләрен залга чакырырга рөхсәт итегез!
(Укучылар залга керәләр)
Бүген безнең илебез күгендә 17 йолдыз кабынды. Менә алар нинди матур, нинди күркәм, нинди акыллы.Алар һәрберсе балкып янучы йолдызга тиң. Ә 17 се бергә зур, якты йолдызлык.Бүген йолдызлар кабындылар гына.Ә киләчәктә бар дөньяга игелекле, якты нурларын өләшеп тагын да яктырак янарлар әле алар.Чөнки укытучыларның ышанычы, әти-әниләрнең бар өмете балаларда бит. Өмет йолдызлары озын гомерле булсын, гомер буена балкып торсын.

1.
1 нче укучы
Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы...
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары,
Синдә кала, барысы синдә кала,
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
2 нче укучы
Сау бул инде, кыңгыраулы мәктәп,
Таралабыз төрле якларга.
Аерылганда бергә сүз бирәбез
Гел биеккә, алга атларга!
1 нче укучы
Хуш, мәктәбем!
Сау бул, укытучым!
Башым иеп рәхмәт җиткерәм.
Синнән алган олы ышаныч
Киләчәккә миңа көч бирә.
2 нче укучы
Мәктәп безгә ныклы белем бирде, канат куеп безне үстерде. Ә бүген олы юлга хәер –фатихасын бирә. Хәзер сүзне белем иленең хуҗасы - мәктәп директорыбыз Марат Ринатовичка бирәбез.

Аттестатлар тапшыру тантанасы.

Класс җитәкчесе.
Күрегезче нинди күркәм алар, нинди акыллы! Бүген алар һәрберсе йолдызга тиң. Ә 17 се бергә зур, якты йолдызлык. Ә йолдызларны нәрсә хәрәкәткә китерә , тагын да яктырак янарга этәрә соң? Әлбәттә, ярату, мәхәббәт.Укучыларым, сез бүген күптән әйтергә теләгән, ләкин әйтү өчен уңайлы момент таба алмаган, күңелегездә йөрткән ярату сүзләрен әйтә аласыз. Иң беренче әлбәттә үзегез белән таныштырырсыз.(укучылар өстәл артына утыралар)

Класс җитәкчесенең котлау сүзе.

Укучылар белән уен: “Малайлар, кызлар”
Ә хәзер классыбызда кемнәр иң уңган, иң булган, иң акыллы, иң-иң булды икән? Шуны ачыклау өчен уен уйнап алабыз. (Укытучы җөмләне әйтә башлый укучылар соңгы сүзне кычкыралар.Кем көчлерәк кычкыра ала?)
Футбол уенын ярата,
Әлбәттә, тик ... (малайлар.)
Ә курчаклы уйныйлар,
Әлбәттә, бары ... (кызлар)
Ремонт эшен яхшы итеп
Башкаралар ...(малайлар)
Яз көнендә тузганактан
Тәкыя үрә ...(кызлар).
Төрле төсле тасмалардан
Бантик тагалар ...(кызлар).
Кесәдә болт, шөреп, кадаклар
Салып йөртә ... (малайлар).
Боз өстендә көне буе
Хоккей уйный ...(малайлар).
Чәчәкле күлмәк кияләр,
Чырык-чырык көләләр
Әлбәттә инде ... (кызлар).
Тәнәфес саен пыр тузып,
Көч сынаша ... (малайлар).
Ак канатлы алъяпкычтан
Мәктәпкә килә ... (кызлар).
Бу уенда шулай итеп
Җиңүче булды ......(?)

Җиңүчеләрне сәхнәгә чакырабыз.
Уенда җиңүчеләр хөрмәтенә уен оештырыла.(Кызлар җиңсә - кызларның әтиләре, малайлар җиңсә - малайларның әтиләре уйный)
-Кызларның әтиләре өчен. Кызларның күзләре бәйләнгән, әтиләренә бантик бәйлиләр. Соңыннан әтиләр бииләр.
-Малайларның әтиләре өчен. Бирелгән киемнәрне кем тизрәк киенеп бетерә ала. Бииләр.

2.
3 нче укучы
Бүген бездә яшьлек үзе кунак
Бу очрашу шуңа кадерле
Бәхилләшмик , бары саубуллашыйк,
Аерылышып киткән чагында.
Бу и зге йорт, туган нигез кебек,
Очраштырыр безне тагын да.
Әйләнәдә гөлләр, Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты
Алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә.

4 нче укучы
Парталар артында калдылар
Калдылар балачак еллары
Аттестат кулларда
Иртәгә чыгарга,
Безгә зур, җаваплы юлларга.
Канатлы хыяллар күңелне
Еракка, еракка тарталар.
Мәктәпне сагынып,
Без дә бер кайтырбыз,
Кошлар да әйләнеп кайталар.

5 нче укучы
Кайтырбыз, һичшиксез кайтырбыз, дустым. Чөнки тормышның, иң самими, иң гади,э чкерсез чоры туган мәктәбебездә кала.Ә бүгенге чыгарылыш кичәбез шул чорга йомгак ясаучы, безне бергә туплаучы иң күңелле вакыйгаларның берсе булырга тиеш.

3 нче укучы
Чыннан да, мәктәп бусагасын атлап чыккач, гомер юлларыбыз бәлки, очрашмас та.

4 нче укучы
Тормыш юллары очрашмаса да, хатлар аша аралашып яшәрбез дип уйлыйм. Яраткан укытучыларыбызга, мәктәбебез адресына хатлар язарбыз. Мәктәп, укытучылар безнең хатлар белән горурланачак әле.

5 нче укучы
Алай булгач, кадерле классташларым, әйдәгез, бүген үк хатлар язып карыйк әле (номерлар буенча)
Укучылар хат язалар. Хатлар язганда әниләр (Зөлфирә) җырлый.”Балакаем”.Соңыннан хатларны уку оештырыла.
3.
6 нчы укучы
Кайгырганда юатучым,
Безнең өчен ут йотучым,
Гаделлеккә өйрәтүчем,
Рәхмәт сиңа, укытучым.
7 нче укучы
Чәчләреңә бәсләр кунган
Гүя ап-ак кышкы урман.
Озатасың укучыңны
Рәхмәт сиңа, укытучым.
6 нчы укучы
Дөнья безне алга дәшә
Ә сез безгә гел янәшә.
Тәүге хәреф танытучым,
Рәхмәт сиңа укытучым.
7 нче укучы
Кадерле беренче укытучыбыз Виктория Александровна! Әйе, ул вакытта барысы да беренче иде: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар. Белем үрләрен яулый- яулый 10 ел сизелми үтеп тә киткән.Шул елларның хатирәләре белән уртаклашыр өчен сүзне Сезгә бирәбез. (Виктория Александровна сөйли)
6 нчы укучы

Әлифбаның хәрефләре аша
Сукмак салдык яшәү серенә.
Әнкәемдәй иң кадерле кешем-
Укытучым- күңел түрендә.

7 нче укучы

Ышаныгыз, сезнең исемегезгә
Бер тап төшмәс менә күрерсез.
Ялгыш адым әгәр ясый калсак,
Киңәш сорап Сезгә килербез.

Укучылар җырлый. “Укытучыма”

Укучыларга имтихан (Ромашка уены) оештырыла.

Нинди тарак белән чәч тарап булмый?

Чәйне кайсы кул белән болгатырга?

Страус үзен кош дип атый аламы?

Нәрсәне әзерләргә мөмкин, ләкин ашап булмый?

Күпер аша чыкканда кешенең аяк астында нәрсә була?

Биш песи биш минутта биш тычкан тота. Бер песигә бер тычканны тоту өчен ничә минут кирәк?

Кайчан ятьмәгә су тутырып була?

Ун метрлы баскычтан бәрелми генә ничек сикереп төшәргә?

Ничә айда 28 көн бар?

Өй салганда иң беренче кадакны кайсы җиренә кагалар?

Бер стаканга ничә борчак керә ала?

Нәрсәне кирәк булганда ташлыйлар, кирәкмәгәндә күтәрәләр?

Өстәл уртасында нәрсә бар?

Яшел яулыкны Кызыл диңгезгә ташласаң нишли?

Ун метрлы бауга бәйләнгән эт 300 метр ераклыкка китә аламы?

Җиде яше тулгач кәҗә нишли?

Дүрт таякның икесен сындыргач ничәү кала?

А.Б. Сынауларны уңышлы үттегез .Сезне бүгенге бәйрәм белән котлап егетләр ансамбле җырлый.

4.
8 нче укучы

Очар кошлар күкне сагынгандай
Ашыгасыз һәркөн мәктәпкә
Аңлатасыз тормыш, яшәү фәнен
Өйрәтәсез фәкать әдәпкә.
Сез янасыз яшәү дәрте белән,
Күзегездән очкын чәчелә.
Еллар гына менә эзсез үтми-
Көмеш карлар куна чәчегезгә.
Бу ничәнче сезнең дәрес икән
Аларны соң кемнәр санасын?
Ак җилкәнен киергән кораб сыман,
Юл күрсәтеп алдан барасыз.
9 нчы укучы

Сез гади бер укытучы булып
Хезмәт итәсез бүген тормышта.
Һәр укучыгыз - язылмаган роман,
Һәр дәресегез- маяк тормышта.
Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,
Аз булыр күк кылган теләгебез.
Зур хөрмәт белән моң- җырыбыз
Булсын Сезгә безнең бүләгебез.

Сезнең өчен Мирхәйдәрова Алсу җырлый.

5.
10 нчы укучы

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Бүген иң тантаналы көн. Чөнки бүген, 1998 нче елның 1 нче сентябреннән 2008 нче елның 31 нче маена кадәр дәвам иткән олы, мәртәбәле конкурсның йомгаклау этабы килеп җитте. Конкурсның жюри әгъзалары -11 нче класс укучылары. Шушы конкурсның нәтиҗәләрен игълан итәр алдыннан аның соңгы туры булган кечкенә генә имтихан үткәреп алабыз. Сорауларны жюри членнары әзерләде.Рәхим итегез.

11,12,13,14 нче укучылар имтихан оештыра
Имтихан сораулары:
1.Нәрсә ул мода? Хәзерге мода( математикадагы түгел) сезгә ошыймы? ( Сәүдә апа)
2. Бу чыгарылышның Сезгә ошаган иң уңай сыйфатлары нинди? (Равилә апа)
3. 11 нче класс укучыларына Сез бүген нинди киңәшләр, теләкләр әйтер идегез?(Гүзәлия апа)
4. Үзегезне ничек хис итәсез? Шуның өчен бер укучыны биергә чакырыгыз.(Роза апа)
5. Бу нинди сүз? Нннннн (Шамсова Резеда апа)
6. Безнең укучылар киләчәктә кем булырлар дип уйлыйсыз? (Зәнфирә апа)
7. Җирнең уртасында нәрсә бар? ( Рамил абый) Шуның өчен сүзне Сезгә бирәбез.
8. Идеаль укучы нинди була? (Ф.Резеда апа)
9. Сез ничек ял итәргә яратасыз? Ял иткәндә җырларга да яратасыздыр, җырлавыгызны сорыйбыз. (Гөлнара апа)
10. Башка укытучыларга нинди эшлекле теләкләрегез бар? (Рәйсә апа)
11.Ялганны, алдашуны аклап буламы? (Фәрсия апа)
12.Оста җитәкче булу өчен нинди сыйфатлар кирәк? (Марат абый)
13.Укытучының иң зур бәхете нәрсәдә? (Виктория апа)

15 нче укучы
Гомер тиз үтә икән ул:
Сизелмәде ун ел үткәне.
Хәтеремдә минем шушы көнне
Түземсезлек белән көткәнем.
Эх, иртәрәк ашыкканмын икән,
Кирәк булган икән көтәргә.
Шул елларның кадерен белеп кенә
Мәктәп юлларыннан үтәргә.
Саубуллашыр вакыт җитте,-
Кайталмаслар кире ул еллар
Сездән башка авыр булыр ,дуслар
Онытылмас безнең дуслыклар.
Онытмам укытучы апаның
Елмаюлы, нурлы йөзләрен.
Рәхмәт хисен әйтер өчен аңа
Җитмәс кебек минем сүзләрем.
Класс җитәкчебез Силүзә апа! Сезнең кулыгызда алтын балык булса, сез нинди теләкләр әйтер идегез. Сүзне Сезгә бирәбез.

Класс җитәкчесе сүзе: Кеше гомере шулай төзелгән: сабый чак, балачак, үсмер чак,яшьлек еллары, шулай сиздерми генә гомер уртасы якынлаша, һәм ашыгып - кабаланып картлык чоры да килеп җитә. Һәр чорның үзенә генә хас матурлыгы бар, һәр чорда тормышның үз максаты була.
Һәр чорны үткән саен кеше кылган эшләрен, ирешкән уңышларын барлый.
Кадерле балалар! Менә бүген сез мәктәп белән аерылгысыз булган балалык чорына, үсмер елларыгызга йомгак ясыйсыз.Ун ел буена куйган тырыш хезмәтегезнең җимешләрен җыясыз. Сезне шушы чорны лаеклы үтүегез белән, кулларыгызга аттестат алуыгыз белән котлыйм. Бу әле гомерегезнең язы гына. Гомер көзләренә кадәр булган һәр чорны зур тырышлык белән, матур итеп үтегез. Бүгенге кебек тукталып тормыш юлларыгызны барлаганда горурланырлык булсын.Тормыштан канәгать булып, куанып яшәргә язсын. Кулымда алтын балык булса , “Алтын балык, һәрберебезгә бәхет,ныклы сәламәтлек, озын гомер бир”,-дияр идем.

“Нык бул, балам, яшәргә тырыш” җырын 1 укучының әтисе белән әнисе җырлый

10 нчы укучы
Ә хәзер конкурс нәтиҗәләрен игълан итәбез.

Укытучыларга бүләкләр тапшырыла.

6. 16 нчы укучы
Һәркөн иртән яңа көн туа
Кояш нуры каплый үзәнне
Бу дөньяга син килгәнсең икән
Бәхетле дип сана үзеңне.
Ике якта ике фәрештәдәй
Тыңлап синең һәрбер сүзеңне
Кайгыртучан әти-әниең булса,
Бәхетле дип сана үзеңне.
17 нче укучы

Әткәй-әнкәй- пар канатым минем,
Сез булганга дөньям түгәрәк.
Иңне-иңгә, җанны җанга куеп
Яшик әле, яшик бергәләп.
Акыллы сүз, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда ак юл күрсәтүче,
Күңел күзе ул сез икәнсез.

16 нчы укучы
Бүгенге бәйрәм –ул безнең әти-әниләребезнең дә бәйрәме. Безнең белән имтиханнар тапшыру өчен күпме сабырлык, тырышлык кирәк булды аларга. Сезгә чын йөрәктән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сезнең өчен җырлыйлар Айсылу һәм Чулпания “Минем кадерлеләрем”

Әти-әниләр өчен имтихан.

1. Сезнең улыгызның класс журналындагы номеры нинди? (Шәриповлар)
2. Кызлар өчен тормышта иң кирәкле сыйфатлар нинди? Ир баланы һәм кыз баланы тәрбияләү арасында аерма бармы? (Арслановлар)
3. Сезнең улыгыз (кызыгыз) 11нче класста кем белән бер партада утырды? Шул укучының әнисе (әтисе) иң сөйкемле икәнен исбатлагыз.(Исмәгыйловлар)
4. Сезнең тормыш формулагыз нинди? Укытучылардан хор оештырырга.(Нәбиев А.)
5. Балаларга нинди теләкләр теләр идегез?(Хәбибуллиннар)
6. Мәктәп яшендәге балалары булган ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез? (Солтановлар)
7. Сезнең кызыгыз беренче тапкыр кайчан гашыйк булды?(Муллакаевлар)
8. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр.Егетләрне ничек һөнәрле итеп үстерергә? (Нәбиевләр)

Күмәк бию оештырыла (Аттракцион-катильон)

Укучылар хоры “Казан кичләре” көенә, әти-әниләр вальс бии.Вальс барышында укучылар әкрен генә зал түренә үтәләр, кулга-кул тотынышып басалар.

Класс җитәкчесе:
Кадерле балалар! Саубулллашу мизгелләре дә килеп җитте.Сезне киләчәктә зур юллар көтә.Кайларда гына йөрсәгез дә, ниләр белән генә шөгыльләнсәгез дә Кеше дигән Олы исемгә тап төшермәгез.Тормыш ваклыклары, язмыш кытыршылыклары сезнең күңелләрегезне каралтмасын. Корган планнарыгыз,уй-теләкләрегез, кылган гамәлләрегез һәрвакыт изге булсын. Үз бәхетегезгә үз юлыгызны үзегез салыгыз.Тирә яктагылар сокланырлык, үрнәк алырлык матур тормыш корыгыз. Йөрисе юлларыгыз ак булсын. Хәерле юл, изге юллар сезгә!

(Класс җитәкчесе укучылар китәсе юлга символик ак юл – ак сөлге җәя, укучылар шул юлдан чыгып китәләр, аларны алкышлар белән озатып калалар)
Кичә табын артында дәвам итә. Әти-әниләр өчен күмәк җырлар һәм уеннар оештырыла.


Уеннар:
1. Малайларның әниләре. Урындыклар тирәли биеп әйләнәләр, көй беткәч әйтелгән әйберне алып килеп утырырга кирәк . Кем соңга кала , шул уеннан чыга бара. (алма, ирләр костюмы кияргә, ботинкасы, салфетка , кашык үзеңнекен)
2. Кызларның әниләре.Утырган килеш биергә (күз, авыз,баш, кул, гәүдә, аяклар)
3. Банкка акча салу.

У вас нет прав для создания комментариев.